Калмаш авылы китапханәсендә балалар җәйге эсседән качып натюрмортлар ясый
Калмаш авылы китапханәсендә нәни укучылар өчен иҗади мәйданчык оештырылды, биредә балалар җәйге эссе көннәрдә ял итә һәм рәсем ясау серләренә өйрәнә.
Җәйге кызуда Калмаш авылының китапханәсе балаларның яраткан ял урынына әверелгән. Бина эчендәге салкынча һәм уңайлы мохиттә нәниләр китап укып кына калмый, үзләренең иҗади сәләтләрен дә үстерә.

Хәзерге вакытта биредә балалар төрле натюрмортлар һәм нәфис композицияләр өстендә тырышып эшли. Китапханә хезмәткәрләре укучыларның талантына соклануларын белдерә һәм аларның һәрбер эше үзенчәлекле, матур килеп чыгуын ассызыклый.

Фото: үзәкләштерелгән китапханәләр системасы (ВК)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев