Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Татарстанның 27 районында, бәхеткә, Тукай районыннан тыш, гадәттән тыш хәл игълан ителде

ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итүенчә, Татарстанның 27 районында гадәттән тыш хәл реңимы игүлан ителде. Бу корылык нәтиҗәсендә азык-төлек куркынычсызлыгы янавын булдырмау белән бәйле. Гадәттән тыш хәл реңимы Тукай районына кагылмады. Бәхеткә, бездә яңгырлар вакытында яуды. Билгеле, хуҗалыклар да вакытында чәчте, ашлама кертте чүп үләне, чир, бөҗәкләргә...

ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итүенчә, Татарстанның 27 районында гадәттән тыш хәл реңимы игүлан ителде. Бу корылык нәтиҗәсендә азык-төлек куркынычсызлыгы янавын булдырмау белән бәйле.

Гадәттән тыш хәл реңимы Тукай районына кагылмады. Бәхеткә, бездә яңгырлар вакытында яуды. Билгеле, хуҗалыклар да вакытында чәчте, ашлама кертте чүп үләне, чир, бөҗәкләргә каршы чаралар үткәрде. Тукай районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов сүзләренә караганда, яңа алым - бөртеклеләрне яфрактан тукландыру да уңышны саклап калуда уңай нәтиҗә бирә. Инде берничә ел рәттән безнең игенчеләр махсус агрегатлар ярдәмендә шушы алымны куллана. Бу үләннәрне ныгыта, бөртеклеләрнең корылыкка чыдамлылыгын арттыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев