Күңелемдә калган яктылык
Гомер дигән юлга чыккач, кемнәр генә очрамый. Бу җәһәттән мин бәхетле булдым - гел яхшы кешеләргә юлыктым. Машина җене кагылган малай булсам да, колхоз рәисе булып эшләгән әтием Мөхәмәтша бик акыллы киңәш бирде: «Башта эшләп кара син, аннары һөнәр сайларсың», - диде. Шулай итеп, мин 1965 елда Мамадыш «Сельхозтехника»сында, терсәкле...
Хәрбиләрчә пөхтә киенгән. Кырыс сыман тоелды ул миңа. Ә коллективтагылар аны шул кадәрле якын итеп сөйлиләр, бик таләпчән, әмма үтә кешелекле, диләр. Сынатасы килми, тырыштым - эшкә тиз өйрәндем. Михаил Христофорович тырышлыгымны күргәндер инде (ул бик игътибарлы иде) мине механикалаштырылган отряд бригадиры итеп куйды. Акыллы җитәкче даирәсендә эшләве бик уңайлы иде дә бит, әмма укырга китәргә ниятләдем. Әтием дөрес киңәш биргән: автотранспорт тармагын һөнәр итеп сайладым. Нишләптер, укып йөргәндә дә еш искә ала идем мин остазымны. Аның киңәшләре, эш алымнары, кул астында эшләүчеләргә карата рәхимле булуы гел онытылмый. Диплом алып, Чаллыга эшкә кайттым. Байтак еллар үтте. Язмыш диген инде, Михаил Христофорович белән, көтмәгәндә, тагын очраштым. Районара «Сельхозтехника» берләшмәсендә директор булып эшли икән. «Миңа транспорт буенча урынбасар кирәк, кил миңа эшкә», - диде ул. Эшем әйбәт - 500нче гаражда автоколонна башлыгы булып эшли идем, хезмәт хакы да әйбәт. Тик хөрмәтле остазымның тәкъдиме бар нәрсәдән өстен иде.
Без дүрт районга хезмәт күрсәтәбез. Яңа техника ул елларда, кем әйтмешли, елгадай акты - таратып кына өлгер. Колхозларга трактор, комбайн, сабан, барлык төр тагылма инвентарьны илтеп бирәбез. Кайчакларда хәтта яңа техникадан баш тартырга тырышалар иде. Бер кызыклы хәл истә калган. Зәй районындагы колхозга сабан китердек. Склад мөдире канәгатьсезлек күрсәтеп:
- Кайда китерәсез инде һаман, бар бит, җитәрлек, - ди. Аннары бераз карап торды да хуҗаларча караш ташлады. - Хәер, рамы капка баганасына әйбәт икән, - дип куйды. Техника гына түгел, ашлама, мал тозы ише әйберләр дә кайта. Берләшмә управляющие эшне шул кадәрле төгәл оештыра, беркайчан да график өзелүен хәтерләмим. Берсендә шулай ике вагон тоз кайтты. Юлда ук эреп, вагон төбенә ябышып каткан. Бушата торган түгел. Вагоннарны тотарга ярамый - түләү арта. Бөтенебез, җыелып барып, тозны «Дружба» пычкысы белән кистек. Эш сәгате түгел, моңа түләнми бит, дип тору юк. Бу җитәкчебезне хөрмәт итүдән шулай эшләнә иде.
Михаил Христофорович иртән килү белән безне, җаваплы хезмәткәрләрне җыя. Дисциплина бик каты куела, шоферлар арасында элек булган эчүчелек очракларын бетерү өчен көрәштә аның үз алымы бар иде. Безгә карата катырак булса да, автотранспортчылар белән бик көйле сөйләшер, каты кагылмас, әмма күңелләренә үтәрлек итеп аңлата иде. Көндәлек тормышта һәрберебез аның күңел җылысын, кайгыртучанлыгын тоеп яшәдек.
Михаил Христофорович остазым гына түгел, өлкән дустым да иде. Азмы-күпме гаилә хәлләреннән хәбәрдар идем. Хатыны Антонина Григорьевна белән аңлашып яшәделәр, үрнәк гаиләдә ике бала - ул һәм кыз үстерделәр. Мәҗлесләрдә икәүләп бик матур җырлыйлар иде алар. Балык тотарга ярата иде остазыбыз. Су янына килсә, дөньяларын оныта. Оста шахматчы буларак, тугандаш предприятиеләр арасында шахмат турнилары оештыра иде.
Михаил Анохин Яңа Чишмә районында туып-үскән, бик күп җаваплы эшләрдә эшләгән.
Тырыш хезмәте өчен бирелгән бүләкләре санап бетергесез. РСФСР, ТАССРның социалистик ярышта җиңүчесе, бишьеллык ударнигы дигән күкрәк билгеләре, «Хезмәттәге батырлык өчен» медале, РСФСР авыл хуҗалыгы социалистик ярыш отличнигы билгесе - бу бүләкләр аның гаиләсендә кадерле истәлек булып саклана. Михаил Христофорович әле тагын РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы да.
Вафатына байтак еллар үтте инде. Ә остазыма карата күңелемдә яктылык, рәхмәт хисе яши. Исән булса, аңа тиздән 86 яшь тулыр иде...
Марсель Биктимеров,
Татарстанның атказанган транспорт хезмәткәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев