Якты юл
  • Рус Тат
  • Авыр елларда ферманы тоткан апа-әбиләрне зурладылар

    Хезмәт кешесен хөрмәтли белә сәйдәшлеләр. Шуңа күрә хуҗалыкның төрле тармакларында күпләп яшьләр калуына, шәһәргә киткәннәренең дә туган нигезләренә кайтып йортлар җиткерүенә гаҗәпләнәсе юк. Киеренке урып-җыю көннәрендә комбайнчы ярдәмчеләре булып өлкән сыйныф укучылары эшләү дә күркәм традициягә әйләнеп бара. Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан да Иске Абдул клубының иркен фойесын тутырып гомерләре...

    Дәртле музыка яңгырап торган авыл клубы янында бәйрәмчә җанлылык. Бер-бер артлы килеп туктаган җиңел машиналардан чөкердәшә-чөкердәшә төшкән әбекәйләр, апалар һәм сеңелләрне хуҗалар ягымлы елмаеп каршы ала. Бәйрәм кичәсенә Мерәс, Торнаташ, Иректаң, Иске Абдул, Артамоновка, Левашово авылларыннан иң авыр елларда сауган сөтен 10ар кадаклы чиләк белән кул очыннан ташыган, бозавын-сарыгын да караган, тавык фермасында меңәрләгән чебеш үстергән, дуңгызчылыкта да көнне-төнгә ялгап хезмәт куйган ветераннар һәм бүген Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкның терлекчелек тармагында эшләүче савымчылар, бозау караучылар - барысы 128 хатын-кыз чакырулы иде. Кызганычка каршы, авыр сугыш елларында яшүсмер килеш хезмәт биографиясен башлаган, яшьләре инде 80нән үткән әбекәйләрнең берничәсе килә алмаган. Аларга бәйрәм күчтәнәчләрен өйләренә илтеп тапшырачаклар.

    Бәйрәм кичәсен ачып, хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин авылның яшәешен тәэмин итүче гүзәл затларны язның тәүге бәйрәме белән котлады, фидакарь хезмәтләре өчен ихлас рәхмәтен җиткерде. Хуҗалыкның баш икътисадчысы Илсур Сафин белән бергәләп, бәйрәм өстәле артына җыелган әбекәйләрнең һәркайсын иңнәреннән кочып аллы-гөлле чәчәкләр төшкән шәлъяулыклар япканда, күпләр мөлдерәп тулган яшьләрен тыя алмады: хисләр тулып ташыды. Шушы очрашуны көтеп кенә яшәгәннәр, диярсең, яшьлекләренә кабат-кабат кайтып, истәлек-хатирәләрен яңартты өлкәннәр. Бәгырьләренә үткән гыйбрәтле хәлләр, "ябык" еллар ачысын да бәян иттеләр, тормышларында булган кызыклы хәлләрне дә сөйләп көлдерделәр. Үсмер чагы сугыш елларына туры килгән 82 яшьлек Мәликә апа Миңнәхмәтованың сөйләгәннәре үзе бер китап язарлык.

    - Сугыш башланганда миңа нибары 10 яшь иде. Үзем кебек үк яшьтәшләрем белән тормыш арбасына бик иртә җигелергә туры килде. Әниләр янәшәсендә, аларга бераз җиңелгәрәк килсен дип, фермада да эшләдек, ат-үгез җигеп басу да сукаладык, өлкәннәр белән бер буразнага басып урагын да урдык. Бервакыт ике атны бер тәртәгә җигеп җир сукаларга җибәрделәр. Бер атым әледән-әле туктап калганына нишләргә белмичә йөдәп беттем. Дилбегәне ачу белән тартып, кугалап та карыйм, тик файдасыз. Берзаман атым бөтенләй үк туктап калды һәм... шартлап егылды. Ниләр эшлим дип үксеп елыйм: ул елларда малны үтергән өчен төрмәгә ябалар иде бит. Чарасыздан бичара дигәндәй, икенче атны тугардым да, аңа атланып кәнсәләргә кайттым. Ачуландылар, әлбәттә, аннан соң атны тунарга дип тиз генә пычаклар алып басуга ашыктылар. Килсәк, "үлгән" атым торып баскан, ә кырыенда - нәзек аякларына тырмашып басарга өлгергән мөлдер күзле нәни колыны. Ничек сөенгәнемне үзем генә беләм. Сукаларга буаз бияне җиккән булганнар, ә миңа әйтүне кирәк тапмаганнар. Әнә шундый матавыклы елларга туры килде безнең балачак, үсмер еллар, ләкин тормыш авыр булса да, кызык иде,- дип искә алды ул.

    Яшьлегендә сарык карауда да эшләгән, дуңгызчылыкта да алдынгылыкны бирмәгән 75 яшьлек Фәһимә апа Барбашеваның да, озак еллар сыер сауган хезмәт алдынгысы Фәния апа Фәрвәеваның да, терлекчеләр династиясен дәвам итүче әниле-кызлы уңганнар - Иске Абдулдан Сәкинә Харисова белән Фәйрүзә Гатиуллина, Мерәстән Гөлфия һәм Резидә Гариповаларның да чыгышлары хис-тойгыларга бай булды. Мул сыйлы табын артында сөйләп сүзләр бетмәде. Бер очрашу бер гомер. Берничә буын терлекчеләрне очраштырган бу матур очрашуга ямь өстенә ямь биреп популяр җырчы Сәрия Нәбиуллина бүләккә үзенең өр-яңа концерт программасын алып килгән иде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: