Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Көзге чәчүне тизләтергә кирәк, яңгырлар урып-җыюны да тоткарлый

Көннәр тотрыксыз. Кояшлы аяз, игенче өчен уңайлы, җиң сызганып эшләгән август атнасын салкын җилле, ара-тирә яңгырлы, көз фасылын хәтерләткән һава торышы алыштыра. Игене урылып, бушап калган кырлар янәшәсендә саргаеп утырган бодай, арпа кишәрлекләре дә байтак.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә, 24 августка районда бөртекле сабан культураларының 19 мең гектардан артыгын җыеп аласы бар. Бу исә урып-җыю мәйданының 40 проценты дигән сүз. Берара һава шартларының уңай торуы урып-җыюны шактый яхшыртты. Әйтик, 24 августта бер көндә 1810 гектар иген суктырып алынды. Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов әйтүенчә, 24 августка уракта эшләүче комбайннарның (барысы 90) җитештерүчәнлеге бермә-бер арткан, бер көндә 48,7 мең центнер ашлык суктырып алынган. Гектардан уртача 27,8 центнер уңыш чыга. Белгечләр урактагы комбайннарның иң югары җитештерүчәнлеккә ирешүен әйтәләр. «Алмаз», «Гигант», «Камский», «Чаллы яшелчәсе», Сәйдәшев исемендәге, «Ярыш», «Кама» агрофирмасы, «Кама Беконы» хуҗалыклары районның уртача күрсәткечләрен узып, өлгерлек күрсәтәләр. Әледән-әле яуган яңгырлар тоткарлык ясаса да, уракчылар басудан китми.

Шунысын искәртәсе килә: урып-җыюны үз вакытында башкару, сабан культураларын соңга калмыйча җыеп алу уҗым культураларына да бәйле, аның мәйданын киңәйтү турында сүз бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бөртекле чәчүлек мәйданының 40 процентка хәтлесенә уҗым игенен урнаштыруны кулай дип саный. Чөнки уҗым иртәрәк өлгерә, аны уру да иртәрәк башкарыла, урып-җыюда өзеклек тумый.

Хәзер август ахыры һәм сентябрь башы уҗым культуралары чәчүнең иң кулай вакыты җитте. Әмма кайбер хуҗалыклар кадерле вакытны кулдан ычкындыралар. Мәгълүматлар күрсәткәнчә, пландагы 18 мең гектар урынына бүгенге көнгә нибары 3662 гектар арыш һәм көзге бодай чәчелгән. Бу эшне Сәйдәшев исемендәге, «Ярыш», «Гигант», «Чаллы яшелчәсе» хуҗалыклары, «Кама» агрофирмасы әйбәт кенә оештырдылар, 25 августка көзге чәчүне 30-45 процентка үтәделәр. «Алмаз» исә чәчүне тулы мәйданда үткәрде, 100әр гектар арыш һәм көзге бодай чәчүне төгәлләде. Бүгенгә кадәр Тукай азык-төлек корпорациясе, «Биклән» һәм тагын берничә хуҗалыкның чәчүгә керешеп китә алмаулары аеруча сәер тоела. Чәчүне әштер-өштер түгел, элгәрен тирәнтен уйлап, яхшы ашлаган һәм эшкәртелгән җирләргә урнаштыру мөһим. Бу мәсьәләгә «Кама» агрофирмасында зур әһәмият бирәләр һәм югары уңыш өчен тиешле агрочараларны төгәл башкаралар.

Әйе, көз башы авылда эшләрнең иң йөкләнгән чагы. Урып-җыю артыннан ук басуларны эшкәртү, туңга сөрү мөһим чара. Бүген хуҗалыкларда 52,3 мең гектар урынына нибары 15,6 мең гектар гына җир эшкәртелгән. Тиешле графикка керү өчен көн саен 800-900 гектар туңга сөрү таләп ителә.

Терлек азыгы әзерләү, кукурузны силоска уру, яшелчә һәм шикәр чөгендере уңышын җыеп алу - боларның берсен дә чиратка куярга ярамый. Аларны башкарып чыгу биниһая зур тырышлык сорый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кыр эшләре көндәлеге