Авылны яшәтүчеләр, тормышка ямь өстәүчеләр
Мерәс авылында туып-үскән һәм шул җирлеккә берегеп яшәүче, җанына якын басу-кырларда намуслы хезмәт куючы Илдар Әшрәфуллин хакында: «Кулларыннан гөлләр тама», «Бер булганнан бар да була», «Җитмеш төрле һөнәр иясе» дип әйтү генә дә җитми.
Тукай районы җирлегендә язгы чәчү тулы куәтенә бара. Күктә, нокта гына булып күренеп тургайлар сайрый. Тракторлар гөрелтесенә кошлар җыры кушыла. И-й, ел фасылларының да иң күркәме, иң бәрәкәтлесе – җир куенына яшәү чыганагы булган бөртекләр салынган мәлләр! Игенченең ал-ял белми эшли торган чагы. Хәер, алар ел тәүлеге шулай эшли. Чәчү, үсемлекләрне, бөртеклеләрне тукландыру, корткычлардан саклау чараларын башкару... Аннары, урып-җыю. Авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую, кыш буе орлыкчылык тармагында эш һәм тагын... әйләнә дә килә язлар. Әнә шулай, язгы чәчү, урып-җыюлар белән исәпләнә аграрийларның гомер дисбесе.
Шунда тудык, шунда үстек – шунда бәхетне таптык
«Илдар кебек механизаторлар булганда хуҗалыгыбызның гөрләп чәчәк атуына, келәтләрдә тау-тау ашлык көшелләре булуына шигем юк. Шундый ир-егетләр белән таулар күчерергә була!» – дигән иде «Сәйдәшев» исемендәге җитештерү предприятиесе директоры Марат Сафин басу-кырлардагы эшлекле очрашуларның берсендә.

Күптән түгел җирлегебездә язгы чәчү эшләре барышы белән танышу өчен барлык хуҗалыкларның басу-кырларын иңләп-буйлап йөрдек. Җитештерү предприятиесе директорлары, агрономнар, механизаторлар белән кыска вакытлы аралашу да булды. Район башлыгы Камил Нәҗмиев Илдар Әшрәфҗановтан: «Авылда ныклап төпләндеңме? Ел әйләнәсе эш-мәшәкатьләр алҗытмыймы?» – дип сорады. Шунда тәҗрибәле механизатор: «Авылны, җирне, үз һөнәремне ихластан яратам. Өйләнер алдыннан Гөлнарага: “Авылда төпләнеп яшәргә ниятлим. Фикеремне хуплыйсыңмы?”– дип сорадым. Уртак сөенечкә, ниятләребез уртак булып чыкты. Шунда тудык, шунда үстек, шунда бәхетне таптык», – дип җавап биргән иде. Гөлнара белән Илдар Әшрәфуллиннар гаиләсе – авылның киләчәге. Шундый яшьләр булганда алдагысы көнгә өметләр зурдан.
Бу кырлар, бу үзәннәр!
«Әни, кара әле, нинди матур бу үзәннәр, күлләрдәге аккошлар, хәтта чокыр-чакырлары да күңелгә якын!» – дип басу-кырларда эшләгәндә күренешләрне фотога ала да, соклануларын язып миңа җибәрә. Кечкенә чагында улымны өйдә калдырып эшкә китә идем. Кайтуыма улымнан җилләр искән – әтисе янына басуга киткән була. Шулай балачактан басу-кыр исләрен үзенә сеңдереп, җирне яратып үсте. Тугызынчы сыйныфны тәмамлаган елы иде – әтисе авырып китте. Урып-җыюда тоткарлык ясалмасын дип Айдарның комбайны штурвалы артына утырды. Шул елны Минзәлә педагогия колледжының технология бүлегенә укырга керде. Аны уңышлы тәмамлады. Белгечлеге буенча эш булмагач «Чаллы-Бройлер»ында дүрт еллап хезмәт куйганнан соң, туган ягымнан да якын җир юк дип, үз авылыбызда төпләнде.
Кулы агач эшенә дә ятып тора. Бер эштән икенче эшкә күчүне ял дип кабул итә ул. Менә бу матрёшкалар – шул “ял иткән” вакытта ясалган.

Әтисе белән дә, үзе генә дә, хуҗалыкта кирәкле техниканы бер дигән итеп ясап куя. Киленебез Актаныш районы Зөбәер авылы кызы. Шунда кайтып чират көтүен көтү өчен, Илдар машина багажнигына сыярлык матай ясады. Бәләкәй кишәрлектә җир эшкәртү, чәчү, уру, җыю кебек эшләрне техника ярдәмендә башкарабыз. «Ир-егеткә җитмеш төрле һөнәр дә аз» дип халкыбыз белмичә әйтмәгән», – дип яратып сөйли Кулибин дәвамчылары дип әйтергә тулы хокукыбыз булган улы белән ире хакында Фәридә ханым.
Әткәм, әбекәм һөнәре
Җирне ярату, аның сулышын тою Илдарга әтисеннән һәм әбисеннән – Саимә Әшрәфуллинадан күчкән асыл сыйфат. Саимә Сәгыйдулла кызы Әшрәфуллина җидееллык мәктәпне тәмамлауга, 14 яшеннән «Алга» колхозында плугар булып эшли башлый. Бөек Ватан сугышы башлангач өч айлык трактористлар курсын тәмамлый һәм корыч атны иярли, трактористлар бригадиры булып хезмәт куя. 1951 нче елдан алып 17 ел буе комбайнер булып хезмәт куйган Саимә апа урып-җыйган ашлыкларны көшелләргә салсаңмы?! Каф таулары ул көшелләр янында чүмәлә сыман булып калыр иде.

Комбайнер ханымның фидакарь хезмәтләрен хөкүмәтебез югары бәяли. Уңган-булган игенче Саимә Әшрәфуллина Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнашып алтын медальгә лаек була. Ленин ордены кавалерының туган җиренә һәм үз халкына карата мәхәббәте, эшсөярлеге улында – ТРның атказанган механизаторы Айдарда һәм оныгы Илдар Әшрәфуллинда дәвам итә.
Гүзәллекне күрә белү, моңны тою һәм күңеле аша үткәрү хисе Илдарга әнисеннән күчкән сыйфат. Фәридә Әшрәфуллина кул эшләренә оста: чигә, бәйли, төрле-төрле материаллардан әйберләр ясый. Аның пар аккошларын чын кошлардан аерырлык түгел. Җыр-моңга һәвәслеге оныкларында – Илдарының ул-кызларында дәвам итә. Ә Илдарга килгәндә исә, аның күңеле тулы моң. Басуларны иңләгәндә кычкырып җырлап җибәрер иде дә бит. Тик... артык тыйнаклыгы хисләрен күңелендә яшерергә куша.

Язгы чәчү, урып-җыю чорында, «Сәйдәшев исемендәге» җитештерү предприятиесендә ел саен авыл хуҗалыгы буенча эшлекле семинарлар үткәрелгәндә Илдар Әшрәфуллин фотога төшәргә, журналистларга интервью бирергә ашкынып тормый – һаман да шул тыйнаклыгы комачаулый. Аның каравы, директор Марат Сафин һәрвакыт хуҗалыктагы эшсөярләрен алгы планга куя, аларга тиешле хөрмәтен күрсәтә, хаклы рәвештә мактый, аларның тормыш-яшәеш шартларын яхшырту өчен кулыннан килгәннең барысын да эшли. Бу ихтирам-хөрмәт алдагы эшләрне башкару өчен авыл хезмәтчәннәренә канат куя. Кыскасы, сәйдәшлеләр – җитәкчедән, ә директор – аграрийлардан, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәреннән уңган. Шуңа да биредә яшьләр үз авылларында төпләнеп кала.

Шәфкать туташы белгечлеге булган, бүгенгесе көндә авыл кибетендә эшләүче Гөлнара белән бар эшкә дә кулы ятып тора торган Илдар Әшрәфуллиннарның йорты, каралты-курасы балкып тора. Дәүләт Программасы буенча салынган өйдә барлык уңайлыклар тудырылган, сатып алганы янында үз куллары белән ясалган мебель, хуҗалык кирәк-яраклары – барысы да бар. Уллары Илдан, кызлары Азалия белән нәниләре Газизәнең сәламәт һәм зирәк булып үсүләре өчен гаиләдә бөтен шартлар тудырылган. Илдан белән Азалия җыр-биюгә сәләтлеләр. Күр әле, алардан күрмәкче Газизә дә җырларга, биергә тырыша! Ике йорт арасындагы сукмак – тап-такыр. Каенана тәмле итеп ризык пешерсә – улларына, килен тәмнүшкәләре белән әти-әни йортына ашыга – кайнар килеш, түгәрәк табын артында тәгам җыялар. Бу яшәеш, бу тормыш – олы бәхет. Шул бәхет түгәрәк һәм тулы булып торсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев