Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бөек җиңүнең 75 еллыгына

Батыр солдат, абруйлы полковник

Бөек Ватан сугышының куркыныч һәм фаҗигале көннәре елдан-ел ераклаша бара. Сугышта 26 миллионнан артык ватандашыбыз һәлак булды, дистәләрчә миллион хатын-кыз тол, бик күп балалар ятим калды. Илебез ярымҗимерек хәлгә килде, халкыбыз күпме кайгы-хәсрәт кичерде. Ул афәтле елларны минем абый (әтинең бертуган энесе) – Бөек Ватан сугышы ветераны Габбас Әхмәтша улы Әхмәтшин да бик еш искә ала. 

Абыем 1925 елда Минзәлә районы Югары Байлар авылында дөньяга килә. Авыл мәктәбендә 4 класс белем ала, Күзкәйдә 8 классны тәмамлый. 1938 елны әнисе үлеп китә, өйгә шул ук елны яңа әни килә. 1940-1941 елларда Габбас абыебыз колхозга эшкә чыга, балалар эшли алырдай хезмәтне башкара.
1941 елда сугыш башланып, ирләр сугышка киткәч, бар эш яшүсмерләргә кала. 1941-1942 елларда Габбас абый колхозда ныклап эшли: ашлык чәчә, ура, печән чаба.
1943 елның январь аенда армия сафларына алына. Башта егет махсус өйрәнү полкында радиотелеграфист һөнәрен үзләштерә, яңа төзелгән артиллеристлар полкында хезмәт итә. Эре калибрлы сугыш кораллары тупланган бу полк югары командование резервында санала. Шушы ук полк составында Габбас абый Карелия фронтында, Өченче Украина фронтында каты сугышларда катнаша. 1945 елда полкка гвардия исеме бирелә. Сугышка соңрак алынса да, абыйга шактый вакыт ут эчендә йөрергә туры килә. Алгы сызыктагы бу полк сугышчыларына Сталин боерыгы белән җиде тапкыр рәхмәт белдерелә. Полк җиңүле юлын дәвам итә – Венгрия, Австрия, Чехословакиядә террорчыларга каршы аяусыз сугышларны ветеран әле дә оныта алмый. Габбас абый сугышта күрсәткән батырлыклары өчен 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Батырлык өчен» медале һәм башка бик күп медальләр белән бүләкләнә.
Сугыш тәмамлангач та Габбас абый кораллы көчләрдә кала. Венгриядә, Ерак Көнчыгышта була. Шулай итеп, ул барысы җиде ел хезмәт итә. 
Утны-суны кичкән егет тыныч тормышта да хәрби хезмәтне сайлый. Өч ел махсус уку йортында хәзерлек үтеп, дәүләт куркынычсызлыгы органнарында һәм Эчке эшләр министрлыгында эшли. Гади авыл улы Габбас Әхмәтша улы гадел, тырыш хезмәте белән полковник дәрәҗәсенә кадәр үсә. Аның хезмәте, сугышта алган бүләкләреннән тыш, тагын 16 дәүләт бүләге белән бәяләнә.
Итагатъле, тыйнак, сабыр холыклы
Габбас абыйның абруе зур, эшчән дигән даны бар. Хатыны Әсфирә апа белән 45 ел бергә яшәделәр, ике кыз тәрбияләп үстерделәр, алар медицина белгечләре. Кызганычка каршы, Әсфирә апа күптән вафат инде. Хәзер Габбас абый кызлары Ләлә, Лилия, кияве Рөстәм тәрбиясендә Казан шәһәрендә матур гомер кичерә.
Абыебызга 1 апрельдә 95 яшь тула. Без туганнары аны ихлас күңелдән олуг юбилее белән котлыйбыз, аңа сәламәтлек, рух ныклыгы, гаиләсендә иминлек һәм гел шулай киң күңелле кеше, хөрмәтле әти, дәү әти, якын туганыбыз булуын телибез. Без балалары, оныклары, оныкчыклары, туганнары, авылдашлары аны бик нык хөрмәт итәбез. Ветераныбыз безне сөендереп озак яшәсен, сугыш афәте беркайчан да кабатланмасын иде.

Алсу ХАРИСОВА.
Югары Байлар авылы.

/ Фото Алсу Харисовадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев