Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Ни чәчсәң, шуны урырсың

Авыл хуҗалыгы тармагының көнүзәк мәсьәләләре буенча чираттагы семинар Новотроицкое авыл җирлегендә урнашкан Йолдыз Кормашев исемендәге югары технологияле орлык заводында булды. 7 ел эчендә предприятие 353 мең тоннан артык орлык чималы кабул иткән. Предприятие, Тукайдан кала, башка районнарда «Агрокөч төркеме» җәмгыятенә кергән агрофирмаларны элиталы орлыклар белән тәэмин итә. Моннан тыш, завод Мәскәү, Смоленск өлкәсе, Польша, Молдавия республикалары белән дә тыгыз хезмәттәшлек итә. 

Район башлыгы Фаил Камаев предприятиене районның «алтын склады» дип атады. Чөнки җитештерүчәнлек, орлык саклау күләме һәм югары технологияләр куллану ягыннан Россиядә аңа тиңнәр юк.
Завод җитәкчесе Айбулат Якупов кунакларны эш процессы белән якыннан таныштырды.
Предприятиедә 50 кеше хезмәт куя. Завод тәүлеккә 3 мең тоннадан артык орлык чималы кабул итә ала. Автомат-үлчәгеч аша берьюлы 3 машина уза. Линиягә төшкән орлыклар беренчел чистартуга җибәрелә. Культураның бер-берсе белән буталу куркынычы юк. Беренче кат чистартылганнан соң орлык киптерелә. Киптерү бүлекләрендә һава температурасы 41 градустан да артмый, чөнки аннан артык булса, орлыктагы аксым тарала башлый, ди белгечләр. Шуннан соң юл – орлык саклау башняларына. Кышкы чорда орлык калибрлана. Линиядә аларның арасыннан урталай ярылганнары алына. Бөртекләр зурлыгы, озынлыгы, киңлеге, йомрылыгы һәм авырлыгы буенча бүленәләр.
Сентябрьдә Даниядән орлыкларны төсе буенча аера торган фотосепаратор кайтарылган. Әлеге машина тулысынча сәламәт бөртекләрне аралый. Җитештерүчәнлеге – сәгатенә 15 тонна орлык. Мондый иң югары дәрәҗәдәге техника республикада икәү генә. Икенчесе, моннан кечерәге, Тукай районының Сәйдәшев исемендәге хуҗалыгында.
Барлык баскычларны үткән бөртек агулана һәм складка озатыла. Бүгенге көндә әзер продукция складында 10 мең тонна арпа һәм язгы бодай саклана. 
Ашлыкның чисталыгын, дымлылыгын, тишелешен лабораториядә беренче көннән үк контрольдә тоталар. Биредә бөртекнең яшәргә сәләтлелеген 10 минутта ачыклыйлар. 
Барлык процесслар компьютер программасына кертелгән. Аның белән нибары 1 кеше идарә итә.
Үзйөрешле машиналар остаханәсендә «Кулибиннар» командасы эшли. Илгизәр Габдрахманов, Рафаэль Шакиров, Динар Гыйльфанов техниканы камилләштерү өстендә эшли. Аларның инженерлык тәкъдимнәре җитештерүчәнлекне арттыруга йогынты ясый. 
Семинарда катнашучылар заводтагы җитештерү культурасын аеруча югары бәяләде. Мәгълүмат үзәкләре дә яхшы тәэсир калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев