Якты юл
  • Рус Тат
  • Сарманаевлар

    Кайбер кешеләр белән очрашу, җылы багланышлар яктысы гомер буе сине озата бара икән. Журналистикада беренче адымнарымны ясаганда янәшәмдә булган, алтын каләмле, кыю фикерле, үзенә һәм башкаларга акыллы таләпчән, туры атласын, абына күрмәсен дип яңа гына тәпи киткән баласын саклаган анадай, мине аяп, һөнәри осталыгымны туктаусыз чарларга этәреп торган остазым Зәйнәп...

    Аның әле ул чагында хәзерге кебек редакция машинасы көтеп торамы. Редакциянең мин килгәндә бер мотоциклы, җигүле аты, кышын кияргә бер толыбы бар иде. Аннары бер иске генә машина бирделәр. Зәйнәп апаның зарланганын ишеткәнем булмады. Уртак эш өчен яна белә, безнең күңелләрдә дә ялкын кабыза иде. Тирәнтен өйрәнелгән, саллы, нигезле язмалары белән сокландыра иде ул. Шуның өстенә 25 ел буе Чаллы халык театры сәхнәсендә берсеннән-берсе матур, хәтердә озак саклана, уйландыра торган образлар иҗат итте. Зәйнәп Җиһаншинаның "Төнге шәүләләр" китабы басылып чыгу "иске" чаллылылар өчен үзе бер куанычлы вакыйга булды. Анда аның күпсанлы шигырьләре дә тупланган иде. Ә "Төнге шәүләләр" драмасын байтак еллар төрле сәхнәләрдә куйдылар.

    Зәйнәп апа Бикләннең атаклы Сарманаевлар гаиләсеннән. Күптән түгел "Якты юл" газетасында аның энесе - Бөек Ватан сугышы ветераны Рәфкать ага Сарманаевның шигырьләре басылып чыкты. Энесе Хатәм Сарманаев (урыны җәннәттә булсын) белән аларның район гармунчылары ярышын шаулаткан чаклары күп булды. Икесе дә, төпкә җигелеп, колхозда эшләделәр. Һәвәскәр үзешчәннәр буларак, авылның җәмәгать тормышында актив катнаштылар. Зәйнәп апаның апасы, мәрхүмә Мәрьям апа, искиткеч моңлы тавышлы җырчы, танылган укытучы иде. Популяр җырчы Сәрия Нәбиуллина да шушы нәселдән - Мәрьям апаның кызы ул.

    Саҗидә апа Сарманаева - Чаллы халык театрында йөзгә якын роль иҗат иткән сәхнә остасы, гармун уйнап, җырлап һәрвакыт тамаша залын моңга күмәр иде. Төпчекләре Галия - мәгариф отличнигы, ә аның кызлары профессиональ музыкантлар. Кыскасы, Сарманаевлар - чын иҗатчылар, тумыштан бирелә торган талант ияләре. Алай гына дисәм дә ялгыш булыр - бу гаиләдә, минемчә, талантларны үстерүдә өлкәннәрнең үрнәге зур роль уйнагандыр. Әтиләре Җиһанша карт шигырьләр, мөнәҗәтләр чыгарган. Аларны балаларына кычкырып укый торган булган. Сәкедә сәхнә ясап, балаларыннан концерт куйдырган. Әниләре Әсма әбекәйне әле мин дә яхшы хәтерлим: Тукайның бик күп шигырьләрен яттан сөйли иде. Ә инде бу гаилә бергә җыелса, хәзерге "Мунча ташы"ң бер якта торсын: китә уен-көлке, шигырь сөйләү, нәселдәге нәни балаларның чыгышлары, гармунда ярышулар, өлкәннәрдән күрмәкче малайлар да гармун шыгырдата. Ул да булмый, берәр спектакльдән өзек күрсәтәләр. Хәмер ише әйбер өстәлгә ничек куелган, шулай торып калган чаклар да еш булды. Менә бу кич утырулар гомерлеккә хәтеремә кереп калды минем.

    Зәйнәп апа балаларын бик авыр елларда үстерде. Әйтергә генә ансат: ялгыз анага бишәү иде бит алар. Бөтен нәрсә талонга бирелә, кайсы кибеткә керсә дә колач җәеп каршыласалар да (Чаллыда танылган зат иде ул), беркайчан да вазыйфасыннан файдаланмады. Монда да Сарманаевларның баш бирмәс ныклыгы, намус пакьлеге, бердәмлеге, бар булганын уртаклашып яши белүләре ярдәмгә килә иде. Авылда яшәүче энеләре ярдәмнәреннән ташламадылар. Еш кына күчтәнәчләрен төяп, Мамадыштагы төпчекләре - Галия кайтып төшәр иде. Сарманаевларның язылмаган гаилә кануннары шундый: үзара ярдәмләшеп, шигъриятне, моңны юлдаш итеп, юктан да бәхет табып, азга да шөкер итеп яши белә иде алар. Шуңадыр, бу нәселдән эшсөяр уллар-кызлар (шәрәфле исемнәр алганнары да бар) үсеп чыккан. Араларында рәссам да, профессиональ музыкантлар да, журналист та, артист та, эшмәкәр дә, төзүчеләр дә бар.

    - Язганың йөрәгең аша чыксын,үзеңне тетрәндерсен, шул чагында укучыларыбыз күңеленә ачкыч таба алырсың. Ә бу журналистка бик кирәк. Тәнкыйть язасың икән, мин моны барыбер үзгәртәчәкмен дип җиң сызганып алын, ахыргача бар, язганың гадел һәм файда килерлек булсын, каләләмең йөгерек болай, тәҗрибә белән осталык та килер. Синең урының - газетада, - дип юрады миңа киләчәгемне остазым. Һәм мин, аның фатыйхасы белән, гомер юлымны журналистика дигән газаплы да, кызыклы да, рәхмәтсез дә, төнге йокыларны качыра, ерак юлларга дәшә торган хезмәткә багышладым. Ярты гасырга якын инде мин журналистика солдаты. Шөкер, хезмәтем бәяләнде, шәрәфле исемнәр алдым. Остазым Зәйнәп апаны мин сагынып, ихлас рәхмәт хисләре белән бик еш искә алам.

    Яңа гына гаилә корган чагымда аның аша мин Сарманаевларның, кем әйтмешли, күптармаклы гаиләләре белән аралаштым һәм, бал корты чәчәкләрдән бал җыйган кебек, аларның күркәм якларын күңелемә сеңдерергә, тормышымда кулланырга тырыштым.

    Күңелемдә саклана торган бер хатирәне искә аласы килә. Рәфкать абый Сарманаев күп еллар колхоз малларын көтте. Бик күндәм, үзе кебек йомшак холыклы, инде картаеп беткән аты бар иде. Шул малкае егылып үлгән, кайгыдан башын иеп, редакциягә апасы янына керде дә шул аты турында сөйләргә тотынды. Шунда мин, тыйнаксызлык күрсәтеп:

    - Исең киткән икән, Рәфкать абый, колхоз аты бит ул, - дип әйтеп салдым. Ә ул миңа яшь тулы күзләре белән карады да:

    - Колхозы да безнеке бит аның, - дип куйды.

    Бу вакыйга бик озак тынгы бирмәде миңа. Соңыннан Зәйнәп апа аның ат дагасын салдырып алып, атының төсе итеп, сандык төбенә салып куюын әйтте. Рәфкать абый эшкә тырыш, ирләрчә ныклы холыклы булса да, нечкә күңелле олпат зат булып исемдә калды. Әле күптән түгел генә аңа, Бөек Ватан сугышы ветераны буларак, фатир бирүләрен ишетеп шатландым. "Хәзер мин оҗмахта яшим", - дип "мактана" икән. Кызганыч, яшьли сөеп барышкан, пар күгәрченнәрдәй гомер кичергән, дүрт ул, бер кыз бүләк иткән Мөнәздәһәсе генә якты дөньядан иртәрәк китте...

    Сарманаевларның Җиһанша бабай салдырган төп йортлары Биклән авыл җирлегенә караган Кызыл юл авылында. Өлкән буыннарның бакыйлыкка күчүләренә дистәләгән еллар үткән, ә ата-ана нигезе кадерләп саклана. Җәй җитү белән бирегә илнең төрле якларыннан оныклар, оныкчыклар кайта. Нәкъ элеккечә, бакча-ишегаллары гөр килеп тора. Бакчасында яшелчәләр үстерәләр, күзнең явын алырлык гөлләр чәчәк атып утыра. Җыйнаулашып авыл читендәге зиратка баралар (әби-бабайлар, Зәйнәп, Саҗидә апалар биредә күмелгән), һәрберсенә чәчәкләр салалар, догалар укыйлар. Нигез-йортны кадерләп саклый белгән балаларның тормышы бәрәкәтле була. Иң сөенечлесе - яшь буында да Сарманаевларның гаилә традицияләре дәвам итә...

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: