Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Почетлы донор белән очраштык

Үткән атнада Россиядә донорлар көне билгеләп үтелде. Статистика буенча, һәр өченче кеше үз гомерендә кан алуга мохтаҗ була. Донор каны меңләгән авыруларга кирәк булып тора. Шушы истәлекле көн уңаеннан, бүгенге көндә Теләнче Тамак авылында гомер итүче сәламәтлек саклау отличнигы, СССРның почетлы доноры Нәргиз Гариф улы Ризатдинов янында без дә кунакта...

Нәргиз Гариф улы 70 яшенә кадәр Теләнче Тамак авылының участок хастаханәсендә хирургия бүлеге мөдире, баш табиб булып эшләгән, үзенең тормышын кешеләрнең гомерен саклап калуга, сәламәтлеген ныгытуга багышлаган. Эштән башка авылның мәдәни тормышыннан да калышмыйча, төрле спектакльләрдә уйнаган. Бүген Нәргиз Гариф улы 77 яшендә дә тынгы белмәс, энергиясе ташып торган җан иясе. Ул чын балыкчы! Мәдәният йортында еш кына аның бильярд өстәле артында кызу уен алып барганын күрергә була. Спорт ярышларыннан да бер дә калмый.

Донорлар көнендә Теләнче Тамак авылы мәдәният хезмәткәрләре Нәргиз Гариф улында кунакта булдылар. «Эшләгән дәвердә бик күп катлаулы операцияләр ясарга туры килде. Кеше гомерен саклап калуны минутлар түгел секундлар да хәл итә иде. Күп кан югалтып, аңсыз хәлдә килгән авыруларга тиз арада кан салырга кирәкле очраклар да булды. Ул вакытта авылда үзебезнең җирле радиоузел эшли иде. Ярдәм кирәк булганда, көнме, төнме, радиодан белдерү ясагач, кеше язмышына битараф булмаган бик күпләр ярдәмгә ашыкты, үз каннарын биреп, авыруны үлемнән алып калдылар.70-80нче елларда донорлар көнендә кан алырга Бөгелмә кан алу станциясе килә иде. Көнгә 150-200 кеше кан биргән очраклар да булды. Донорлар көне бәйрәм кебек оешкан төстә уза иде. Теләнче Тамактан гына түгел, якын-тирә авыллардан халык кан бирүдә актив катнашты. Кан бирү - изге эш. Бүген син кан биреп кемнедер үлемнән алып калсаң - иртәгә синең үзеңә дә ярдәм кирәк булырга мөмкин. Мин бүген дә бик теләп кан бирер идем, ләкин яшь олы инде, канны кабул итмиләр», - дип истәлекләре белән уртаклашты Нәргиз Гариф улы.

Илгиз Шәрифуллин,
Теләнче Тамак авылының мәдәният йорты директоры.

Фото язма авторы тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев