Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бозауларның сакланышы – көнүзәк мәсьәлә

19 март көнне "Вилданов" крестьян фермер хуҗалыгында оештырылган семинарда муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Марат Кәримов, идарә, ветеринария берләшмәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре катнашты. Семинарда буаз сыерларны асрау һәм бозауларның сакланышын яхшырту мәсьәләләре тикшерелде.

Крестьян фермер хуҗалыгында бүгенге көндә 880 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 360 баш савым сыер һәм 140 бозау асрала.

Районның баш ветеринары Әнсар Әбделманов буаз сыерлар һәм яшь малларны асрау, ашату рационын төзүнең үзенчәлекләренә аерым тукталды.

Шунысы игътибарга лаек: хуҗалыкта бозау тудыру бокслары "буш-тулы" тәртибе белән эшлиләр: бер бинада 4 айга кадәр булган бозауларны асрыйлар. Аларны күчергәннән соң, әлеге бүлекне дезинфекцияләп юалар, агарталар. Һәм 10 көн узгач, бирегә яңа туган бозаулар кертәләр.

Беренче тудыру бүлегендә бүген 2 айга кадәр булган 73 баш мал бар. Аларны бер секциядә дүртешәр итеп урнаштырганнар. Бу чорда бозауны көненә 3 тапкыр имезәләр.

Икенче тудыру бүлегендә 2 айдан 4 айга кадәрле 99 бозау асрала. Һәрбер бозау аерым читлектә тора. Әнсәр Әбделманов моны уңай күренеш дип билгеләде, чөнки болай эшләгәндә бозаулар бер-берсенә комачауламый.

3нче бүлек профилактикада иде. Терлекчеләр бу бинада яңа туган бозауларны 5 көнгә кадәр тоталар.

Бозаулар 4 айдан узгач, аларны башка цехларга күчерәләр. Биредә балансланган терлек азыгы улакларга салына.

Тикшерү нәтиҗәләре нигезендә азыкның туклыклылыгын, үзләштерүчәнлеген, шикәр күләмен тәэмин итә торган махсус рацион төзелә.

Семинар ахырында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Ирина Гарипова чыгыш ясады. Ул район буенча терлекчелек тармагының 2 ай эчендәге эшчәнлеге турында таныштырды. Терлекчелек белгече әйтүенчә, хуҗалыкта азыкның сыйфатын лабораториядә тикшерәләр.

- Бозауларның сакланышын яхшыртмый торып, продукция җитештерү күләмен арттыру мөмкин түгел. Терлекчелекнең бу юнәлешенә аерым игътибар бирү кирәк,- диде муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев, семинарга йомгак ясап.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: семинаркићђшмђ