Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кайда, күпме сөт савалар

Районыбыз савучылары кышлатуны уңышлы төгәлләп, малларны җәйге лагерьларга күчерүгә әзерләнәләр. Хәзер һәркайда ферма тирәләрен, абзарларны чистарту башланды.

Икеайлык чорында терлек биналарын тәртипкә китерүне, малларны җәйге лагерьларга күчерүне төп бурычыбыз дип саныйбыз. Шул ук вакытта продукция җитештерүне арттыру да игътибар үзәгендә тора. 18 апрельдәге мәгълүматларга күз салсак, узган елның шушы көненә караганда сөт 119 килограммга күбрәк савылган, һәр сыердан савым 13 килограмм тәшкил итә. Рационны тулы саклап, азыкка туклыклы өстәмәләр катнаштырып ашатканда күрсәткечләр тагын да яхшырак. "Гигант", Сәйдәшев исемендәге, "Ирек" хуҗалыкларында көн саен һәр сыердан 15,9ар килограмм сөт алалар. Товарлыгы да югары.

Реклама

Җәйге лагерьларга чыгуга бик аз вакыт калып бара. Аңарчы һәр лагерьны тәртипкә китерү, су, азык белән тәэмин итү, сөтүткәргечләрне карап эшләтү турында алдан ук кайгыртырга кирәк. "Вилданов" КФХ, "Чаллы яшелчәсе" хуҗалыкларының җәйге лагерьларында яңа сөтүткәргечләр урнаштыру күздә тотыла. Җәйге чорда районда 12955 тонна сөт җитештерүне максат итеп куябыз. Терлекчеләребез һәм зооветеринария белгечләре тырышлыгы белән бу бурыч үтәлерлек. Терлек азыгының сыйфаты да көн үзәгендә торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: терлекчелек

2
X