Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Үз эшенә бирелгән 

Бу язмам безнең авылдашыбыз, уңган-булган хатын-кыз, ышанычлы тормыш юлдашы, сөйкемле әни, әби Әлфия Шәйхрази кызы Портнова турында. Шушы көннәрдә ул үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ире Владимир Михайлович белән алар ике бала үстерделәр, бүген өч оныкларының яраткан әбиләре һәм бабайлары. 

Әлфия Шәйхразиевна Шилнәбаш авылында почта бүлеге башлыгы булып эшли. Бу вазифада ул инде 15 ел хезмәт куя. Шул дәвердә бер генә дә чирләп эшен калдырмады. Почта бүлеге аша без нинди генә сорауларны хәл итмибез: коммуналь түләүләрне башкарабыз, кредитларны, кәрәзле элемтә өчен түлибез. Шушында ук милекне иминиятләштерергә дә була. Почтальоннарыбыз басма матбугатка яздыралар, газета-журналларны йортлар буйлап тараталар, бүлектә төрле көнкүреш кирәк-яраклары да саталар. 
Әлфия Шәйхразый кызы үз вазифасын җиренә җиткереп башкару өстенә, авылның җәмәгать тормышында да актив катнаша, шулай ук ул авыл җирлеге депутаты да. Әлфия Портнованың намуслы хезмәте Тукай районы башлыгының Мактау грамотасы, Рәхмәт хатлары, «Татарстан почтасы» федераль почта элемтәсе идарәсенең Рәхмәт хаты белән бәяләнгән. 
Әлфия ханым белән бергә Шилнәбаш почта бүлекчәсендә Рәшидә Рәшит кызы Могыйнова да эшли. Быел ул да күркәм юбилеен – 60 яшьлеген билгеләп үтте. Бик тату эшлиләр алар. Авылдашлар әлеге ханымнар янына почта хезмәтләре алырга гына түгел, төрле мәсьәләләр буенча киңәшләр сорарга да киләләр. Без, авыл халкы, үз эшләренә бирелгән әлеге хезмәткәрләребезгә бик рәхмәтле. Киләчәктә дә алар Шилнәбаш һәм Тогаево халкын сөендереп хезмәт итсеннәр иде дип телибез.

Нурзилә Бариева, Шилнәбаш авылы китапханәсе мөдире. 
/ Фото Нурзилә Бариевадан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев