Якты юл
  • Рус Тат
  • «Кадерле кешем минем»

    Шушы исемдә «Энергетик» мәдәният сараенда Чаллы һәм КамАЗ төзелешен беренче көннән җитәкләгән һәм 16 ел дәвамында Кама буенда гүзәл кала, гигант автозавод төзелешенә зур өлеш керткән олпат шәхес Рәис Кыям улы Беляев истәлегенә гаять җылы кичә узды. Исән булса, бүген ул кичәнең түрендә 80 яшен билгеләп үтәр иде. Арабыздан китүенә...

    Залда ут сүнә. Сәхнә экранында Рәис Беляевның таныш йөзе. Гүя ул төзелеш мәйданыннан кайтып кергән дә җитәкчеләр белән планерка үткәрә. Кайвакыт дәртләнеп сөйли, объектны тапшыру өчен удар айлык игълан итәргә, җаваплы кешеләр билгеләргә, нәтиҗәсен көн саен штабта чыгарып, төзүчеләргә игълан итәргә куша. Һәр чыгышында төзелеш кайнарлыгы, ярыш дәрте сизелә. Кинокадрлардан соң хезмәттәшләре Рәис Кыям улы турындагы истәлекләрен уртаклашалар. Аның оештыру сәләтен, төрле җирләрдән килгән төрле холыклы яшьләрне бердәм коллективка туплавын, төзелештә стахановчылык хәрәкәтен җәелдерүен, һәр кешенең тормыш-көнкүреше турында кайгыртуын, мәдәниятне үстерүгә зур игътибар бирүен, халык арасында киң колачлы эшчәнлеген конкрет мисалларда күрсәтеп сөйләделәр. Шәһәр Башкарма комитеты рәисе Наил Мәгъдиев, электәге хезмәттәшләре Уел Хөсәенов, Лидия Шилова, Юрий Петрушин, Александр Бабаев, Александр Евдокимов, Раиса Романова һәм башкалар Чаллының беренче санлы төзүчесе Рәис Кыям улы турындагы якты истәлекләрен уртаклаштылар. Фикерләре шундый: табигать биргән талантын ахыргача эшкә җигә торган легендар шәхес. Мондый кешеләрне бары тик үзе яшәгән чор, зур үзгәрешләр, яңарышлар, төзелешләр тудыра. Чаллы 70-80нче елларда нәкъ менә шундый кешеләрне ныклыкка, каһарманлыкка сынау мәйданы булды. Рәис Беляев олы көрәш мәйданында халкыбызның ихтирамлы батыры булып калды. Мәйдан тотучы батыр турында хезмәттәшләре, шәкертләре нәрсәләр әйтәләр?
    Наил Мәгъдиев: Беляев белән аның өлкә комитеты секретаре чагында очраштым. Мине яңа вазыйфага билгелиләр. Рәис Кыям улы белән күзгә-күз очрашкач, аның тәрҗемәи хәлем турында төпченеп сорашуын һәм игелекле фатихасы белән җаваплы эшкә керешеп китүемне һич онытасым юк. Хәзер менә язмыш Чаллыга китерде. Ул җитәкләгән, ул нигез салган һәм ныгыткан күпмилләтле Чаллы традицияләрен эзлекле дәвам итүне төп максатым дип саныйм һәм шәһәр халкы белән берлектә алда торган бурычларны уңышлы хәл итәрбез дип ышанам.
    Александр Евдокимов, «Камгэсэнергострой» оешмасының элеккеге башлыгы: Мин төзелешкә яшь белгеч булып килдем. Төзелешнең һәр этабында Беляев җитәкләгән шәһәр комитетының уңай йогынтысын тоя идем. Уйлап карагыз, 40 меңнән артык төзүчеләр яшәгән вакытлы поселокларны Рәис Кыямович инициативасы белән өч-дүрт ел эчендә бетерү, анда яшәүчеләрне бөтен уңайлыклары булган шәһәр йортларына күчерүне батырлык дими, ни дисең! Бу бит бөтенебез күз алдында башкарылды. Төзүчеләрнең тормыш-көнкүреше яхшырды. Рәис Кыямовичка рәхмәт хатлары яуды. Әйе, аның халыкка игелекле гамәлләре күп булды.
    Лидия Шилова, Чаллы шәһәр партия комитетының элеккеге идеология секретаре:
    Шәһәр партия аппаратында Рәис Кыям улы җитәкчелегендә 1972 елдан бирле 12 ел эшләдем. Бу еллар КамАЗ төзелешенең кайнап торган чагы иде. Ничек кенә вакыты тыгыз булмасын, ул төзү мәйданнарында була. Төзүчеләрнең эш шартларын яхшырту, транспорт белән тәэмин итү, үз вакытында ашау-эчүне оештыру көн тәртибеннән төшмәде. Аның кешеләргә игътибарлы булуын, авыр чакта ярдәм итүен онытырлык түгел. Олыны олы, кечене кече итә белү хисе ишле гаиләдә тәрбияләнүдән килгәндер, ихтимал. Ул кешеләрне үтәли күрә белә, сәләтенә карап яшьләрне үстерегә тырышты. Уңышларына шатлана иде.
    Рәис Кыямович җитәкчелек иткәндә, авыл хуҗалыгын шәһәр һәм КамАЗ төзелеше белән бер сафта, бер бөтен итеп карады. Шәһәр яны авыл хуҗалыгы зонасында зур төзелешләр җәелде, яшелчәчелек, ит-сөт җитештерү хуҗалыклары барлыкка килде. Яңа поселогы төзелә башлады. Маллар саны бермә-бер артты. Авылларда торак йортлар, юллар җитештерү һәм социаль-мәдәни биналар салуга байтак акча бүлеп бирелде. Кошчылык, дуңгызчылык, терлекчелек комплекслары, теплица комбинаты төзелеп сафка тапшырылды. Болар барысы да тиз арада үсә барган Чаллы халкын азык-төлек белән тәэмин итү өчен эшләнде.
    Рәис Кыям улын искә алу кичәсендә Тукай районы хезмәтчәннәре төркеме дә катнашты. Сәхнәгә күтәрелгән Тукай районы хакимияте башлыгы Васил Хаҗиев талантлы җитәкче Рәис Кыям улы белән тыгыз бәйләнештә эшләгән елларын искә алды.
    - Район халкы аның эчкерсез ярдәмен һәрдаим сизеп торды. Республикада шактый катлаулы сәяси чорда район халкы аңа зур ышаныч күрсәтеп, республика Дәүләт Советына депутат итеп сайлады. Сайлаучылар наказларын үтәү өчен күп тырышлык куйды. Халык белән эшләүдә Беляев мәктәбен узуны зур бәхет дип саныйм, - диде рәхмәт хисләре белән В. Хаҗиев.
    Район башлыгы сүзенә кушылып, Тукай район партия комитетының элекке секретаре Фәимә Гыйниятуллина Рәис Кыямовичның савучылар һәм механизаторлар турында кайгыртучанлыгын аерым бер мисалда сөйләп күрсәтте. Районда дүрт-биш мең килограмм сөт савучылар клубы эшли иде. Шуларның берсендә Рәис Беляев та катнаша. Ул савучыларның тешләренә игътибар иткән. Кайберсенең теше төшкән, кайберсенең ашалган.
    - Фәимә, бу хатыннарның тешләрен алтыннан куярга кирәк. Һичбер чиратсыз. Шуны эшләгез, - дип әйтә. Бу хәл җиңел булмаса да, беренче кушкач үтәлә.
    Мондый мисалларны Рәис Кыям улының эш стиленнән күпләп китерергә мөмкин. Ул иртән эшкә килешли азык-төлек кибетләренә сугылып чыга. Берәр төрле ярма сорый. Юк икән, аның сәбәбен үзе үткәрә торган планеркада ачыклап, җитешсезлекне тиз арада төзәттерүгә ирешә иде.
    Истәлекләр, истәлекләр... Кемдер бирелгән вакыт аралыгына сыешмыйча сөйләвен дәвам итә. Нишлисең, Беляев кебек асыл милләттәшебез турында минут эчендә нәрсә генә сөйли аласың. Чөнки Беляев - үзе бер дөнья, олы бер шәхес, халкыбыз горурлыгы.
    Кичәне «Энергетик» мәдәният сарае хезмәткәре, Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева тирән эчтәлекле, зәвыклы һәм уйландырырлык итеп оештырган. Сәхнә осталары берсеннән-берсе матур чыгышлары белән тамашачының рухын сафландырдылар. Олы экраннан олпат затыбыз Рәис Кыям улы Беляев саф татар телендә үзенең тормыш һәм хезмәт юлы белән таныштырып, яшьләргә тормышта һәрчак батырлыкка урын булуы турында сөйләде. Батырларны замана тудыра. Ә Рәис Кыям улы Беляевка чорыбызның бөек төзелеше КамАЗ, Чаллы шәһәрен һәм авыл хуҗалыгы зонасын төзү бурычы туры килде. Ул аны меңнәрчә кешеләрне туплап, намус белән үтәп чыкты.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: