Якты юл
  • Рус Тат
  • Хатларга кушып шатлык өләшә Рәкыя апа

    Бүген без барыбыз да интернет челтәре чолгап алган югары тизлекләр заманында яшибез. Бер караганда, бик тә уңайлы: барлык төр түләүләрне - фатир өчен, утка, суга, газга тиешлесен дә, банкка кредиттан алып кәрәзле телефонның балансын тутыруга кадәр - өеңнән чыкмыйча гына интернет аша түләү мөмкинлеге бар.

    Конвертка салып хат җибәрү, хат алышу да кулланылыштан чыгып бара, дисәк тә ялгыш булмас. Әйтик, үсеп килүче яшь буын бүген үзләренең танышлары, дуслары белән бары тик интернет аша гына аралаша. Җайлы һәм тиз. Скайпка керәсең дә, хат алышып кына түгел, танышыңның тавышын ишетергә, видеозвонок ярдәмендә "күзгә-күз карап" аралашырга да була. Ләкин ни дисәң дә, интернет кешене алыштыра алмый һәм авыл җирлеген һәр өйгә кереп, хәл-әхвәл сорашып, олысы-кечесенең күңелен күрә белүче ачык йөзле, өлгер хат ташучылардан башка күз алдына да китереп булмый.

    Язмам авылыбызның күңел көзгесе, үз эшен яратып башкаручы хат ташучы Рәкыя апа Йосыф кызы Шәмсетдинова турында. Тумышы белән Ташкичү авылыннан ул. Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң Сарман районының Нөркәй авылына зоотехник булып эшкә кайта, шунда насыйп ярын табып кияүгә чыга. Бик матур яшиләр, бер-бер артлы өч сабыйлары дөньяга килә. Шуларны уртак көч-мәхәббәт белән үстереп, дөнья мәшәкатьләренә уралып яшәп ятканда, хәерсез язмыш аның гомер юлдашын, өч баланың әтисен тартып ала. Хәсрәт уты йөрәген өтсә дә, үзен кулга алып, бөтен җанын-тәнен биреп яраткан эшенә чума, эштән соң вакытын газиз балаларын тәрбияләп кеше итүгә багышлый Рәкыя апа. Өч баласы да, югары белем алып, тормышта үз урыннарын табалар, үз гаиләләрен булдыралар. Ялгыз калган чакларда юксыну, туган авылын сагыну хисе торган саен ешрак били аның күңелен һәм, ниһаять, тәвәккәлләп туган Ташкичүенә әйләнеп кайта ул. Күпмедер вакыттан соң шундый авыр сынаулардан соң да тормышка-яшәүгә булган ышанычын, күңел матурлыгын югалтмаган Рәкыя апага Аллаһы тәгалә бәхет бүләк итә - ул үз язмышын очрата. Алмаз абый да тормыш иптәшен югалткан була. Холык-фикерләре дә туры килә, кушылып яшәп китәләр. Алар бүген дә бер-берсенә иптәш һәм терәк. Туган авылында да үзе яраткан хезмәтен яратып башкара Рәкыя апа, шактый вакыт ферма мөдире булып эшли. Олыгая төшкәч, почта хезмәтенә алына һәм ачык йөзле, тәмле телле җитез хат ташучыны авыл халкы бик тиз үз итә. Лаеклы ялга чыкканнан соң да яраткан эшен дәвам итә ул. Һәр йортта Рәкыя апаны көтеп алалар, чөнки ул үзе белән куанычлы хәбәрләр белән бергә матди иминлек алып керә: пенсиясен дә, субсидиясен дә көне-сәгате белән алып кайтып җиткерә. Әле бит аның иңнәрендә башка мәшәкатьләр дә җитәрлек: газета-журналларга яздыру, халыктан төрле түләүләргә акча җыю дисеңме, әле кәрәзле телефонына акча салу мөмкинлеге булмаган өлкәннәргә дә бик теләп ярдәм итә. Кешеләргә игътибарлы, кешелекле һәм искиткеч тыйнак булганы өчен ярата, хөрмәт итә аны авыл халкы. Яшьләргә биргесез өлгерлек, җаваплылык белән башкара ул үзенең хезмәтен. Табигатьнең нинди фасылына, нинди һава шартларына карамастан, почтаны көн саен күршедәге Мус. Завод авылыннан җәяү барып ала ул. Исән-имин генә йөрсен, әле безне сөендереп озак эшләсен дигән теләк тели аңа рәхмәтле авылдашлары.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: