Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кайда сөт күп, кайда әз?

Бүгенге көндә район буенча тәүлеклек тулаем сөт күләме 85,6 тонна тәшкил итә. Бу бер сыерга 16,2 килограмм. Узган елның 1 феврале белән чагыштырганда тулаем савым 7100 килограммга арткан. Ул вакытта бер сыерга уртача 14,7 килограмм сөт савылган. 

Әлеге саннарны хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов китерде. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сөтнең һәр килограммы өчен финанс ярдәме бирүне планлаштыра, шуңа күрә сөтчелектә бар мөмкинлекләрне файдаланырга кирәк, диде идарә башлыгы. 
Бүгенге көндә районда иң күп сөт савучы хуҗалык – «Ирек» җитештерү кооперативы. Биредә тәүлегенә бер сыердан 36,4 литр сөт алалар. Сәйдәшев исемендәге предприятиедә бу күрсәткеч 26,9 литр тәшкил итә. Әлеге хуҗалык бер тәүлеккә барлыгы 18800 тонна сөт җитештерә. Иң начар күрсәткечләр «Биклән» һәм «Р-Агро» хуҗалыкларында Аларда бер сыердан тәүлеклек сөт күләме нибары 10 һәм 12,5 литр тәшкил итә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев