Якты юл
  • Рус Тат
  • Булганына шөкер итеп яши туксан яшьлек Маһира әби

    Сәет авылында яшәүче Маһира Гыйльметдиновага бу атнада 90 яшь тулды. Кышның зәмһәрир суыклары чатнап торган аенда туган шушы ипле, мөлаем ак әбине котларга дип, район хакимиятеннән дә, авыл җирлеге һәм җирле ветераннар советыннан да килгәннәр иде. Алар Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның җылы эчтәлекле тәбрикләү хатын алып килгәннәр.

    Чәршәмбе иртәсе өтереп алучы салкыннары белән куркытса да, юбиляр янына ашыккан без фәкыйрьләрегезне ул туктата алмады. Бер сәгатькә якын вакыт үттеме икән, без Маһира әбинең йорт капкасы каршына килеп туктаган идек инде. Безне анда җирлек башлыгы Зиннур Сәгыйтов каршы алды.
    Яулыгын чын ак әбиләрчә чөеп бәйләгән Маһира әби ахирәте, яшьлек дусты Саимә әби белән бергәләшеп район кунакларын көтеп утыралар иде.
    Район башлыгы Васил Хаҗиев исеменнән «Якты юл» газетасы баш мөхәррире Инзилә Әхмәтгәрәева юбилярга ихлас теләкләрен белдерде.
    - Маһира әби, сезнең яшьлегегез иң авыр сугыш елларына туры килгән. Мохтаҗлык, ачлык-ялангачлыкка карамастан, сез түзем, тырыш була белгәнсез. Тылда башкарган фидакарь хезмәтегез белән Җиңү көнен якынайткансыз. Рухыгыз көчле, Җиңүгә ышанычыгыз сезгә коточкыч авырлыкларны җиңәргә көч биргән. Сезнең батырлык үрнәге буыннардан-буыннарга күчеп яши. Сезнең илсөярлегегез, Ватанга бирелгәнлек хисе яшьләр өчен үрнәк. Балаларыгыз, онык-оныкчыкларыгыз игелеген, мәхәббәтен тоеп озак еллар яшәргә язсын сезгә, - дип, аллы-гөлле чәчәк бәйләмен, истәлекле бүләк тапшырды ул.
    Сәмәкәй авыл җирлеге башлыгы Зиннур Сәгыйтов та Маһира әбине барлык авылдашлары исеменнән бәйрәм белән котлады.
    Шул арада кунаклы йортка Сәет авылының ветераннар советы рәисе Гөлсинә Гәрәйшина килеп керде. Ул да туксан яшен тутырган авылдашын бәйрәме белән котларга, хәл-әхвәл белешергә ашыккан.
    Барлык теләкләр дә әйтелгәч, Маһира әби кунакларны чәй өстәленә дәште. Шифалы үләннәр салып пешерелгән кайнар чәй, авыл балы һәм башка тәм-томнар алдында аралар тагын да якынаеп, җылынып китте. Аралашу салмак кына юбилярның тормыш юлына, яшьлегенә барып тоташты.
    Маһира әби төп Сәет авылы кешесе. 1924 елның 29 гыйнварында гади авыл кешеләре: Зариф белән Мәгъданиса гаиләсендә беренче бала булып дөньяга аваз салган. Алты балалы ишле гаиләдә өлкән кыз булгач, ул кечкенәдән үк энеләрен, сеңелләрен карап, эшкә өйрәнеп үскән. Сәмәкәй авылында җидееллык мәктәпне тәмамлаган. Аннары яшь кызны ул елларда гадәти хәл булып саналган вербовка буенча, башка егет-кызлар белән бергә, Ростов якларына эшкә җибәргәннәр.
    - Һәр кешегә берешәр зур гына вагонеткалар беркетәләр иде. Без, ябык кына, әле сөякләре дә ныгып җитмәгән кыз балалар, шуңа өеп ком тутыра торган идек. Бик авыр эш иде ул. Ул вакытларны хәтердә яңартканда: «Ничек кенә эшләдек микән?» дип, әле дә исем-акылым китеп утырам, - дип сөйләде ул Ростовта кичергәннәре хакында.
    Анда эшләүләренә бер ел тулыр-тулмас сугыш башланып китә. Яшьләр, Маһира да алар арасында туган якка кайтыр юлга чыгалар. Сугыш афәте алып килгән ыгы-зыгы, буталчыклык аркасында йөз михнәт аша, көч-хәл белән генә кайтып төшә ул туган авылына. Бер айга сузылган ул сәфәрдән соң, рәтле ашау күрмәгән Маһира бик нык ябыгып, суырылып кала.
    Туган нигездә дә хәлләр сөенерлек булмый шул. Әтисе Зарифка да фронтка китәргә повестка килгән. Авылның башка имәндәй таза ир-атлары белән фронтка китеп бара әтиләре. Хатын-кызлар, бала-чага, карт-коры иңнәренә төшкән авыр йөкне Маһирага да күтәрергә туры килә. Ипине туйганчы ашау түгел, валчыгын да күрмәгән халык көне-төне эшли, ат иярләп фронт өчен дип иген үстерә, ә кичләрен солдатлар өчен җылы кием әзерли...
    Эштән кайткач та, Маһира әнисенә кечкенә энеләрен-сеңелләрен карашырга, ач тамакларын тук итәргә тырышып урман юлларын иңләп кычытканын, гөмбә-җимешен хәстәрли. Авыр булса да яшәргә тырышып йөргән чакларында әтиләренең Смоленск тирәсендәге сугышларда һәлак булуы турында хәбәр килә. Тол калган әнисе Мәгъданиса өчен Маһира бердәнбер ышанычлы терәк, таянычка әверелә.
    Сугыш еллары булса да, күпме яшь, кан түгелсә дә, яшьлек яшәргә, үсәргә тели. Шундый кырыс шартларда да яшь гаиләләр, балалар туа тора. Эштән кала башканы күрмәгән Маһира да үзенең мәхәббәтен очрата. Сугыштан яраланып, бер кулы гарипләнеп кайткан Шәйхенур исемле егет белән таныша ул. Хуҗалык рәисе итеп билгеләнгән Шәйхенур һәм сыер савучы да, бригадир да булып эшләгән Маһира арасында мәхәббәт җепләре үрелә. Йортка ир кулы кирәк, әнигә дә файдасы тими калмас дигән уйлар белән, кыз егетнең тәкъдименә риза булып, килен булып төшә. Шул көннән алып алар бергә 30 ел иңне-иңгә куеп, татулыкта, бер-берсен сөеп яшиләр. Бергә биш бала табып үстерәләр.
    Үткәннәрен уйчан гына күз алдыннан уздырганда, Маһира әби вакыт-вакыт тын кала. Ул инде байтак вакыт бакый дөньяга киткән Шәйхенурыннан башка гына үзенең көнен үзе күрә. Йөрәк пәрасе булган биш бөртек балаларының да, ни кызганыч, бүгенге көндә икесе генә исән. Теле белән әйтмәсә дә, Маһира әбинең йөрәгендә, күңелендә булган авыр хисләрне без дә тойдык.
    - Без күргән сугыш елларындагы авырлыклардан да ачырак булды бала югалту хәсрәте. Ярый инде, Аллага шөкер, ике кызым исән. Берсе - Минзәләдә, икенчесе Чаллыда яши. Алар гел кайтып, хәлемне белешеп, ярдәм итеп торалар. Оныкларым, оныкчыкларым да миңа яшәргә көч бирә, - ди әбекәй. - Аннан кала Оргыды авылында һәм Ижау шәһәрендә ике бертуганым исән әле, шулар белән дә аралашып торам. Зиһенем нык, аякларның сызлауларын искә алмаганда, сәламәтлегем дә зарланырлык түгел. Шуның өчен Аллаһы Тәгаләгә шөкер итеп, тормышның ямен табып яшәргә тырышам.
    Сугыш елларында фидакарь хезмәте өчен күпсанлы медальләр, күкрәк билгеләре белән бүләкләнгән Маһира әбигә сокланмыйча мөмкин түгел. Гомеренең шулай озын булуы да күргән авырлыклары, хәсрәтләре өчен бер бүләктер, миңа калса. Тагын бик озак еллар сәламәт булып яшәргә язсын иде аңа. Чөнки Маһира әби кебек яхшы, саф күңелле кешеләр - кырыс заманыбызга нур өстәүче якты үрнәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: