Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Автобус йөрсен өчен пассажирлар кирәк 

Безнең редакциягә Нефтебаза поселогында яшәүчеләр мөрәҗәгать итте. Алар шәһәр белән поселок арасында йөрүче маршрут автобусының расписаниесеннән канәгать түгел. Ә пассажир йөртүчеләр-нең үз фикере – автобусларның йөрешен һәр кешенең теләгән графигына көйләп булмый. Бу чыннан да шулай – бер-ике кеше өчен генә маршрут ачарга мөмкин түгел, чөнки хезмәт күрсәтүчеләргә зыянга гына эшләргә туры килә. Мөрәҗәгать итүчеләрнең соравын җавапсыз калдыра алмадык – ике як белән дә сөйләшергә булдык. Бәлки пассажир ташучыларны да, халыкны да канәгать калдырып, маршрутны үзгәртү җае да табылыр?

Нефтебаза поселогы Бәтке авыл җирлеге территориясенә керә. Биредә 443 кеше яши. Күпчелеге – пенсионерлар. 
Яр Чаллы – Нефтебаза поселогы автобусы эш көннәрендә берничә рейс ясый. Аларның беренчесе 6.10да, калганнары 8.05, 12.05, 15.40 сәгатьләрдә. Соңгы рейс 17.10 сәгатьтә.
– Минем кызым Чаллыдагы балалар бакчасына йөри, үзем дә шәһәрдә эшлим. Бакчадан соң без өйгә кайта алмыйбыз, чөнки 18.30дагы рейсны туктаттылар, ә 17.10дагысына өлгермибез. Без өйгә такси белән кайтырга мәҗбүр. Бу бик кыйммәткә төшә. Әле таксистлары да бик ризалашмыйлар, чөнки Чаллыга алар буш килеш кайта, – ди Ленара Юнысова.
Якшәмбе көнне авто-бусларның йөрү тәртибе икенче, кешеләр аннан да зарланалар. Бу көнне иртәнге 8.05 сәгатьтә аларга Круглое Поле поселогы автобусы килә, аннан соң рейс кичке 17.05 сәгатьтә генә була. Раида Савенко әйтүенчә, кичке автобусның килмәгән очраклары да бар икән. «Вокзалга киләсең, көтәсең, ә автобус юк!» – ди ул.
– Ял көннәрендә шәһәр-гә кибетләргә дә барасыбыз килә. Кайтуы ничек булыр дип куркабыз, – диләр өлкәннәр. – Безнең иң зур үтенеч – шәһәр эченнән хәрәкәт итүче 1 номерлы маршрут безгә дә кагылсын иде, безнең өчен бу бик тә уңайлы булыр иде. 
Поселокта яшәүче-ләрнең күпчелеге шәһәргә эшкә йөри, барысының да кулында машина юк. Валентина Яковлева – шундыйларның берсе. Ул почтампта эшли.
– Минем эш көнем кичке 7дә тәмамлана. Эштән соң гел ничек кайтырмын дип борчылам, – ди ул. 
Баксаң, автобус проблемасы кыш көне генә актуаль икән. Поселок янында биш бакчачылык ширкәте урнашкан. Җәй көне автобуслар ешрак йөри, дип әйтә авыл халкы. 
Тукай районы «Пассажирлар йөртү ассоциациясе» хезмәткәре, Нефтебаза поселогына йөрүче маршрутлар өчен җаваплы эшмәкәр Раушан Тимергалин ситуациягә ачыклык кертеп, болай дип җавап бирә: 
– Без үз эшчәнлегебезне пассажирлар йөртү буенча муниципаль контракт нигезендә алып барабыз. Кышын бу маршрут зыянга эшли. Барлык чыгымнарны каплар өчен генә дә автобуста иң кимендә җиде кеше булырга тиеш. Керем турында сүз дә юк. Минем 15.40тагы рейста бер укучы бала әнисе белән генә поселокка кайта, ә Чаллыга автобус буш килә. Без бит такси түгел. Кешеләр булса, мин бик сөенеп йөрер идем дә, кызганыч, пассажирлар юк, – дип аңлата Раушан Рафаэлевич. 
Шундый ук фикерне автобус йөртүче Ринат Шәйхетдинов та кабатлый:
– Мин бу маршрутта ун ел эшлим. Соңгы ике елда пассажирларның бермә-бер кимүе күзәтелә. Иртән әле «Газель» эшкә баручы халык белән тула, ә көндез бөтенләй буш йөрим дисәң дә була. 
Кичке җиденче яртыдагы рейска килгәндә, Раушан Рафаэлевич болай дип җавап бирде:
– Контракт төзегәндә үк инде бу рейс юк иде, без халыкка уңайлылык тудыру өчен генә эшләп караган идек моны. Бер ай дәвамында пассажир-ларның йөрүен күзәттек. Һәм шуны ачыкладык: бу вакытта пассажирлар бөтенләй булмый диярлек. Утырсалар да – бер-ике кеше генә. Шуңа күрә, акт нигезендә, без бу рейстан баш тарттык. 
Теләүчеләр булганда, Круглое Поле автобусының якшәмбе рейсын кичке 17.05тән көндезге сәгать 15.05кә дә күчерергә мөмкин, дип билгеләп үтте Раушан Рафаэлевич. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев