Узып баручы атна район игенчеләре өчен уң булды: язгы сабан культураларын чәчеп бетерү өчен көннәр аяз, җылы торды. Һәм игенчеләр сынатмады. «Чаллы яшелчәсе», «Гигант», «Биклән», «Камский», «Алмаз» хуҗалыклары сишәмбегә язгы сабан культураларын тулысынча чәчеп бетергән иде инде. Чәршәмбе әлеге эшне «Вилданов» КФХсы, «Тукай азык-төлек корпорациясе», «Ярыш», «Кама Бекон», Сәйдәшев исемендәге...
Бәрәңге утырту дигәннән, әлеге культураны игүчеләр елдан-ел кими бара. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерлар гына түгел, хәтта авыл кешесе дә бәрәңге игүнең файдасын күрми. «Утыртканчы сатып алуың хәерлерәк», - диләр. Шунлыктан ел да бәрәңге утыртыласы җирләр бушап кала, яисә анда мал өчен азык үләне үстерәләр. Шулай да, сөенечкә, үз хезмәтенә тугры калып, күп еллар бәрәңге игү-үстерү белән шөгыльләнүчеләр дә бар. Нәкъ менә алар район һәм шәһәр халкын көзен «икенче икмәк» белән тәэмин итеп тора. Алар булмаса, читтән китерелгән бәрәңге белән генә ерак китә алмассың. Аннары үз ягыңда җитештерелгән продукциядән авыз итү - үзе бер рәхәт. Шушы уйлар белән бу көннәрдә без «Шилнә» җитештерү кооперативында булып кайттык. Әлеге хуҗалык күп еллар ныклап бәрәңге игү белән шөгыльләнә.
Без килгәндә Алмаз Зөфәр улы хуҗалык эшчеләре белән бергә «Джон Дир» голландия тракторына бәрәңге утырту агрегатын тагып, басу киңлекләрен иңли иде. Агрегатта эшләүче Ринат Салихов бәрәңге орлыгының утырту процессын контрольдә тота. Бу вакытта читтәрәк, басу юлында, тракторның әйләнеп килүен Анатолий Петраков, Вячеслав Новиков белән Илдар Ногыманов көтәләр. Аларның беренчеләре - «Зил» машинасында бәрәңге орлыгы, икенчесе МТЗ-80 тракторында бәрәңге өчен составында фосфор, калий булган катнаш ашлама алып килгән. Сүз уңаеннан, Илдар Ногыманов белән Алмаз Йосыпов бергә Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында укып, «Шилнә» хуҗалыгында берничә ел эшлиләр. Үзара бик дуслар.
Алардан читтәрәк, басуның икенче ягында механизатор Нургаяз Шәйдуллин Т-4 тракторында җир эшкәртә иде. Бәрәңге утыртуда җәмгысы 8 кеше эшли.
- Быел бәрәңгене сугарыла торган 130 гектарга гына утыртабыз, - дип каршы алды кооператив җитәкчесе Алмаз Йосыпов. - Моның сәбәпләре чыгымнарга, корылыкка бәйле. Сатып алынган орлык, ашлама, ягулык һәм башка төр чыгымнарны санап, барлык чәчү мәйданына бүлсәң, 1 гектар җиргә 50-60 мең сум акча туры килә. Тотылган чыгымнарны аклар өчен бәрәңге уңышының, продукциягә булган бәяләрнең яхшы булуы шарт. Ләкин, гадәттә, алай килеп чыкмый. Уңыш әйбәт килгән елны бәяләр түбән, бәясе ярыйсы булганда - бәрәңгесе әллә ни уңмый. Шулай да бәрәңге игүне киләчәктә дә дәвам итәргә, «икенче икмәк» уңышын арттыру өстендә тырышып эшләргә ниятлибез, - диде Алмаз Зөфәр улы.
Җитәкченең сүзләрендә хаклык та, тәҗрибә дә бар. Узган елның ноябрендә җитәкче вазыйфасына алынган Алмаз Йосыпов «Шилнә»дә беренче елын гына эшләми. Ун елдан артык вакыт эчендә ул кооперативта гади эшчедән алып гамәлгә куючыга кадәр күтәрелгән, хәзер инде җитәкчелек йөгәнен дә үз кулына алган.
Кадрлар мәсьләсенә килгәндә, хуҗалыкта пенсия яшендәге хезмәткәрләр нибары ике генә кеше. Калган эшчеләр - пенсия алды, урта яшьтәге кешеләр. Хезмәт хакына килгәндә, эшчеләр зарланмады: «Эшләвеңә карап, хезмәт хакы да яхшы», - диделәр.
Гомумән, «Шилнә» җитештерү кооперативында һәрнәрсәне үз көчләренә генә ышанып, җиренә җиткереп башкаралар. Менә бу юлы да җитәкче планнары белән уртаклашты:
- Егетләр белән иртәнге сәгать алтыдан кичке сигезләргә кадәр басуда без. Тырышып эшлиләр, сүз әйтеп булмый. Хезмәтләре өчен сәгатенә 100 сум түлибез. Әлеге вакытка 130 гектар җирнең 48 гектарына бәрәңге утыртып чыктык. Көннәр аяз торса, техника сынатмаса, икенче атнаның чәршәмбесендә «ароза», «удача», «лабелла» сортлы бәрәңгене утыртып бетерергә ният итәбез, - диде Алмаз Йосыпов.
«Шилнә» җитештерү кооперативы Казан фәнни-тикшеренү институтыннан бу язга 2 млн 700 мең сумлык «удача» һәм «ароза» сортлы бәрәңге орлыгы сатып алганнар. Быел хуҗалык кредитсыз, республика программасы ярдәмендә 1 млн 800 мең сумлык яңа МТЗ-1523 тракторы сатып алган. Аны сынап та карарга өлгергәннәр.
Нет комментариев