Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Тикшерү үткән орлык кына чәчелергә тиеш

Бакчачыларның, авыл кешеләренең мәшәкатьләре артты. Кибетләрдән, төрле сату урыннарыннан алган каплы орлыкларны шыттырып, яшь үсентеләрне савытларга күчереп утырту башланды.

Кайбер очракта каплардагы орлыклардан сәламәт, таза үсенте биргәннәре берничә данә генә булуы хакында борчулы хатлар килә. Бакчачылар алданганнарын белеп, кайда мөрәҗәгать итәргә дә белмиләр. Читтән китерелгән, тикшерелгән орлыклар арасында зыянлы чүп үләне орлыклары да очрый. "Россельхознадзор" идарәсенең орлык контроле бүлеге баш белгеч-эксперты Рафаэль Миңнуллин былтыр кишер орлыклары тутырылган каплар эченнән карантин саналган "көз королевасы" дигән чүп үләне орлыгы ияреп килүен әйтте. Инспекторларның уяулыгы аркасында, мондый орлыклар сатудан алынды. "Россельхознадзор" белгечләре Назыйм Сәхәбетдинов, Флүр Фәррахов, Фидания Мөхәммәтҗанова белән Мус. Завод авыл җирлегендәге кибетләрдә, почта бүлекчәсендә нинди орлык сатылуы һәм Ринал Идкаев фермер хуҗалыгында нинди орлыклар кулланылуы, җиргә нинди ашламалар һәм химикатлар кертелүе белән таныштык.

Мус. Завод авылы почта бүлегенә кердек. Анда төрле яшелчә - кишер, помидор, кыяр, кәбестә орлыклары бар. Сортлары да берничә төрле. Кыярның гына да "волжский", "забияка", "пикник", "изящный", "брейк" сортлары тәкъдим ителә. "Россельхознадзор"ның орлыкчылык белгече - эксперт Назыйм Сәхәбетдинов почта бүлеге башлыгы Тәнзилә Гомәровадан әлеге орлыкларның документларын сорый. Әмма, ни үкенеч, ул бер төрле документын да, фитосанитар һәм карантин күзәтчелеге үткәнлеге турындагы белешмәне дә күрсәтә алмады. Әлеге хәлгә акт тутырылып, почта бүлеге һәм база җитәкчесенә "Россельхознадзор" идарәсенә килеп, мәсьәләне төптән аңлатырга һәм җитешсезлекне кичекмәстән төзәтергә кушылды.

Реклама

Кызыл Байрактан фермер Ринал Идкаев һәм эшмәкәр Александр Тюхалькин хуҗалыкларында Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы нигезендә теплицалар туфрагы составын орлыкларның торышына карата даими фитосанитар күзәтүләр үткәрергә, тикшерү нәтиҗәләренә карата махсус журнал булдырырга киңәш ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: орлык

2
X