Якты юл
  • Рус Тат
  • Куадыбызга 265 ел тула

    Быел Куады халкы авылның 265 еллыгын зурлап бәйрәм итәргә җыена. Авыл өч гасырга якын ничек яшәгән соң? Халкы ниләр кичергән?

    Безнең авыл кешеләре башта Бәтке тирәсенә барып урнашкан. Ә инде андагы җирле халык тарафыннан куыла башлагач, башка яшәү урыны эзләп киткәннәр. Ике яр бергә тоташкан матур урынга килеп чыгалар. Монда челтерәп чишмә дә аккан. Якында гына урман. Елга ярларының күп урыннарыннан атлап та чыгып булган. Ә хәзер ул ярлар бик тирән һәм киң. Урманнарны төпләп кискәннәр, шул җирләрне чистартып иген игә башлаганнар. Елдан-ел авыл зурайган. 1797 елда беренче тапкыр авыл халкын исәпкә алганнар. Авыл халкы мал асраган, иген иккән. Әҗе тавы ягында көнкүрештә файдаланырдай ташлык тапканнар. Авыл халкының тырышлыгы белән таштан амбарлар, келәтләр җиткергәннәр. Ап-ак ташлардан күперләр төзегәннәр, ишек алларына да җәйгәннәр.

    1896 елга кадәр авыл халкы шулай матур гына яши. Әмма шул җәйдә көчле давыл чыгып, авылның аксакалы Рәҗәп бабайлардан ут чыга һәм кырыклап йорт янып бетә. Бу янгында Рәҗәп бабайның карчыгы да янып үлә. Авыл халкы шул авыр вакытларда бәлагә очраган күршеләренә ярдәмгә килә, бер-берсен ташламый. Бердәм булып ике-өч гаилә бер йортта көн күрә башлыйлар. Уртак хәсрәт аларны шулай берләштерә дә инде. Тормыш дәвам итә. Ләкин 1929 елда мал асрап яхшы гына көн күргәндә, тагын авылга көтелмәгән афәт килә. Хөрмәкәй бабайлардан ут чыгып, егермеләп өй яна. Без үскәндә дә ул урамдагы бәрәңге бакчалары көл генә иде. Ул урыннарда бәрәңге үсмәде. Трактор белән сөргәч кенә көл аска төште. 1954 елны авылда тагын янгын чыга. Зөфәр Фасхиевләрдән ут чыгып, алты йорт яна. Тик шунысы мөһим, авыл халкы күпме генә янып-көйсә дә, ач-ялангач булса да, авылны таркатмый, көне-төне тырышып эшли. 1918 елда безнең Куады авылына да революция җилләре килә. Ир-егетләрне солдатка алалар. Безнең авылдан Гыйльфани абзый (Гыйльфан солдат) һәм Нигъмәтулла абзый (Сары солдат дип йөртәләр иде) исән-сау гына әйләнеп кайтканнар.

    1921 елда илгә, шул исәптән, безнең авылга да ачлык килә.Ул елны иртә яздан алып көзгә кадәр яңгыр яумый. Чәчкән икмәкләр җитешми. Малларын ашатырга азык булмагач, суеп ашарга мәҗбүр булалар. Күп кеше ачлыктан интегеп үлә. Яңа елдан соң, Россия өчен ярдәм сорап, Америкага Петербургның дин галиме мулла Муса Бигиев бара. Безнең Куадыга да ерак Америкадан ярдәм килә. Абдуллин Фәйзулла бабайның карчыгы Минкамал әби авыл халкына кукуруз, көнбагыш һәм ярмадан аш пешерә. Аны "Америка ашы" дип йөрткәннәр.1922 елда яңгырлар башлана, игеннәр уңа. Ләкин бер-бер артлы килгән янгыннарда зыян күргән, аннан соңгы ачлыктан хәлсезләнгән авыл халкы әле тиз генә ныгып китә алмый. Йорт салырга материал булмый. Шуңа күрә салган йортлар тәбәнәк, түбәсе саламнан, читән-коймадан, капка-лапаслар да утыртма читәннән булган. 1930 елларда авыллар язмышын тамырдан үзгәрткән колхозлашу чоры башлана. Кешенең ике аты булса, берсен колхозга алганнар. 1937-1938 елгы канлы репрессия безнең авылны да читләтеп үтми. Ике аты һәм бер сыеры булган кешеләрне кулак дип кулга алганнар. Безнең авылдан алты кеше кулга алына, берсе дә кире әйләнеп кайтмый.

    1941 елда Бөек Ватан сугышы башлана.Һәрбер өйдән ике-өч ир-егетне сугышка озата Куады. Бөтен авырлык карт-коры, хатын-кыз җилкәсенә төшә. Авыл халкы үзе ач-ялангач булса да, фронт өчен дип тырышып эшли, авырлыкларга бирешми. Яшь кенә кызлар-малайлар ат-үгез җигеп җир сукалыйлар, иген чәчәләр, кул белән урак уралар.

    Авыл кешесенә сынау арты сынау килеп кенә тора. Ил азатлыгы өчен җиңү яулаган ир-атларның күбесе кире әйләнеп кайтмый. Кайтканнары сәламәт түгел.

    Сугыштан соңгы иң авыр 1947 ел. Авыл халкы тагын җәфа чигә. Яңгырлар яумый. Язга чыккач, халык черек бәрәңге, алабута, кычыткан ашый. Колхозчы үзе иген иксә дә, тамагы ипигә туймый. Көне-төне басу-кырларда бил бөккән халыкның эшләгән көннәре өчен таяк кына сызалар.

    1951 елда гына халыкка 1 таяк өчен 100 грамм икмәк, ике тиен акча бирәләр. Район җитәкчелеге, халыкка икмәк биргән өчен, председатель булып эшләүче Зөфәр абый Фасхиевне вазыйфасыннан азат итә. Ике көн колхозчылар Зөфәр абыйны чыгармас өчен җыелыш җыялар, ләкин район башлыгы барыбер үзенекен итә. 1954 елга кадәр колхозчының йорты өч тәрәзәле, җил капкалы, лапас түбәсе саламнан була.

    Ә хәзер, Аллага шөкер, бөтен әйбер җитеш.Һәрбер йортка газы, суы кергән. Ашарга ни телисең, шул бар.

    Авылыбызның 265 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә без аның үткәнен барлыйбыз, киләчәгенә матур өметләр баглыйбыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: