Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Бордыбашта ак яулыклы әбиләрне хөрмәтләделәр

Бордыбаш авылында өлкән хатын-кызларны хөрмәтләү йөзеннән "Авылымның ак яулыклы әбиләре" дип аталган бик матур кичә үтте. Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан уздырылган әлеге чараны кече авыл бәйрәме дисәк тә хата булмастыр. Халык кичәгә бар клубны тутырып, бер булып килгән иде.

Авылы зур булмаса да, ачык йөзле, киң күңелле, уңган-булган халык гомер итә биредә. Заманында Бордыбаш авылы терлекчелек фермасы белән дан тотты. Бәйрәмгә чакырылучыларның да барысы диярлек шушы фермада хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан апалар. Аларның һәрберсе хөрмәткә һәм ихтирамга лаек. Бүгенге чараны оештыручылар да, шуны истә тотып, өлкәннәребезнең хәтерендә уелып калырлык итеп үткәрергә тырыштылар. Ак яулыклы апаларны клубның фойесында ук чәй өстәле каршы алды. Аннары өлкәннәребез залдан урын алды.

Бәйрәм кичәсендә беренчеләрдән булып авылның иң өлкән апаларының - 80 яшьтән узганнарның исемнәре аталды. Тормышның иң авыры аларга туры килгән, ачлыкның иң ачысын, хәсрәтләрнең иң олысын алар татыган. Яшьлек чорын сугыш урлаган, үзләре дә сизмәстән бик иртә баладан олыга әйләнгәннәр. Мәңге җуелмас сагыш аларның күңелендә.

Авылның иң өлкән апалары - 1917 елгы Шәмсениса Хәсәнова, 1926 елгы Мәдинә Фәйрушина шундыйлардан. Алар икесе дә бүгенге көндә шәһәрдә балаларында гомер итәләр.

Аннары өлкәннәребез берәм-берәм сәхнә түренә үттеләр. Алып баручы залдагы халыкны апаларның тормыш юллары белән таныштырды, кунаклар үзләре дә хатирәләре белән уртаклаштылар.
Гади дә, шул ук вакытта гыйбрәтле дә язмышлар.

Һәрберсе турында озаклап сөйләрлек.

Һава апа Ибәтуллина - Югары Суыксу кызы. Бордыбашка дүрт балалы Мәхмүт абый йортына килен булып төшә ул. Егерме елдан артык сыер сава. Балалы иргә кияүгә чыкканына бер дә үкенми Һава апа. Бүгенге көндә аларның кадер-хөрмәтендә яши.

Реклама

Язмыш Газизә апа Хәйруллинаны да күп сынаган. Сугыш елларында тракторда сабан артында йөргән, урманда агачын да кискән, башка авыр эшләрдән дә куркып тормаган. Аннары гомер буе терлекчелектә хезмәт куйган.

Хәдичә апа Әшрәфуллина да тырыш хезмәте белән мактаулы ветеран. Бордыбаш авылына килен булып сугыштан соңгы авыр елларда төшә. 49 ел каенана белән яшәп, аны тәрбияләп, 103 яшендә мәңгелек йортка озата. Ире Нурулла абый белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Үзе гомере буе фермада эшли.

Нәсимә апа Әхмәтҗанова - биш балалы гаиләдә иң кечесе. Әтисез генә сугыш елларын уздыралар. Инде кайта дип өметләнеп көткәндә, иртәгә җиңү дигән көнне гаилә башлыгының һәлак булуы турында хәбәр килә. Нәсимә апа 14 яшьтән "вербовка" буенча эшкә китә. Аннары туган авылына кайтып гаилә кора, медпунктта, фермада эшли.

Махия Нуретдинова, Гәүһәрия Зарифуллина, Гөлсинә Хәмәдиева, Флера Тимеркәева, Әнисә Шәкүрова, Миңнезаһира Миңнеханова, Зәйнәп Хәмәтҗанова, Нәсимә Әшрәфуллина, Флера Миңнеханова, Алия Бәхтиярова, Фагыйлә Сагындыкова, Саҗидә Бикмөхәммәтова, Салиха Тимергалина, Нурлыхода Борһанова, Бибинур Нуретдинова һәм тормышта да, хезмәттә дә сынатмаган башка хатын-кызларыбызның бүген башларын югары тотарга хаклары бар.

Сәхнә түре бүген Бордыбашның 40тан артык хатын-кызын каршы алды, аларның истәлекләрен үзенә сыйдырды. Аларга авыл үзешчәннәре концерт номерлары бүләк итте. Очрашуның иганәчесе, Борды авыл җирлегеннән район Советы депутаты, "Тукай җылылык-газ" оешмасы җитәкчесе Вахит Насыйбуллин исеменнән әбиләребезгә бүләккә йомшак сөлгеләр бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кичђ њтње

2
X