Якты юл
  • Рус Тат
  • Игелек булган җирдә бәхет бар

    Хатын-кыз бәхете, шәхсән, синең бәхетең нәрсәдә, Нәсимә, дигән сорауга ул тыйнак кына елмаеп: " Минем бәхетем ул - минем гаиләм, якын кешеләремнең шатлык-сөенечләре, өмет-хыяллары, көндәлек мәшәкатьләргә уралган тормышым, яшәешем," - диде һәм бераз уйланып торганнан соң фикерен дәвам итте. "Мин үземнең бәхетле булуым өчен, иң беренче чиратта, кадерле әниемә бурычлы....

    Шомырт кара күзләреннән илаһи нур, татар хатыннарына гына хас итәгатьлелек, сабырлык бөркелеп торган бу сөйкемле ханым - тумышы-яшәеше белән үзебезнең Тукай районы Малтабар авылы кызы Нәсимә Гобәйдуллина, аның гаиләсе белән танышуым белән мин дә бәхетле. Төзек яңа өйләрдән торган үзәк урамның нәкъ түрендә, ап-ак таштан салынган биек, мәһабәт йортта яши Гобәйдуллиннар. Ныклы ихата-сарайларыннан ук биредә хуҗалыкчыл, тырыш кешеләр яшәгәне күренеп тора. Чип-чиста итеп себерелгән (10 башлап эре мал асрыйлар димәссең) ишек алдындагы тәртипкә хәйран калып торганнан соң, болдыр баскычына чыгып каршы алган хуҗабикә артыннан ияреп, сабый чакның иң тәмле хатирәсен келт итеп искә төшергән - яңа пешкән тәмле мич ипие исенә хушланып алгы өйгә узам. Сул кулдагы аш бүлмәсен ямьләп торган мич керәч кебек ап-ак итеп агартылган. Соңрак белдем: атна саен камыр куеп мич тутырып ипекәй пешерүче дә, шушы мичне ялт итеп тотучы да уңган - Нәсимәнең каенанасы 86 яшьлек Маһирә апа үзе икән, сөбхәналла.

    Идәненә матур бизәкле йомшак келәм җәелгән, тәрәз төпләрендә шау чәчкәле кына, яран гөлләре балкып утырган болын кадәр иркен залда сулыш алулары да бөтенләй икенче шул. Безне ачык йөз белән каршы алган өй хуҗасы - Нәсимәнең гомер юлдашы Мирхәт һәм җете чәчәкләр төшкән яулыгын аркасына төшереп, татар әбиләренә генә хас пөхтәлек һәм җыйнаклык белән матур итеп бәйләп куйган Маһирә апа белән танышам, хәл-әхвәл сорашам. Сүзләр сүзгә бәйләнеп, әңгәмә акрын гына бүгеннән узганга күчә: дистә еллар дәвамында шушы матур мохитны кадерләп саклап яшәүче тату гаиләнең гомер йомгагын сүтәбез.

    Тәүге мәхәббәт кыйссасы һәм кызыл туй

    Нәсимә бу йортка килен булып моннан 23 ел элек 1989 елда килә. Армиягә киткәнче үк 17 яшьлек Нәсимәгә күзе төшә Мирхәтнең. Хезмәт иткәндә дә гел уеннан чыгармый. Кызның үзенә дә хезмәт сөючән, тәртипле гаиләдә үскән акыллы егет бик тә ошый. Шуңа күрә Ватан алдындагы изге бурычын намус белән үтәп кайткан, солдат киеменнән тагын да чибәрләнеп, ыспайланып киткән егетнең көн дә клубтан озатып куюына каршы килми, шундый егетнең аны сайлавы белән горурлана. Ләкин һәр нәрсәне төптән уйлап хәл итәргә күнеккән кыз ашыкмый: әле ике еллап бөтен авылдашларын сокландырып, бик матур итеп йөриләр яшьләр. Һәм, ниһаять, яңа 1989 елга аяк басканда Нәсимәнең әнисе Рәйсә апаның ризалыгын алып, ике як та киңәшләшеп туй көнен билгелиләр. Шул елның 10 мартында Мирхәт Гобәйдуллин кызыл туйлап, бөтен авылны аһ иттереп, бизәлгән машинага утыртып алып кайта сөйгәнен - авылның иң чибәр, иң уңган кызын.

    Киленемә рәхмәт укып яшим

    Маһирә апа белән Шәйхулла абзый ап-ак мендәргә бастырып, бал-май каптырып, бөтен йоласын җиренә җиткереп кабул итәләр сөекле киленнәрен. Шушы нигезгә аяк баскан көненнән башлап Нәсимә аларга әткәй һәм әңкәй дип кадерләп-хөрмәтләп дәшә.Үзен дә кызым дип ачык йөз белән каршы алалар. «Киленем бик акыллы, сабыр булды, 23 ел дәвамында бер генә тапкыр да сүзгә килгәнебез булмады. Үзем кебек чисталыкны, пөхтәлекне ярата, уй-фикерләребез дә гел уртак булды. Гомер буе киңәш- табыш итеп яшәдек. Аларның матур, тату яшәвенә дә сөенәм, игелекле, мәрхәмәтле булганнары өчен Аллаһымнан хәерле озын гомер телим үзләренә. Килен булып төшкәннән бирле тумыштан инвалид өлкән улымны - Шәйхенур абыйсын сабый баланы карагандай кайгырта, чәчен дә пөхтәләп алып тора, бер генә атна да мунча кертми калдырганнары юк, Мирхәтем белән икәүләп юындыралар. Шулай әйбәтләп караганга да яши бахырым, быел 65 яшь тула,» диде Маһирә апа, күзләренә мөлдерәп тулган яшьләрен көчкә тыеп.

    Авылда да абруе зурдан Нәсимә Гобәйдуллинаның. Аның турында сүз башлауга әбекәйләр: «Почта гына таратмый, ничә еллар инде авыл кешеләренә шатлык өләшә Нәсимәбез, субсидия-пенсияләребезне көне-сәгате белән Калмия почтасыннан кайтарып җиткерә. Шулкадәр әйбәт, тәүфикълы бала, исән-имин генә йөрсен,» дип теләкләр теләделәр. Елның теләсә кайсы фасылында көн саен юлда Нәсимә. Җәен скутерда яки велосипедта җилдертсә, язын-көзен, карлы бураннарда ат җигеп Мирхәте белән бергәләп алып кайталар газета-журналларны.

    Каенанам түгел, кадерле әңкәем

    «Килен хезмәтен үти башлаган беренче көнемнән үз баласы кебек кабул итте, иңемнән кочып тормыш итәргә өйрәтте мине акыллы, зирәк каенанам. Яхшылыгы белән икенче кадерле әңкәемә әйләнде,» - ди Нәсимә рәхмәт хисләре белән. Балачагы, яшьлеге авыр елларга туры килгән Маһирә апаның, ачлыгын да, михнәтен дә үз җилкәсендә татыган. Ләкин беркайчан да күңел көрлеген, кешеләргә булган ышанычын югалтмаган. Мәрхүм Шәйхулла абзый белән бик матур гомер иткәннәр, 7 бала тәрбияләп үстергәннәр, барысы да исән-имин. Маһирә әбинең инде 15 оныгы, 8 оныкчыгы бар. Гомумән бәхетле әби, кадерле әни ул. 2 улы Әхәт белән Рәҗәп шушы урамда күршеләр генә булып яшиләр. Уртанчы улы Рафаэль Чаллыда яши, өлкән кызы Оркыя Казанда, кечесе Нәкыя күрше Калмия авылында кияүдә. Әниләрен кадерләп кунактан-кунакка гына йөртәләр. Без килгән көнне дә Калмиядәге кызы кунакка чакырган иде. «Әниебез беребездән дә артмый. Ул өйдә булганда күңелебез тыныч. Булат та, Шәйхенур абыебыз да караулы. Гомумән, өй мәшәкатьләре әле бүген дә әңкәй өстендә. 90 ны ваклыйм дип тормый, һаман йөгерә. Без эштән кайтуга тәмле ашын өлгертеп, токмачына кадәр кисеп куя. Мич коймагын да аннан да тәмлерәк итеп пешерүче юк. Әле безне сөендереп, өебезнең нуры булып 100 гә кадәр яшәсен иде. Барыбыз да бик яратабыз үзен,» - ди Маһирә апаның яраткан килене.

    Тату гаиләдә тормыш та җиңелрәк

    Бу йорттагы мәшәкать, чыннан да, тавык чүпләп бетермәслек. 20 ләп баш эре мал гына асрыйлар Гобәйдуллиннар. Кош-корты да җитәрлек. Әле җәен бакча тутырып яшелчәсен дә үстерә уңган хуҗабикә. Инде кызыл борыч, помидор үсентеләре матур гына тишелеп, күтәрелеп тә килә. Елның-елында баз тутырып тозламасын, салатын да ясый икән. «Кайчан гына җитешәсең барысына да?» дигән сорауга: «Без бит бөтен эшне Мирхәт белән бергәләп эшләргә күнеккән,таңнан торып, икебез дә эшкә киткәнче малларны карап-ашатып китәбез. Мин сыерларны сауган арада ул малларның астын чистарта, ашарларына сала. Шулкадәр малны ( 4 савым сыеры, 2 тана, 2 үгез, 2 ат). барың бертигез тырышмасаң, асрап булмый. Балаларга азмы-күпме ярдәм булсын дип алындык бу эшкә. Маллар өчен печәнне 5 гектардагы пай җирендә үзебез үстерәбез, кышлык запасны бөтен гаилә белән туплыйбыз. Гомумән, хуҗалыктагы зур эшләрнең барысын да балалар белән бергәләп ерып барабыз. Техника кирәк булганда, Мирхәтнең абыйлары булыша,» - дип җавап бирде Нәсимә. «Аллага шөкер, балалар хезмәт сөючән, тәртипле булып үстеләр. Әле менә шушы көздә өлкән кызыбыз Алияне матур итеп туйлап кияүгә бирдек. Тормышларын корып җибәрергә булыштык. Бүгенге яшьләргә яшәп китүләре бигрәк тә кыен бит. Итен-сөтен саткан акчага шулай үз тормышыбызны да, аларныкын да көйләп-җайлап алып барабыз,» - дип хатынының сүзләрен җөпли Мирхәт.

    Тормыш дәвам итә. Шул ук көзне Алмазны армия сафларына алганнар. «Баштарак бик ямансу булды, ике бала берьюлы өйдән чыгып киткәч. Әле ярый кырыебызда юанычка төпчегебез Булат бар. Апа-абыйлары кебек бик ипле, акыллы бала, инде ул да кул арасына кереп бара, көченнән килгәнчә әти-әнисенә булышып мәш килә,» - дип Маһирә апа да әңгәмәгә кушыла. Булатны абыйсыннан 14 яшь ара белән алып кайтканнар. Олыгайган көнебездә яныбызда булыр дип. Чыннан да, бала булган җирдә ямь бар. Барысына да бик кадерле ул, сөеп кенә торалар. Берсен-берсе бүлешә-бүлешә аның уңышларын сөйлиләр. Ә Булат миңа бик җитди кыяфәт белән рәсемнәр белән тулган альбомын күрсәтә. Ямь-яшел агачларны да, үзләре яшәгән яшел түбәле йортны да, яшел үләнле киң урам буйлап зур кояш яктысында кечкенә улларын ике яклап җитәкләп килүче әтисе белән әнисен дә әле нәни рәссам тәгаен гына тасвирлый алмаган, ләкин шунысы аермачык: ул бәхетнең якты, матур төсләрдән торганын инде яхшы аңлый.

    Бу гаиләдәге җылылык, ихласлылык, бер-берсенә булган мөнәсәбәтләрдәге эчкерсезлек, тирән хөрмәт мохитында күп булса, ярты сәгать торылгандыр, тик шул кыска гына вакыт эчендә озын гомергә җитәрлек рухи канәгатьләнү алдым. Иң мөһиме, бәхет, хатын-кыз бәхете турындагы уй-фикерләрем тупланган күңел сондыгына бик тә кирәкле тагын берничә бәяләмә өстәлде. Игелекле, шәфкатьле кеше генә чын мәгънәсендә бәхетле була һәм башкаларны да бәхетле итә ала.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: