Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Безгә язалар

Бикләннең тырыш апалары редакциягә бакчадагы могҗиза турында язып җибәрде

Биклән авылында яшәүче тырыш бакчачылар апалы-сеңелле Флүрә Кашапова белән Фәния Шәймәрданова үз бакчаларында чын табигать могҗизасына юлыкканнар. Нәсел тамырлары белән бакчачылык эшенә гашыйк булган уңган апалар быел помидорның бик күп төрле сортларын утырткан. Шушы көннәрдә исә аларның бер куагында гаҗәеп хәл теркәлгән: бер зур помидордан берьюлы дистәдән артык кечкенә помидор үсеп чыккан. Бикләнлеләр әлеге гадәттән тыш яңалык турында кызыклы фотолар белән турыдан-туры безнең редакциягә хәбәр иттеләр.

Бакчачы апалар сүзләренчә, алар бу куакны үстергәндә бернинди махсус ашламалар яисә химикатлар кулланылмаган, гадәти ысул белән генә тәрбияләгәннәр. Шуңа да сабакта мондый үзенчәлекле «гаиләле» яшелчә барлыкка килүенә үзләре де шаккаткан. «Ничектер махсус үстергән дә түгел, үзебез дә бик гаҗәпләндек», — дип сөйлиләр апалы-сеңелле уңган хуҗабикәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев