Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Уңышларны санаучы, киләчәкне фаразлаучы

Ветераннарның чираттагы "Йолдыз" клубы утырышы. Бу юлы сүз авыл хуҗалыгы елы йомгаклары турында.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Габделхәй Вәлиев, саннар китерә-китерә, районның икътисадый хәле, яңа фермер хуҗалыклары тууы, шәхси хуҗалыкларга дәүләт ярдәме, ташламалы кредитлар исәбенә фермалар төзелүе, техника сатып алынуы турында бәян итә. Әледән-әле залга күз төшереп ала. Анда гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган, җаваплы урыннарда эшләп ялга чыккан шәхесләр байтак. Чыгышын тәмамлауга, сорау арты сораулар. Авыл эшчесенең хезмәт хакы, "Камский" хуҗалыгының элекеге үрләрен югалтуы, "Весенний" яшелчә хуҗалыгының таркалуы һәм данлыклы агролицейның ябылуына карата шактый четерекле сораулар ява. Җавабы төпле. Ветераннар да үз фикерләрен әйтәләр. Авыл хуҗалыгы үсеше һәм торышына карата сөйләшү, борчыган проблемаларны ачыклау җанлы үтә. Тулы һәм аңлаешлы мәгълүматы өчен ветераннар Габделхәй әфәндегә рәхмәт әйтәләр.
Вазыйфаи хезмәтендә авыл хуҗалыгы үсешенең максатчан программасын гамәлгә ашыруны даими күз уңында тотудан тыш, Габделхәй Габдулла улы гражданнардан һәм оешмалардан килгән шикаять-хатларны урыннарга барып тикшерә. Дәлилле җавабы беркемдә дә шик калдырмый.
- Мин һәр эшне тәртип һәм төгәл башкаруны әтиемнән үрнәк итеп алганмын. Ул эшкә төптән уйлап-үлчәп тотына иде. Шуңа минем дә кат-кат эшләүне җенем сөйми, - ди Габделхәй. Әтисе Габдулла агай гомере буе фермада терлекче булып эшләгән, савучылар җитмәгәндә, хәтта аларны алыштыра алган. Туган авылында (Мөслим районы) иң яхшы балта остасы була. Ул салган йортлар әле дә көлеп тора.
Әтисен үрнәк итеп, яшьтән үк эшкә өйрәнеп үсә Габделхәй. Мәктәптә укыганда ук, кызу урак өстендә, туганы комбайнчы Ситдыйк аганың ярдәмчесе булып игеннәрне урып суктыра.
- Эштән кайтышлый, бакча башыннан ага торган Ык суында чумып коену бөтен аруларымны юып ала иде, - дип искә ала яшьлеген Габделхәй. Армиягә киткәндә инде ул - мөстәкыйль комбайнчы. Авыл халкы, колхоз идарәсе клубта зурлап, исән-сау кайтуын теләп, хәрби хезмәткә озаталар. Габделхәй сүзендә тора, хезмәт итеп кайтканнан соң, тракторга утыра, бик яхшы механизатор булып таныла. Бөек Җиңүнең 30 еллыгына республика яшьләре арасындагы ярышта алгы сафка баса. Бер төркем республика яшьләре белән Мәскәүгә тантанага чакырыла. Күкрәгенә "Бишьеллыкның яшь гвардиячесе" билгесе таккан кыр батыры Габделхәй Җиңү Байрагы янында бронетанк гаскәрләре армия генералы, Советлар Союзы Герое Д. Лелюшенко янәшәсендә төшкән фоторәсемен шул елларның онытылмас хатирәсе итеп саклый.
Казан авыл хуҗалыгы институтында югары белем алган икътисадчы егет, якты хыяллар белән Зәй районының "Игенче" колхозында эшли башлый. Шул хуҗалыкта исәп-хисап эшләрендә төп белгеч, хуҗалык рәисе урынбасары булып 20 елдан артык хезмәт куя. Хуҗалык күп тармаклар буенча әйдәп баручылар сафында була. Илдә үзгәртеп корулар башлангач, хуҗалык икенче төрле идарә формасына күчә. Тәҗрибәле икътисадчы һәм бухгалтер Г. Вәлиевне Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы Тукай районы идарәсенә төп белгеч һәм идарә башлыгының уң кулы итеп тәкъдим итә. Шулай итеп, 2002 елның языннан һәм бүгенге көнгә кадәр районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары, җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы булып эшли. Бу елларда исәп-хисап өлкәсендә күп яңалыклар туды, счет төймәләрен арифмометрлар, аннары компьютерлар алыштырды. Бүлек башлыгының тынгысызлыгы һәм яңалыкка омтылышы белән исәп-хисап эшләрендә компьютерга нигезләнгән алдынгы ысуллар һәм махсус программалар гамәлгә керде.
Компьютер артында, саннар дөньясында иркен хис итеп, бүгенге нәтиҗәләрдән киләчәккә фаразлар төсмерләгән икътисадчы Габделхәй Вәлиевнең эше кайчагында фатирына да ияреп кайта. Хатыны Марсилә иренең халәтен бер сүздән аңлый: бәхет-кайгылары уртак. 90нчы елларда юл һәлакәтендә үлгән энесенең ике баласын тәрбияләп үстерәләр.
- Алар югары уку йортларын тәмамлап, үзләре хәзер гаиләле булдылар. "Әти-әни" дип өзелеп торалар, дүрт оныгым үсеп килә, бәхет-тәүфыйклары булсын, - дип шатланалар Вәлиевләр.
Гаилә башлыгы Габделхәй Вәлиевкә 60 яшь тулган көнендә фатирының балалар шау-шуы белән күмелүеннән, оныкларының "бабаем" дип кочаклап, битеннән чуп итеп үбеп алуыннан да зур бәхет юктыр, мөгаен. Тормыш дәвам итә, сәламәт бул, остаз һәм бабай булып озак яшәргә язсын сиңа, хөрмәтле Габделхәй Габдуллович!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев