Чираттан тыш утырыш
Район балигъ булмаганнар белән эшләү комиссия-сенең чираттагы утырышы үтте.
Анда яшүсмерләрне санкцияләнмәгән массакүләм протест акцияләрендә катнашудан кисәтү хакында сөйләштеләр. Комиссия утырышына авыл җирлекләре башлыклары, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, педагоглар, спорт секцияләре тренерлары чакырылган иде. Алар балаларга законсыз акцияләрдә катнашуның җаваплылыкка китерүен аңлатырга тиеш. Шулай ук мәгариф учреждениеләре педагогларын һәм спорт түгәрәкләре тренерларын ата-аналар белән профилактика эшләре дә алып барырга чакырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев