Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Мәдәният өлкәсендә - 41 ел

Гөлбостан апаны мин китапханә дә эшләгәндә үк белә идем.Ул  безгә кызыклы, магыктыргыч кичәләр оештыра иде.Китапка мәхәбәтне дә Гөлбостан апа уяткандыр безгә.Шуӊа да миндә китапханәче хезмәтен сайладым.Ул миңа китапханәчеләр бүлегендә укыганда да узенең кинәшләрен бирә иде.Аӊламаган сорауларым булса тизрәк Гөлбостан апага шалтырата идем.Ул миңа һәр сорауны җентекләп–җентекләп аңлата иде.

Кашбелова Гөлбостан Хаҗи кызы 1946 елныӊ 1 сентябрендэ Минзәлә районы Кузкәй авылында туа.Кузкәй урта мәктәбен тәмамлаганнан соӊ,Казан бер еллык хореография курсын да укый.Аны бетергәч Минзәлә мәдәният йортына методист булып кайта.Һәм бер ел эшли.1967 елда Калмия авылы егете Назыйфка кияугә чыга.Килен булып төшкәч,Калмия мәдәният йортында эшли башлый.1 ел эшләгәннән соӊ мәктәптә библиотекарь лобарант булып эшли башлый.  Гөлбостан апа Алабуга мәдәният-агарту училищесыныӊ китапханә бүлеген тәмамлап 1966 елны Калмия китапханәсенә китапханәче булып эшли башлый һәм шунан бирле 41 ел китапханәче булып эшләде.Яратып,ихлас куӊелен биреп,иҗади эшли белуе белән аерылып тора иде ул.Ул чорда авыл советы депутаты итептә сайлана ул.Авылдашларын зурлап,алар өчен нинди генэ чаралар әзерләп үткәрмәде:язучылар белән очрашулар,Р.Гәрәй,Ф.Сафин белэн очрашулар ел саен була иде,кайнана һәм килен,балага исем кушу,урам бәйрәме, орчык бәйрәме,алтын,көмеш туйлар,никахлашу тантанасы һ.б.25 ел авыл хезмәткәрләрен лаеклы ялга озату тантанасын үткәреп килде.Ә бит мондый кичәләрнеӊ сценариесын язганчы тантана иялэренен өйләрендә буласы,мәгълуматләр туплыйсы,аларны тэртипләп,куӊелләрне кузгатырлык итеп,хәтирәләрне искә алып,аларга зур рәхмәт әйтерлек кысага саласы бар.күпме эзләну,йөрәк жылысы,үз эшеңне ярату кирәктер монын өчен.Әле алай гына тугел аныӊ төзегән сценарийларыныӊ икесе методик кулланмага кертелде.Гөлбостан ханымныӊ намуслы,тырыш хезмәтен югары бәялиләр -ул  хезмәт ветераны,мәдәният министрлыгы тарафыннан куп санлы мактау кагәзьләре,дипломнар белән дә буләкләнә-барысы да беренче карашка гади генэ китапханэче хезмэтен куӊел биреп башкарганы өчен бирелгән.Хэзер дә «Киӊәш» ветераннар советы клубы рәисе булып тора .Һәрвакыт ветераннар клубы кичәләрдә актив катнаша.Гөлбостан апа Назыйф абый белән 3 кыз устерәләр,4 оныгы,2 оныкчыгы бар.Аларның әле быел бергә торуларына 13 июнь дэ, 55 ел була. Иӊ бэхетле парлар гына шулай гөрләшеп яшиләр.Эз калдырып халык куӊелендә ,сокланырлык гомер үтәләр.Киләчәктә дә шулай матур яшәргә,саулык-сәламәтлек белән гомер кичерергә,балаларыгызныӊ игелеген курергә насыйп булсын сезгә,хөрмәтле Кашбеловлар гаиләсе.          
          Энҗе Галиәхмәтова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев