Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Ул яшь буынны Тукай теленә өйрәтә

Укытучы, педагог, мөгаллимә. Нинди тирән мәгънәгә, хөрмәт һәм ихтирамга ия бу сүзләр! Нинди генә хатирәләр уятмыйлар алар кеше күңелендә! Шау-гөр килеп үткән кыңгыраулы мәктәп еллары, беренче укытучы, әле яңа гына өйрәнгән хәрефләр, теорема һәм кагыйдәләр, кичләр буе чишелми азаплаган мәсьәләләр, тәүге хис-талпынышлар. Безнең һәр уңышыбызга сабыйларча сөенгән, ялгышларыбыз өчен әниләрдәй...

Укытучы, педагог, мөгаллимә. Нинди тирән мәгънәгә, хөрмәт һәм ихтирамга ия бу сүзләр! Нинди генә хатирәләр уятмыйлар алар кеше күңелендә! Шау-гөр килеп үткән кыңгыраулы мәктәп еллары, беренче укытучы, әле яңа гына өйрәнгән хәрефләр, теорема һәм кагыйдәләр, кичләр буе чишелми азаплаган мәсьәләләр, тәүге хис-талпынышлар. Безнең һәр уңышыбызга сабыйларча сөенгән, ялгышларыбыз өчен әниләрдәй борчылган-хафаланган газиз укытучыларымның кайгыртучан да, ягымлы да күз карашлары гомер буе саклап йөртә безне. Укытучы булырга өйрәтеп булмый, укытучы булып туарга кирәк, дигән гыйбарә бар. Бу чыннан да шулай. Укытучы ул дәрес бирүче генә түгел, ул үз җаваплылыгына тапшырылган һәр балага тирән белем бирү белән бергә, аны үз баласыдай якын күрергә, сабырлык белән холык-фигылен, гаилә халәтен өйрәнергә, яраткан шөгыле белән кызыксынырга, бала белән уртак тел табарга тиеш. Ул - мөгаллимә дә, тәрбияче дә, педагог та, психолог та, әни дә. Сыйныфтагы дистәләгән балага әни булу, мәхәббәтеңне тигез итеп бүлеп ярату бар кешегә дә бирелмәгән. Үз гаиләсенең мәшәкатьләреннән арынгач, төн йокыларын калдырып, өем-өем дәфтәрләр тикшереп алҗыса да, көн саен иртә белән безне, укучыларын көләч йөз белән каршылаучы кадерле укытучыларыма бик тә рәхмәтле мин. Шулар арасыннан аерып татар теле укытучысы Рәмзия Тәлгать кызы Исхакова турында сөйлисем килә. Аның ягымлы күз карашы белән барыбызны да барлап чыгуыннан башлана һәр дәрес. Әйткән һәр сүзе күңелдә уелып кала, онытылмый. Безне үз балаларыдай яратып туган телебезгә мәхәббәт тәрбияли ул. Габдулла Тукай, Муса Җәлил шигырьләренең илаһи көчен шулкадәр яратып, горурланып безнең күңелләргә иңдерә. Күркәм юбилеен бәйрәм иткән көннәрдә Рәмзия Тәлгатовнаны ихлас күңелдән котлап иң изге теләкләрне җиткерәсе, балаларга мәгърифәт нуры иңдерүдә яңадан-яңа уңышлар телисе килә. Гомерегез бәхет-шатлыкта, сөекле укучыларыгызның рәхмәтен тоеп, кылган изге гамәлләре белән горуланып үтсен. Шулай матур, ягымлы булып калыгыз, без Сезне яратабыз, хөрмәт итәбез.

Ап-ак карлар ява урамнарга,
Сукмакларга ява, юлларга,
Сез атлыйсыз авыл урамыннан
Чумган килеш тирән уйларга.

Уйларыгыз изге, сабыйларның
Күңеленә барып ялгана.
Күпме хисләр кирәк аның өчен
Ял-йокыңны онытып янарга.

һәм сакларга кирәк сүндермичә
Аларга дип яккан учакны,
Үз балаңа күпме җылы кирәк,
Безгә дә бит кирәк шул чаклы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татар теле укытучы укытучылар