Якты юл
  • Рус Тат
  • Яраткан һөнәрем дә, гаилә бәхетем дә гомерлеккә булды, ди Әзһәм абый

    Сүзем 40 елдан артык гомерен Теләнче Тамак кустындагы авылларда мал асраучы хуҗалыкларга, әлеге территориядәге авыл хуҗалыгы предприятиеләренә ветеринария хезмәте күрсәтүгә багышлаган тәҗрибәле белгеч Әзһәм Гайсә улы Гайсин хакында. Әлеге ветеринария участогына караган 14 авылдагы һәр йортта аны бүген дә күз текәп көтеп алалар. "Кайчан гына мөрәҗәгать итсәк тә, соң дими,...

    Тумышы белән Сарман районы Зур Нөркәй авылыннан ул. Хезмәт сөючән 8 балалы гаиләдә 5нчесе булып дөньяга килгән. Ягымлы, йомшак күңелле малайга урамдагы бөтен җан иясе - эте дә, мәчесе дә сырышкан. Үз хуҗалыкларында да күпләп куян асраганнар. Шулар белән уйнап, ашатып-эчертеп мәш килгән нәни Әзһәмне шаяртып, абый-апаларының "мал духтыры" булыр бу диюләре еллар узгач, чыннан да, рас килгән. Хуҗалыкта механик булып эшләүче әтисен күршедәге Саклаубаш авылына күчерүләре дә Әзһәмнең балачак хыялы тормышка ашуга этәргеч булгандыр. VIII сыйныфны яхшы билгеләренә генә тәмамлаган егет һич кенә дә икеләнеп тормыйча Минзәлә совхоз-техникумына укырга керә һәм 4,5 елдан зооветеринария технигы белгечлеге алып кайта. Тик җиң сызганып эшкә тотынган егетне ике айдан армия сафларына алалар. Ерак Көнчыгышта, ул вакытта шактый хәвефле саналган Кытай чигендә 2 ел хезмәт итә Әзһәм Гайсин. Туган авылына бик яхшы хезмәт иткән өчен дистәләгән медаль-билгеләр, рәхмәт хатлары белән кайта. Ә күңелендә бер генә хыял - югары белемле ветеринария табибы булу. Шулай итеп 1970 елда Казан ветеринария институтына укырга керә. Җәйләрен авылга кайтып әти-әнисенә печән әзерләшергә булыша, студентларның төзелеш отрядында да эшләргә өлгерә. Шул елларда Саклаубаш мәктәбенә Сафия исемле зифа буйлы чибәр укытучы кайта. Яшьләр бер-берсен бер күрүдә ошаталар, студент каникулларын түземсезлек белән көтеп алалар һәм Әзһәм өченче курста укыганда өйләнешәләр. Шул елны өметле яшь белгечне Теләнче Тамак ветеринария участогына мөдир итеп билгелиләр һәм Гайсиннар гаиләсе белән шушы авылга күчеп урнашалар. Калган өч елны читтән торып укып бетерә Әзһәм һәм, диплом алуга, тагын да ныграк үҗәтлек белән җиң сызганып эшкә керешә. Шушы дүрт дистә ел дәвамында нинди генә катлаулы ситуацияләргә куймаган аны язмыш, ничә тапкырлар көтүне куркыныч йогышлы авырулардан саклап калу өчен аның фикере бердәнбер дөрес карар буларак хәлиткеч роль уйнаган!

    - Хезмәт тәҗрибәм әле 5-6 еллап кына булгандыр, 4000 гә якын сарык асрала торган Останково фермасында себер түләмәсенә каршы вакцинация үткәреп 3 көн үтүгә, маллар кырыла башлады. Озаклап уйларга вакыт юк, ә сәбәбен белергә кирәк. Сарык караучылардан да, көтүчеләрдән дә бөртекләп сораштырам: дәшмиләр. Су эләкмәдеме икән дигән шөбһәм белән уртаклаштым. Чыннан да, шулай булып чыкты. Лаборатория белгечләренең тикшерүләре нәтиҗәсендә себер түләмәсе билгеләре расланды. Кисәтүгә карамастан, көтүчеләрнең берсе вакцинация көнне үк сарыкларны инеш аша алып чыккан. Ә бу, үз чиратында, вирус баш күтәрүгә сәбәп булган. Шушы җавапсызлык аркасында әлеге 80-90 малны яндыру юлы белән юк итәргә туры килде. Тагын берничә елдан шушы ук фермада сарыкларда корчаңгы чыкты. Мари республикасыннан берничә дистә сарык алып кайткан идек, корчаңгылы булганнар. Бөтен көтүгә таратмас өчен, бер абзарда торганнарын тиз генә аерып алып, дәвалап җәфаланганыбыз, торакны җылытып, махсус препарат салынган ванналарда һәр сарыкны коендырганыбыз әле дә онытылмый. Хәзерге шикелле махсус вакциналар уйлап табылмаган иде әле ул елларда. Ә ветеринария хезмәте бүген, чыннан да, һәрдаим яңарышта. Бик күп йогышлы мал авыруларын медикаментлар, биопрепаратлар ярдәмендә җиңәргә өйрәндек. Әле моннан 5-6 ел гына элек шәхси хуҗалыкларда лейкоз бик нык таралган иде, бүген инде тулысынча котылдык дияргә була. Эре авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә дә малларны бу авырудан дәвалау һәм алга таба булдырмау буенча тиешле чаралар үткәрелә, - дип искә ала Әзһәм абый.

    Әзһәм Гайсин җитәкчелегендәге ветеринария участогы бүген шәхси сектордан тыш 3500 баш мөгезле эре терлек асрала торган "Тукай азык-төлек корпорациясе" хуҗалыгына ветеринария хезмәте күрсәтә, көтүнең, яшь малларның сакланышын тәэмин итүдә ярдәм итә. Язын-көзен кан алу, себер түләмәсе, бруцеллез, лейкоз, туберкулез, эмкарга каршы вакцинация кебек мөһим профилактика чаралары үткәрәләр. Әзһәм Гайсә улы үзе белән иңгә-иң куеп эшләүче шәкертләренең эшеннән бик канәгать. Биредә 8 елдан артык хезмәт куючы югары белемле эпизоотолог Петр Георгиевич Мериуцаны да, ветеринария фельдшеры Роза Заһит кызы Мингалиеваны да ул үзенең ышанычлы ярдәмчеләре, бүгеннән мөстәкыйль эшләрлек тәҗрибәле ветеринария белгечләре дип таныштырды. Санитарка Энҗе Шаһиева һәм 4-5 ел инде белгечләрне тиешле урынга үз вакытында илтеп җиткерүче шофер Радик Шиһапов та эшкә җаваплы мөнәсәбәтләре белән җитәкчеләренең ихтирамын яулаганнар. Бу кечкенә, ләкин һөнәри осталыклары ягыннан төш кенә булган коллектив бүген "Тукай азык-төлек корпорациясе" малларыннан тыш шәхси хуҗалыклардагы 1400 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән, 450 баш савым сыерга, 2000 баштан артык сарыкка, 100 баш атка көндәлек ветеринария хезмәте күрсәтә. Өстәвенә, язын-көзен 14 авылда өй саен йөреп барлык эт һәм мәчеләргә котыру авыруына каршы вакцинация үткәрәләр. "Һөнәребез мәшәкатьле дә, җаваплы да, яллары да юк дәрәҗәсендә, шуңа күрә үз эшенә ихлас бирелгән, маллар белән эшләүдән канәгатьлек ала белүче чын эшсөярләр генә эшли ала ветеринария хезмәтендә. Аннан соң тылың нык булу зур әһәмияткә ия безнең эштә," - дип, Әзһәм Гайсин әңгәмәне үзенең яраткан гаиләсенә күчерә.

    Яшьлегендә гомерлеккә дип сайлап алган Сафиясе белән берсеннән-берсе акыллы 3 кыз тәрбияләп үстергәннәр. Лениза, Гөлнара, Диләрә - өчесе дә югары белемле, тормышта да үз урыннарын тапканнар, менә дигән гаиләләр корганнар. Кияүләре дә әби-бабай дип өзелеп тора. Уртак сөенеч булып 5 онык үсеп килә. Ялларда шау-гөр килеп кунакка кайтып йөриләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: