Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Алтмыш ел бергә

Авылыбызның мөхтәрәм гаиләсе – Рафис абый белән Хәдичә апа Абдуллиннар бергә гомер итүләренең 60 еллыгын, ягъни бриллиант туйларын билгеләп үттеләр.

Рафис абыйның да, Хәдичә апаның да балачагы тормышның авыр елларына туры килә. Икесе дә кечкенәдән үк хезмәттә чыныгып үсәләр. Нинди генә эшләр башкармыйлар алар: маллар көтүдән башлап, бозау карау, весада учетчик булу, заправкада эшләү дисеңме – нинди генә эшкә тотынсалар да җиренә җиткерәләр.
1959 елның 2 апрелендә Хәдичә белән Рафис, бер-берсенә вәгъдәләр бирешеп, гаилә коралар. Кыенлыкларны артта калдырып, еллар авырлыгын җиңеп дөнья көтәләр, нәсел агачын дәвам итеп акыллы, тәүфыйклы, мәрхәмәтле балалар үстерәләр – бер улларын һәм ике кызларын олы тормыш юлына чыгаралар. Бүген Абдуллиннарның җиде оныклары, дүрт оныкчыклары бар. Әби-бабай йортына сукмакны өзмиләр, аларны сөендереп яшиләр.
Хәдичә апа килен булып төшкәндә Рафис абыйның әнисе урын өстендә яткан була. Хәдичә апа утыз ел кайнанасын карый, кадерләп, хөрмәтләп соңгы юлга озата.
Сикәлтәле тормыш юлларыннан пар канатлы булып, бер-берсен хөрмәт итеп, яратып, 60 ел бергә атлаучы гаиләне котларга район хакимиятеннән, Күзкәй авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев, авылыбызның ветераннар һәм инвалидлар советы рәисе Касыйм Исламов, мәдәният хезмәткәрләре килгән иде. Хәдичә апа белән Рафис абыйны бриллиант туйлары белән котладылар, рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. 
– Мондый бәхет бар кешегә дә эләкми бит әле, әти-әниебезне шулай зурлап килгәнсез. Алар бит чыннан да мондый хөрмәткә лаек. Бу безнең өчен бик зур вакыйга, – диделәр балалары горурланып.
Абдуллиннарны котлап килгән һәр кеше аларга исәнлек-саулык, балалар, оныклар бәхете, рух күтәренкелеге белән озын-озак гомер кичерүләрен, картлык көннәренең бары тик шатлыкта, җан тынычлыгында үтүен теләде.

Әлфия ДӨЛФӘНУРОВА,
Югары Байлар авылы клубы мөдире.

Фото Югары Байлар авылы китапханәсеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев