Якты юл
  • Рус Тат
  • Йөз яшьлек Миңлезифа әбинең күңеле һаман яшь

    Тормыш ул җил тегермәне кебек гел алга тәгәри. Бер теземгә салынып узган елларга борылып карыйсың да ничек итеп бала чактан - яшьлеккә, аннары картлыкка, гомер көзенә кергәнне абайламыйча да каласың. Иштирәк авылында яшәүче Миңлезифа Нуриәхмәтованың да шундый уйларга бирелеп караганы булгандыр. Күпне кичергән Миңлезифа әби - районыбызның иң өлкән кешеләрнең...

    Бу ак әбекәйдән шундый җылылык, зирәклек сирпи, син аны иң якын кеше итеп кабул итә башлыйсың. Узган дүшәмбедә көнне Миңлезифа әби йортында җыелган һәммә кунак өчен дә шулай булгандыр. Яшеллеккә күмелгән бакча эчендә урнашкан зур йортта бу көнне халык шактый иде. Миңлезифа әбинең килене Мөнәвәрә апа, 3 онык һәм 5 оныкчыктан кала, йөзьяшәр әбине котлар өчен район кунаклары, авыл җитәкчелеге, белем-тәрбия бирү, мәдәният учагы хезмәткәрләре, балалар килде.
    - Хөрмәтле Миңлезифа апа! Бүген сезнең йортта зур бәйрәм - йөз яшь тулган көнегез. Исәнлек-саулык, аек акыл белән, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын. Аллаһы Тәгалә сезгә шундый озын, ныклы җепләр белән үрелгән гомер биргән, сәламәт булып безнең янәшәдә яшәргә язсын әле сезгә! - дип Миңлезифа Нуриәхмәтованы район башлыгы урынбасары Люция Әхмәтова тәбрикләде. Аның сүзләреннән соң юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм уңаеннан җибәрелгән котлау хатлары укылды.
    Юбиляр өчен әзерләнгән кечкенә генә концерт та ак әбинең күңеленә хуш килде. Балалар бакчасына йөрүче сабыйларның, туганнары, авылдашларының һәр чыгышыннан соң аның йөзендә елмаю балкыды.
    Барлык җылы, ихлас тәбрикләүләрне кабул иткәннән соң, Миңлезифа әби һәммәсенә рәхмәт сүзләре әйтте, исәнлек-саулык, тынычлык өчен бер дога кылып алды. Аның ак яулыгына, гомер сырлары яткан нурлы йөзенә караганда күңелдә җылы бер рәхәтлек таралды. Авылда туып-үскән, гомере буе авылга берегеп яшәгән Миңлезифа әбинең ныклы хәтеренә, йөгерек һәм шаян теленә сокланмый мөмкин түгел! Алай гына да түгел, аның бөтен тормыш юлы яшь буынга өлге булырлык.
    Егерменче йөз башында дөньяга аваз салган Миңлезифа Нуриәхмәтова гади авыл хезмәтчәннәре гаиләсендә бердәнбер бала булып туа. Бер бөртек сабый күпме әти-әни назына, мәхәббәткә тиенәсе булган. Әмма язмыш аны бишектән үк сынарга уйлаган күрәсең: бик яшьли кызчык әтисез кала. Газиз әнисе аны ялгыз үстереп, дөрес тәрбия биргән, канат куя алган. Тормышының иң матур, егерме яшьлек мәлендә Миңнезифага, ни кызганыч, янә бер яшь түгәргә туры килә. Язмыш камчысы икенче тапкыр яра салып, аны газиз әнкәсеннән аера, тулы ятим итә. Ләкин әнисенең тәрбиясе яшь кызны көчле булырга, һәр авырлыкны җиңәргә өйрәтә. Миңлезифа үз көнен үзе күрергә гадәтләнеп яши башлый. Көндәлек тормыштагы мәшәкатьләр, эш белән бергә мәхәббәтсез дә булмый. Миңлезифа гашыйк булып Нәбиулла атлы егеткә кияүгә чыга, үз оясын корып җибәрә. Саф хисләр, бер-беренә карата ихтирам, ярату белән яшь пар көн арты көннең ничек узып китүен дә сизми яши. Кавышуларына төгәл ярты ел тулгач, Нәбиулла Фин сугышына китеп бара. Миңлезифа исә тиздән үзенең әни булачагын белеп, сөнеченең очы-кырые булмый. Тугыз ай буена ул сабыеның тууын түземсезләнеп көтә һәм 1940 елны уллары - Вагыйз дөньяга килә. "Менә ул чын бәхет, шатлык, яшәү яме", - дип куанычын яшерми ул чакта яшь ана. Ире Нәбиулладан, нәни улыннан да кыйммәтрәк ни булырга мөмкин? Эх, сизсә иде шул чакта аның яшь йөрәге тагын сынау арты нинди сынау көтүләрен! 1941 елның җәендә башланып киткән Бөек Ватан сугышы шул сынауларның беренчесе генә була әле. Сугыш башлануына ышанырга да өлгермәгән Миңлезифа Нәбиулласын күз яшьләре белән фронтка озата. Кайгы-хәсрәтнең ни икәнен дә белмәгән, елмаеп торучы кечкенә улын кулына тотып ялгыз кала. Үз тамагын, улын кайгыртып, көне-төне эштә кайнап яшәүләр көн арты көн сузыла. Авыр, ачлы-туклы тормышка яраклашып кына килгәндә, Миңлезифаның йортына янә кайгы килә. Аның кадерлесе, пар канаты Нәбиулласы яу кырында һәлак булган! Әлеге хәбәр яшь хатынның йөрәгенә тирән яра салып, күпме күз яшьләре түктерсә дә, бар дөньясын онытып хәсрәт утларында яна алмады ул. Уллары өчен учын йодрыкка кысып, кырда да, фермада да эшләде, ире төсе булып калган Вагыйзне чын ир итеп үстерергә тырышты. Сугыш елларында аңа җил-яңгыр тидермичә, тәүфыйк җимнәрен салып тәрбияли алды.
    Бүген, күңелдәге хатирәләрне янә бер искә алып, күңел аша үткәргәндә, әбекәйнең шулкадәр вакыт узганына ышанасы да килмидер. Ләкин тән картайса да, күңел һаман да яшь, тормыш ямен тою сүрелмәгән. Аллага шөкер, акылының аек булуы, исәнлеге белән бүгенге көне аның тыныч, бәхетле. Кызы кебек якын килене тәрбиясендә ул җылы сүзен дә ишетә, онык-оныкчыкларының көр, шатлык тулы тавышларына, игътибарына куанып яши. Ә башкасы кирәк тә түгел. Йөз ел эчендә күпне күргән һәм кичергән Миңлезифа әби өчен бу иң зур бүләк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: