Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Утыргыч алмакчы булган

Районда мошенниклар кармагына эләгү очраклары кабатланып тора. Бу юлы Калмия авылында яшәүче 56 яшьлек ир-ат снегоход урындыгы сатып алам дип 8700 сум акчасын югалта. Җинаять эше ачылган, ләкин карак табылмаган. Бу турыда район Эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Руслан Гардеев хәбәр итә. 

Круглое Поле поселогында яшәүче 54 яшьлек ир-ат Яндекс-такси хезмәтенә түлим дип, 4775 сум акчасыннан колак кага. 
Чит кеше милкен урлауның ике очрагы теркәлгән. Олы Шилнәдә бер участокта урнашкан вагоннан 35 мең сумлык электр инструментлары алып чыгып киткәннәр. Каракларның эзенә төшкәннәр – алар Зәй шәһәреннән һәм Яр Чаллыдан килгән ике ир-ат булып чыккан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев