Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Янгын куркынычсызлыгы

Бер ай эчендә район территориясендә 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак пунктларда ут чыгуның төп сәбәбе – электрүткәргечләрнең, мичләрнең төзек булмавы. 

Янгыннарны кисәтү максатыннан күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре күпбалалы гаиләләрдә, өлкәннәр, инвалидлар яшәгән йортларда, социаль яктан имин булмаган гаиләләргә чыгалар. Әйтик, узган атнада 300гә якын гаилә белән аралашканнар. 
Кызганычка каршы, янгын куркынычсызлыгына ваемсыз караучылар аз түгел. Кулдан ясалган җылыткычлар, ялгау өстенә ялгау булган иске электр үткәргечләр кулланучылар шактый. Бик күп янгыннар мунча мичләренең төзексезлеге, төтен чыгу юлларының чиста булмавы аркасында чыга. Район башлыгы Фаил Камаев бу мәсьәләгә бик җитди карарга чакырды. Социаль яктан имин булмаган гаиләләрне җирлек башлыклары күз уңында тотарга тиеш дип белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев