Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Сөт җитештерү яңача бәяләнә

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы март аеннан сөт күрсәткечләрен бәяләүдә бер гектар авыл хуҗалыгы җирләренә карата сөт җитештерүне төп күрсәткеч итеп ала.

Шуннан чыгып караганда, 27 мартка районыбыз бер гектарга 0,71 килограмм сөт җитештереп, республикада 43 район арасыннан 21 урынны били. Шушы күрсәткеч буенча районда беренчелекне "Алмаз" авыл хуҗалыгы предприятиесе савучылары тота. Алар 1 га җиргә - 2,37 кг, "Гигант" - 2,28 кг, "Камский" 2,61 килограмм сөт савып ала. Бер сыерга исәпләгәндә, район буенча уртача 12,9 килограмм сөт алына, "Камский", "Гигант", Сәйдәшев исемендәге хуҗалыклар көнлек савуны 15,7-15,5 килограммга җиткерделәр. Ә менә "Вилданов" КФХ, "Тукай азык-төлек корпорациясе", "Ярыш" хуҗалыкларына уртача район күрсәткеченә ирешү өчен нык тырышасы бар әле. Аларда һәр сыердан көнлек савым 7,9-9,1 килограммнан артмый.

Фермаларда язга эш тагын да катлаулана. Сыерлар күпләп бозаулый, һәр төркемнең үзенчәлеген, сөт бирүчәнлеген искә алып, рационны үзгәртергә дә туры килә. Аеруча күп сөт бирә торган төркемнәргә игътибарны арттырып, аларны өч тапкыр савып, ашатуны яхшыртырга киңәш итә белгечләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: терлекчелек