Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта сыерларны музыка астында савалар

Шушы көннәрдә Сәйдәшев исемендәге хуҗалык базасында авыл хуҗалыгының бүгенге көндә актуаль мәсьәләләре – терлекләрне кышлату, техниканы кышкы саклауга кую һәм башка шундый сораулар буенча семинар-киңәшмә узды. Чарада район башлыгы Фаил Камаев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты. Уңайлы булсын өчен, семинарда катнашучыларны хуҗалык биләмәләре буенча автобус белән йөрттеләр.

Семинарның беренче өлеше хуҗалыкның техника паркында узды. Барлык тагылма агрегатлар, чәчү комплекслары, комбайннар саклауга куелган. Хәтта егучы «Макдон» комбайнының тәгәрмәчләрен ремонтлап, су үткәрми торган пленкага ураганнар. Хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин аңлатканча, техника су белән юылмый, ә һава белән өрдерелеп чистартыла икән. Сүз уңаеннан, әлеге хуҗалыкта техника паркы ел саен яңартылып тора. Сәйдәшев исемендәге хуҗалыктан кала, агымдагы елда яңа техниканы «Ярыш» һәм «Гигант» хуҗалыклары да алды.
Алга таба семинарда катнашучылар хуҗалыкның остаханәсе белән таныштылар. Остаханә эче бик җылы икәне билгеләп үтелде. Алга куелган планнарга килгәндә, остаханәгә янкорма салырга ният итәләр икән. Әлеге төзелешләрдән соң барлык техника түбә астына кертеләчәк.
Биредә үк Марат Тәлгатович хуҗалыктагы яңалыклар һәм бүгенге көндәге күрсәткечләр белән таныштырып узды. Җитәкче сүзләренчә, быел 100 миллион сумлык төзелеш эшләре башкарылган, 40 миллион сумлык яңа техника алынган, шул исәптән бер «Акрос» комбайны. Бүгенге көндә бер баш сыерга уртача 16 литр сөт савыла икән. Шулай ук хуҗалыкта актив рәвештә көтү яңарту эше бара, бу максатта Киров, Казан яклары белән эш алып барыла. Соңгы арада бозауларның сәламәтлеген ныгыту өчен савылган сөт эчертә башлаганнар. Терлек рационына килгәндә, малны «ДеЛаваль» болгаткычы аша узган моноазык белән ашаталар. 
– Сәйдәшев исемендәге хуҗалык үзе эшләп тапкан акча хисабына яңарту эшләрен алып бара. Үзенең эшчәнлеге белән авылны да яшәтә. Халыкка эш тә бар, социаль сораулар да тизрәк чишелеш таба, – дип хуҗалыкка бәя бирде район башлыгы Фаил Камаев.
Малны кышлатуга килгәндә, барлык тораклар да моңа тулысынча әзер, дип белдерде җитәкче.
Аннары семинарда катнашучылар Иске Абдул фермасына юл тотты. Биредә күптән түгел 400 баш терлеккә исәпләнгән яңа сыер саву залы сафка басты. Әлеге күләмле эшләр хуҗалыкка 28 миллион сумга төшкән. Әйтергә кирәк, мондый саву залы Мерәс авылы фермасында күптәннән эшләп килә.
Иске Абдул фермасындагы саву залында төзү эшләре бүгенге көндә дә дәвам итә. Яңа саву залы буенча экскурсияне хуҗалыкның баш зоотехнигы Любовь Хисаметдинова үткәрде. Экскурсия барышында яңа бинада белгечләр өчен укыту сыйныфлары, эшчеләрнең ял итү һәм юыну бүлмәләре барлыгы билгеләп үтелде. Саву залына килгәндә, биредә терлекләр уңайлыгы өчен аска резин катлам җәелгән, алга таба өстәмә җилләткеч ясарга ниятлиләр. Шунысы кызыклы, саву залында музыка уйный. Любовь Хисаметдинова сүзләренчә, җырлар сыер савучыларның да кәефен күтәрә, мал өчен дә бик килешле.
Аннары Любовь Николаевна һәр терлек турында мәгълүматны жыючы, анализлаучы һәм сортлаучы «Альпро» һәм «Дельпро» дип исемләнгән компьютер программалары белән таныштырды. Әйтергә кирәк, әлеге тирәнәйтелгән программа белән районда Сәйдәшев исемендәге хуҗалык кына эшли. «Тукай азык-төлек» корпорациясе, «Ирек» җитештерү кооперативы, «Р-Агро», «Гигант» хуҗалыклары һәм «Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгы исә «Селикс» программасы аша малларны контрольдә тота.
Шулай ук әлеге фермада тагын бер корпус төзү эше башланып киткән, чөнки яңа сафка баскан саву залының җитештерүчәнлеге 700 баш терлеккә генә исәпләнгән. Шулай ук программа буенча капиталь ремонт уздырылган яшь терлек торагын да карап үттек. Биредәге уңайлыкларны район башлыгы яхшы бәяләде.
Мерәс фермасына барганда, семинарда катнашучылар юл кырыенда калган йортларга да күз төшерде. Болар хуҗалыкта эшләүче белгечләр өчен салынган 100әр кв.метр мәйданлы тораклар. Йортта бар уңайлыклар да бар. 
Мерәс авылы фермасы базасында исә район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ленар Хәйбуллин тояк кисү станогын урында үк эшләтеп күрсәтте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев