Якты юл
  • Рус Тат
  • Борды авылындагы эшмәкәр Тимофеевлар ит эшкәртү серләрен белә

    "Авылга күчеп кайтыр идек тә, анда эш юк бит. Эше булса, хезмәт хакы кечкенә", - дигән сүзләрне шәһәр кешесеннән еш ишетергә туры килә. Алардан аермалы буларак, Борды авылындагы Михаил һәм Зинаида Тимофеевлар - башка куәстән. Шәһәрдән авылга күчеп кайткач, алар югалып калмаганнар. Күп уйлап тормастан, ит эшләнмәләрен җитештерү һәм сату...

    Без килгәндә, Михаил Васильевич эш белән мәшгуль иде. Капка төпләренә машина килеп туктаган. Алары - әзер продукцияне алып китүчеләр икән.

    - Без ит эшләнмәләрен ваклап сату белән шөгыльләнәбез. Бу эшне күптән түгел генә җайга салдык, - диде ул. - Итне фермер хуҗалыкларыннан сатып алабыз. Гадәттә, ул - дуңгыз ите, вакыты белән сыер ите дә булгалый, - диде Михаил Васильевич.

    Без ит эшкәртү цехында. Биредә операция бүлмәсендәге кебек чисталык. Бернинди чит-ят ис юк, һәрнәрсә тәртип белән тезелгән: итне өлешләп бүлү өчен махсус өстәлләр, кирәкле җайланмалар - һәммәсе уңайлы итеп куелган.

    - Эшебезне тиешенчә башкарырга тырышабыз. Бөтен санитар кагыйдәләрне истә тотып, закон кысаларында эшлибез, салымнарны түләп барабыз, - ди хуҗа. - Әлбәттә, нигездә тәртипне биредә җәмәгатем Зина тәэмин итеп тора. Ул эшнең җаен белә. Аның белеменә, тәҗрибәсенә нигезләнеп оештырылган эш инде бу, - диде ул.

    Зинаида ханым Михаил Васильевич белән шәһәрдән авылга күчеп кайтканчы, Чаллы ит комбинатында эшләгән. Шуңа күрә дә ул итне ничек, нинди категорияләргә аерып бүләргә кирәклеген яхшы белә. Заказ бирүчеләрнең теләкләренә карап, алар итнең карбонат, шашлык өлешләрен, койка өчен җыелмалар әзерлиләр. Сатып алучыларга килгәндә, алар, гадәттә, күрше-күлән, пенсионерлар, якын-тирә авыл кешеләре. Үзләренә кулай вакытта Тимофеевлар йортына килеп, кирәк кадәрен үзләре үк алып китәләр. Эшмәкәрләр продукцияне читкә алып чыгып сәүдә итмиләр. Аларның мондый гамәл өчен хокуклары да юк икән. Ләкин, Михаил Тимофеев әйтүенчә, Ходай рәхмәте, бу аларның хезмәтенә артык йогынты ясамый. Предприятиеләре зур булмаса да, эшләр ярыйсы гына бара. Бәяләр турында сүз чыккач, аларның базарныкыннан кыйммәт булмавы ачыкланды. "Бәяләр көн дә үзгәреп кенә тора. Шуңа күрә монысы шушы, тегесе бу бәядән дип төгәл генә әйтеп булмый", - диештеләр ирле-хатынлы Тимофеевлар.

    Күптән түгел алар цехларына ит ыслый торган махсус җайланма сатып алганнар. Әлеге аппаратның хакы 100 мең сумнан артык икән. Тимофеевлар исә, акчаны янга калдыру максатыннан, аның бераз кулланышта булганын сатып алганнар. 90 мең сумлык бу җайланма белән алар сатылмыйча калган дуңгыз маен ыслап, үзләре тоталар. Алай гына да түгел, авызда эреп торырлык бу тәмле ризыкны дусларга, таныш-белешләргә, сораган кешеләргә түләүсез дә бирәләр икән.

    - Итне сатуга әзерләгәндә, маен кертмибез. Аны ташлап булмый бит инде. Булганны исраф итәргә ярамый. Шуңа күрә уйлап-уйлап тордык та шушы җайланманы алып куйдык. Халык элек-электән куллана торган киңәшләргә таянып, майлы калҗаларга төрледән-төрле тәмләткечләр сөртеп, аларны ыслыйбыз, - дип сөйли Михаил Васильевич. - Шулай да киләчәктә кирәкле рөхсәт кәгазьләрен җыеп, аны да кәсепкә әйләндерү уемда бар, - диде ул.

    Әлегә алар эзләнү юлында - ит ыслау серләрен өйрәнәләр. Узган гасырның урталарында нәшер ителеп, заманында дәүләт бүләгенә ия булган казылык җитештерү технологиясенә багышланган китаплары да бар. Шул китаптагы кайбер киңәшләрдән файдаланалар икән. Уйлаганнары тормышка ашса, өйрәнгәннәренең кирәге чыкмый калмас.

    Ысланган продукциядән Тимофеевлар керем алмасалар да, аның чыгымнары аз түгел. Ыслау җайланмасын эшләткәнгә, электр энергиясенә байтак түләргә туры килә икән. Аннан кала, ыслаганда иткә, майга хуш ис бирүче Бук агачы йомычкасы да очсыз түгел. Бер капчыгы 1000 сум тора.

    - Авылыбызда шундый кешеләрнең яшәвенә сөенәбез, - ди эшмәкәрләр турында Борды авыл җирлеге башлыгы Роза Әбделманова. - Авырлыклардан курыкмыйча, шундый эшкә алынганнар. Ярдәмчел дә үзләре. Нинди генә йомыш белән керсәк тә, борып чыгармыйлар, хәлләреннән килгәнчә авыл бәйрәмнәрен уздырырга матди ярдәм күрсәтәләр. Бик уңган гаилә.

    Чыннан да, авылда үз эшләрен башлап, аны нәтиҗәле итәргә омтылулары - мактауга лаек. Михаил Васильевич үзе тумышы белән Борды авылыннан. Ата-ана нигезендә йорт җиткереп, быелгы җәйдә, нәкъ менә Сабан туе алдыннан өй туе уздырып, шунда яши дә башлаганнар. Ул йорт читтән үк күзгә ташланып тора. Күп көч, тырышлык куеп, яратып эшләнелгән. Йорт эче дә бик матур. Аллы-гөлле чәчәкләр ямь өстенә нур өсти. Бу да хуҗа белән хуҗабикәнең уңганлыгын, яшим дип яшәүләрен күрсәтә. Кызлары Татьяна, уллары Василийга да ныклы терәк алар. Әле узган елны гына берьюлы ике туй ясаганнар: балаларын башлы-күзле иткәннәр. Таня белән Вася инде үзләре дә әти-әни булганнар.

    Тимофеевлар йортыннан кузгалганда күңелемдә җылы хис-тойгылар калды. Аек акыл, җыйнаклык, салкын канлылык таләп итүче эшмәкәрлек сукмагына басып, алар ялгышмаганнар. Башланган эшләре уңышлы булыр, яхшы нәтиҗәләргә ирешерләр дигән ышаныч калды миндә. Шундый кешеләр күбрәк булганда, авылларыбыз да үсәр, яңарыр, яңа сулыш алыр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: