Якты юл
  • Рус Тат
  • Балаларымның мәрхәмәтле булып үсүләрен телим

    Авыл тормышыннан курыкмыйча, анда үз нигезләрен булдырып, бар тырышлыкларын куеп көн күрүче, шул ук вакытта итәк тутырып балалар үстерүче яшь гаиләләр район җирлегендә аз түгел. Күзгә артык чалынмыйлар да, үз көйләренә яши бирәләр андыйлар. Газетабызның бүгенге санында шундыйларның берсе - Иштирәк авылында гомер итүче Мостафиннар гаиләсе турында сөйләргә булдык.

    Мондый гаиләләр белән аралаша башласаң, хуҗабикәләрнең еш кына шәһәрдән килеп авыл егетенә кияүгә чыккан кызлар булуын беләсең. Миләүшә дә шундыйлардан. Чаллыда туган, үскән, мәктәпне шунда тәмамлаган. 18 яшендә тоткан да авылга күченеп кайткан. Булачак ире Айрат белән алар кечкенәдән аралашып үскәннәр. Чөнки Айратлар һәм Миләүшәләр гаиләсен инде күптәннән кода-кодагыйлык җепләре бәйли икән: егетнең әнисенең энесе белән кызның әнисенең апасы ирле-хатынлы. 15 яшьтән егет белән кыз очраша башлыйлар, 18дә никах укытып туй ясыйлар. Айратның әнисе, туганнары да яшь киленне бик җылы кабул итә. Сыналган гаиләдән дә бит әле. "Яратасың икән, өйлән!" - ди Гөлнур апа улына. "Әй, яратты инде. Ничек кенә әле! Талашсалар, үзен кая куярга белми иде. Төнге унике дип тормый, Миләүшә янына чыгып китте", - дип искә ала Гөлнур апа ул вакытларны. Улының гына түгел, Гөлнур апаның үзенең дә киленен бик хөрмәт иткәне күренә. Редакциядән киләбез дип шалтыратуга, эшен калдырып, Иштирәкнең икенче очыннан тиз генә җыенып төшеп тә җиткән. Балаларның берсен мәктәптән, икесен балалар бакчасыннан алып, барысын да чәчәк кебек итеп киендереп, фотога төшерергә әзерләп куйганнар. Миләүшә үзе дә өй эчендә тыз-быз йөгереп кенә йөри. Ачык йөзе, тәмле сүзе аңа тагын да сөйкемлелек өсти.

    Балаларның олысына - Алмазга бүген 10 яшь, Маратка - 6, кечкенә Заринага 2 яшь. Малайлар белән сөйләшәм. Йөзләре шулкадәр җитди. Күренеп тора: үзләрен кечкенә сеңелләре янында зур абыйлар итеп хис итәләр. Әтиебезнең һәм әниебезнең зур ярдәмчеләре дә әле без, диләр. Аларга ничек итеп булышулары турында сөйлиләр. Кызганыч, без барганда әтиләре Айрат өйдә юк иде - эштә чагы туры килде.

    - Киленем дә, улым да, аллага шөкер, бала җанлылар, - дип сүзгә кушыла Гөлнур апа. - Үзләре дә бик яшь булуларына карамастан, сабыйларына тиешле тәрбияне бирергә тырышалар. Алар өчен кулларыннан килгәннең барысын да эшлиләр. Минем өчен балаларымның тыныч, имин, тату яшәүләреннән дә мөһимрәге һәм аннан да сөенечлесе юк.

    Каенанасына Миләүшә үзе дә бик рәхмәтле. Балаларны үстерүдә дә, йорт эшләрендә ярдәм итүдә дә иң зур терәк тә, тормыш иткәндә тәҗрибәле киңәшче дә әниебез, ди ул.

    Килен булып төшкәч, сигез ел яшь гаилә каенана йортында яшәгән. Аннары Миләүшә мәктәпкә техник хезмәткәр булып эшкә урнашкан. Авылда яшәүче һәм эшләүче яшьләрне тораклы итү программасы буенча дәүләттән субсидия алганнар. Өченче балага бирелгән ана капиталын да кушып, Иштирәктән үзләренә йорт сатып алганнар. Әнә шулай итеп, хәзер дүрт ел инде яшь гаилә үз ояларында аерым яши икән.

    Шәһәрдә туып-үскән кызга авыл тормышына ияләнү башта, әлбәттә, кыенрак була. Аннары әкренләп күнегә, Айрат та туган туфрагын ташлап шәһәргә китәргә теләми. Хәзер үз йортыбыздан да якынрак урын юк, ди Миләүшә.

    Әле утызы да тулмаган килеш өч сабыйга тормыш бүләк итәргә өлгергән анадан бала тәрбияләүнең кыенлыклары, иң күңелле мизгелләре турында сорашам.

    - Улларымны тудырган еллар кино кадрлары шикелле ничектер тиз-тиз генә күз алдымнан үтә. Соң ул вакытта үзем дә сабый гына идем бит әле. Балам булуның тәмен аңлап та бетермәгәнмен. Ә менә кызыбызның дөньяга килгән мизгелен әле кичә генә булган кебек хәтерлим. Тулгагым да озак барды, бәбиләгәч хәтта табиблардан баланың кызмы, малаймы икәнен дә сорарга онытканмын. Сау-сәламәт сабыемны күргән мизгелдә үземне иң бәхетле кеше итеп тойдым, күземнән секунд эчендә шатлык яшьләре тәгәрәп төште. Гомумән, сау-сәламәт сабыйларың булу, аларның күзләремә тутырып карап "әнием!" дип дәшүләре үзе иң олы бәхет бит!

    Тәрбияләүгә килгәндә, балаларымны кешеләргә карата мәрхәмәтле булыгыз, явызлык кылмагыз, алдашудан сакланыгыз, исәнләшә белегез, дип өйрәтәм. Ә әтиләре бик таләпчән, кырыс та була. Әлбәттә, малайлар үстергәндә ансыз мөмкин дә түгел. Эш белән дә тәрбияләргә тырышабыз, гаиләдәге "ир-егетләребез" күмәкләшеп спорт уеннары да оештыргалыйлар. Мәсәлән, бергәләп чаңгыда йөреп кайталар. Моны да тәрбиянең бер чарасы дип саныйм, - ди Миләүшә.

    Әнә шулай үз көйләренә тыныч кына көн күрә Мостафиннарның яшь гаиләсе. Яз җитсә бергәләшеп бакча эшләренә тотыналар, җәйге чорда кош-кортлар да алып үстерәләр. Бүгенге тормышыбыздан без канәгать. Иң мөһиме - балаларыбыз сау-сәламәт булсын, киләчәктә дә һәр туган көнгә куанып яшәргә язсын, диләр алар.

    Теги: гаилђ
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: