Яңа Бүләк авылында җирле халык һәм активистлар катнашында экологик өмә узды, чара авыл мәдәният йорты территориясен төзекләндерүгә юнәлтелде.
«Яңа Бүләк авылы паркында һәм мәдәният йорты территориясендә «ЭкоДесант» дип аталган экологик акция үтте.

Урамнарны һәм җәмәгать урыннарын чиста тоту максатыннан оештырылган бу чарада катнашучылар «Һәркайда чиста һәм матур булсын!» дигән девиз астында эшләделәр. Өмә барышында мәдәният йорты тирәсендәге чүп-чар җыелды, үләннәр чабылды», – дип язалар безгә Яңа Бүләктән.

Фото: авыл мәдәният йорты (ВК)
Нет комментариев