Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Хыялларың тормышка ашсын, Алия

Бүгенге көн яшьләре социаль челтәрләрдә аралашуны хуп күрә. «Вконтакте» социаль челтәре бигрәк тә популяр. Журналист һәрвакыт мәгълүматны беренчеләрдән белеп, яңалыкны тиз арада укучыга җиткерергә тиеш. Һөнәрем, шулай ук үземнең кызыксынуым буенча да социаль челтәрдә еш «утырырга» туры килә. Берсендә шулай район күләмендә үткән «Сабан туе гүзәле - 2015» бәйгесендә катнашкан,...

- Калмаш урта мәктәбенең IX сыйныфын тәмамлап, мин Алабуга шәһәренең мәдәният һәм сәнгать көллиятенә укырга кердем. Хыялым - артист булу. Аллага шөкер, I курсны уңышлы гына тәмамладым, зачет кенәгәсендә бары «4»ле һәм «5»л билгеләре генә, хәзер исә каникуллар вакыты, - дип сөйләп китте Алия. - Минем мәрхүмә әнием гомере буе артист булырга хыялланган, һәм менә мин аның бу хыялын тормышка ашырырга тырышам. Исән булса, ул минем белән горурланыр иде, - ди әңгәмәдәшем, бераз моңсуланып.

Мин Алиянең мәктәптәге, көллияттәге тормышы, катнашкан конкурслары турында сорашам.

- Мәктәптә уку дәверендә үк күптөрле бәйрәм чараларын алып бара идем. Мин катнашмаган конкурслар, бәйге-викториналар да калмады инде! Быел менә үземне районыбызның «Сабан туе гүзәле - 2015» бәйгесендә сынап карарга булдым. Әзерләнергә Калмаш мәдәният йорты хезмәткәрләре булышты, аларга чиксез рәхмәтлемен. Сәхнәдә, мәртәбәле жюри алдында чыгыш ясау миңа бик ошады. Киләчәктә югары белем алып, зур сәхнәләрдә чыгыш ясарга хыялланам, үземне шулай ук алып баручы - конферансье вазифасында да сынап карыйсым килә. Әлеге шөгыль нәкъ миңа туры килә, үземне сәхнә кешесе итеп күзаллыйм, - ди Алия.

Шул ук интернет челтәре аша Алиянең «Минем күңел ачкычым» дигән махсус төркеме турында да белеп алган идем. Баксаң, 16 яшьлек бу кыз матур-матур шигырьләр, хикәя-парчалар яза икән. Төркемендә аларны урнаштырып барганын күрдем.

- Шигырьләрне бер ел элек яза башладым. Барысы да ничектер уйламаганда-көтмәгәндә генә килеп чыкты. Вакыты-вакыты белән төнлә уянып китәм дә, башыма килгән шигырь юлларын торып, кәгазьгә төшереп куям. Шигырьләрем күбрәк тормыш, Ходай, мәхәббәт турында. Укытучыларым, остазларым минем иҗат җимешләремне хуплыйлар, һәрдаим ярдәм итеп торалар. Бертуган апам Айзилә дә шигырьләр язу белән мавыга. Күп чакта көллияттә дәресләр вакытында да язам (көлә). Бүгенге көндә 40лап шигырем, 4 хикәям бар. Алга таба да каләмемне чарларга уйлыйм, иҗат дигән олы дәрьяга бар булганым белән чумасым килә, - ди Алия.

Материалны басуга әзерләгәндә Алиядән «Вконтакте» социаль челтәрдәге «Минем күңел ачкычы» дигән төркемен бетереп ташлаганы ачыкланды. Баксаң, кайбер намуссызлар, кызның шигырьләрен күчереп алып, үзенеке итеп бастыралар икән.

- Әлбәттә, бик үк әйбәт күренеш түгел. Башта моңа бик борчылган идем, инде хәзер тынычландым. Янымда минем һәрвакыт әтием Разыйф, үги әнием Рәзилә, апам Айзилә бар. Алар - минем олы терәгем, таянычым.

Редакциябез коллективы исеменнән Калмаш кызы Алиягә иҗади уңышлар телибез.

P.S. Алия Хәмидуллинаның кайбер шигырьләрен газетабыз укучылары хозурына да тәкъдим итәбез. Безнең белән калыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әдәбият елы