Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Район җитәкчесе ветераннарны котлады

Яңа ел алдыннан хезмәт һәм тыл ветераннарының, инвалидларның хәлләрен белешеп, аларны котлап бүләкләр илтү Тукай районы җитәкчелегендә күркәм традициягә әйләнде. 

Быел да район башлыгы Фаил Камаев берничә сугыш һәм тыл ветеранының өенә барып, аларны якынлашып килүче 2022 ел белән тәбрикләде. Фаил Мисбах улы районыбызның Иске Абдул авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераннары – 96 яшьлек Рәфкать Тәһаветдин улы Нуриев һәм 94 яшьлек Ефрем Павлович Алчиновларда да кунакта булып, хәлләрен белеште, бүләкләр тапшырды, ныклы сәламәтлек, көр күңелле булып, якыннары янында тыныч гомер итүләрен теләде.
 / Фото Иске Абдул авыл җирлегеннән алынды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев