Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Кулларыннан аның гөл тама

2021 ел Татарстанда “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” уңаеннан Калмия авыл китапханәсендә “Сәнгат төне- 2021” дигән дивиз астында Калмия авылында яшәп иҗат итүче рәссамнәр берлеге әгъзасе Гәрәева Хәния Гыйльметдин кызы белән очрашу үтте.

Бик эчтәлекле, матур кичәбез рәссамебез Хәния апаның күргәзмәләрен карау
белән тәнгәл барды. Аның аңлату сөйләве, матур тавышы колакларда
яңгырап торды.
Хәния Гыйлметьдин кызы Гәрәева 1957 елның 14 июлендә Минзәлә районы
Наратлы-Кичү авылында дөньяга килә. Менә шундый матур баллы июль аенда талантлы
кыз бала туа.Аңа әтисе Хәния дип исем куша.
Наратлы-Кичүдә сигезенче сыйныфны тәмамлагач,аның күңелендә укытучы буласы
килү теләге уяна. Хәния апа ике дә уйламый Минзәлә педогогия училищесына укырга
керә. Рәсем ясау серләренә ул шунда төшенә дә инде. Укытучы һөнәрен үзләштергәч аны
Калмия авылы мәктәбенә укытучы итеп җибәрәләр.
1978 елда Хәния апа якында гына төзелеп яткан КАМАЗга- Чаллыга юл тота.Ул
Зяб бистәсендәге өченче санлы балалар хастаханәгә тәрбияче-укытучы булып урнаша.
Эшләгән чорда Педагогия институтына укырга керә һәм аны уңышлы гына тәмамлап
чыга.Аннан Чаллының 52 нче мәктәбендә эшли башлый. Татар балаларына милли тәрбия
бирүдә бөтен көчен куя.
1997 елда Яр Чаллының 1 нче санлы сәнгать мәктәбенә директор урынбасары итеп
билгеләнә. Ул үзен иҗат дәрьясына йөзеп кереп киткән ак җилкәнле кораб итеп хис итә.
Шул чорда Хәния Гәрәеваның бер-бер артлы иҗат җимешләре туа.Ул буяулар белән
аллы-гөлле чәчәк бәйләмнәре,табигать күренешләрен тасвирлый, сәйлән белән күз явын
алырлык бизәкләр чигә. Аның турында : “Кулларыннан гөл тама”,-дип юкка гына
әйтмиләр.
Хәния Гәрәева уңган әни дә,юмарт әби дә,кайгыртучан тормыш иптәше дә.
Бер малай бер кыз үстерәләр.Хәзерге вакытта оныкларын тәрбияләргә
булышалар.Җәй көне оныклар белән авылда гөрләшеп яшиләр.
Хәния Гыйльметдин кызы милләтебезгә хезмәт итә дисәктә ялгыш булмас.Бигрәк
тә балаларга сәнгать тәрбиясе бирә: сәйлән белән чигү, кәләпүш-калфаклар тегү, рәсем
ясарга өйрәнү серләренә өйрәтә.Балалар белән мастер класслар күрсәтә.
Менә бүген дә без шул мастер класка җыелдык. Ак калфак оешмасы белән
берлектә, балаларга табур чигү үрнәге белән таныштырды. Элек әбиләребез чиккән
сөлгеләр,түбәтәйләр ашъяулыкларның тарихын сөйләде. Балаларга чигү тәртибен
күрсәтте.
Хәния Гыйльметдин кызы Гараева менә шундый булган,уңган, безнең авылның
горурлыгы ул. Аңа исәнлек-саулык,яңадан яңа иҗат җимешләре булдырып,яңа
уңышларга ирешергә язсын иде ходай.
Калмия авыл китапханәсе мөдире Галиахметова Энҗе Рафик кызы.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X