Якты юл
  • Рус Тат
  • Биш кызым – биш бәхетем

    Асия Хәмәтованың язмышы катлаулы да, кызыклы да. Әтисе Сәетхәсән Ватан сугышында һәлак булгач, әнисе Миңсылу кулында ике кыз кала. Аларны сыңар канат белән укытып та, олы тормыш юлына чыгарырга да тырыша татар хатыны.

    Асия читкә китеп эшләр иде, ул чакта авыл кешесенә паспорт бирмиләр, ә аннан башка кая барасың. Бәхетенә Төрекмәнстан ягында эшләүче туганнары кунакка кайткан. "Әйдә, безнең белән китсен кызың, паспортын да алыр, күңеленә ятышлы эшен дә табар", - дип үгетлиләр Миңсылу түтәйне. Шулай итеп, күз күрмәгән Төрекмәнстанга килеп эләгә Азнакай районы, Сәпәй авылы кызы Асия. Электән әнисе янында аш-суга оста кыз эшчеләр бистәсендәге ашханәдә пешекче булып урнаша. Пешергән ризыкларын яраталар. Бистә тирәсендә хәрби часть та тора. Кайчагында ялга чыккан солдатлар да ашханәгә керә. Арада Иске Абдул авылы егете Вәкил дә була. Якташлар бик тиз танышып, татарча рәхәтләнеп сүз алышып, сөйләшеп китәләр. Бер-берсен ошатып, яратышып, армия хезмәтеннән соң бергә гаилә корырга сүз куешалар. Егет сүзе бер дигәндәй, Асия Азнакайга ялга кайткач, Вәкил аның әнисеннән кызның кулын сорый һәм кәләшен Иске Абдулга алып кайта. Вәкилнең әнисе Нәгыймә апа Асияне үз кызыдай якын итеп: "Төкле аягың белән, балакаем, бәхетегез шушы нигездә булсын", - дигән теләкләр белән каршылый. Вәкилнең язмышы да Асияныкы кебек: әтисе Гарифулла агай Ватан сугышында һәлак булгач, әнисенең бердән-бер терәге, таянычы булып калган. Вәкил, комбайнчы, тракторчы һөнәрен үзләштереп, туган авылы кырларында иген үстерә. Хуҗалыкларында мал-туар асрыйлар. Ә Асия авыл кибетенә сатучы булып урнаша. Еш кына трактор чанасына яки машина әрҗәсенә утырып, Зәй, Чаллы, Круглое Поле сәүдә базарларыннан товар ташый. Авыл кешеләренә кирәк-ярагын вакытында алып кайта.

    Каенанасы Нәгыймә һәм ире Вәкил белән матур гомер кичерәләр. "Мәрхүмә каенанама бик рәхмәтле, 36 ел бергә яшәп, биш баламны күз карасыдай үстерде, эшкә өйрәтте. Үзен дә соңгы юлга кадерләп, бәхиллеген алып озаттык, бик игелекле, дини карчык иде", - дип искә ала Асия ханым.

    Ни үкенеч, тормыш иптәше Вәкил дә, пенсия яшенә җитә алмыйча, якты дөньядан китеп бара. Исән булса, бүген биш кызының югары белем алып, укытучылар, тәрбиячеләр, авыл җирлеге башлыгы һәм мәктәп директоры булып эшләүләренә, һәркайсының үз гаиләсендә кадерле ана булып, балалар үстерүләренә ихлас сөенер иде. "Аллаһыга шөкер, балаларым игелеклеләр", - ди Асия Сәетхәсән кызы горурланып.

    Соңга таба әнисе Миңсылу, олыгаеп, еш чирли башлагач, Асия аны үз янына, Иске Абдулга алып кайта. Әнисе бик дини, биш вакыт намазын калдырмый. Кызына да ислам дине нигезләрен өйрәтә. Асия ханым бүген бакыйлыкка күчкән ирен, әнисен, каенанасын, Ватан сугышында һәлак булган әтисе Сәетхәсәнне һәм каенатасы Гарифулланы догаларыннан калдырмый.

    Асия Хәмәтова инде 70 яшен тутырган. Ял һәм бәйрәм көннәрен түземсезлек белән көтеп ала. Нәкъ менә шул көннәрдә биш кызы, кияүләре, оныклары (алар 9) кайта. Өй эче күңелле шау-шуга күмелә. Оныклары әбиләре алдында үзләренең осталыкларын күрсәтергә тырыша. Әнә оныгы Гөлназ балалар бакчасында, Шүрәле турындагы шигырен укып, балаларны таң калдырган. Чаллы шәһәрендә балалар иҗаты бәйгесендә икенче урынга лаек дип табылган. Бу исә 8 Март көненә Асия әбисе өчен зур бүләк.

    - Тормышымның иң күңелле, истәлекле чагы - балаларымның җыйнаулашып, шаулашып-гөрләшеп туган йортка кайталар, шулар өчен сөенеп яшим. Олыгайган саен бер очрашу бер гомер, дигән гыйбарәнең мәгънәсен тирәнрәк аңлыйсың", - ди ул.

    Теги: гаилђ
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: