Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бикләнлеләр тырыш һәм сакчыл

Чираттагы семинар Биклән авылы җирлегендә узды. Анда район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, авыл җирлеге башлыклары, белгечләр катнашты.

Семинар башында авыл җирлекләрендә салым җыелу мәсьәләсенә тукталдылар. Бүгенгә район буенча 79% салым жыелган. Ә халыктан җыелып бетмәгән өлеш 57 миллион сум тәшкил итә. Алга таба суд карары нигезендә, салым суммасын вакытында түләмәүчеләрнең һәркайсы белән авыл җирлеге башлыгы һәм суд приставлары эшләячәк. Урында ук алырга мөмкин булган техника тартып алына, калган милеккә, җиргә һәм траспортка арест салыначак.
Бүгенге көндә Биклән авыл җирлегендә 1700 кеше теркәлгән. Район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров социаль объект, шәхси ишегалларындагы кар сыннары барлыгын, чыршы бизәлешен билгеләп үтте. 
Җирлектә нибары 17 шәхси-ярдәмче хуҗалык теркәлгән. Авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхәбиев сүзләренә караганда, бу җирлектә малны көтүдә йөртергә урыннар һәм терлек азыгы әзерләү өчен болыннар булмауга бәйле икән. Шулай да, берәр сыер тотучылар шактый. Эре крестьян-фермер хужалыклары да бар. Әйтик, елына миллионга якын кош-корт үстерүче Ренат Ханов һәм заманча технологияләр белән терлекчелек һәм игенчелек тармагында эшләүче Равил Миннехуҗин хуҗалыклары.
Семинар барышында без Билданов гаиләсе белән таныштык. Рафис Билданов үзенең шәхси 11 сутый җирендә 80 баш үгез асрый. Арендага алынган 40 гектар пай җирендә үз техникасы белән азык әзерли. 1,5 яшькә җиткәннән соң, үгезләр суела һәм ите якын тирә авылларга сатыла. Фермер киләчәктә үгезләрнең баш санын 200 башка кадәр җиткерүне планлаштыра һәм сөтчелек тармагын да үстерү ягында. Ләкин савым сыерларын асрау өчен ферма кирәк. Беренче эш итеп, шул мәсьәләне хәл итәргә кирәк.
Биклән мәктәбе 1974 елда төзелгән. Бүген биредә 116 укучы белем ала. 2013 елда тәрәзәләр, ишекләр, җылылык системасы алышынган. Семинар әгъзалары технология кабинетын аеруча югары бәяләде. Станоклар, җиһазлар иске булуга карамастан, төзек, яхшы сакланган. 
10 ел элек сафка баскан аерым янгын пункты да игътибарга лаек. Биредә тулысынча җылылык, газ, су, электр кертелгән. Янгынчылар өчен ял, ашау бүлмәсе бар.
Авыл мәдәният йорты 1964 елда төзелгән. Шушы вакыт эчендә бина бер капиталь ремонт та кичермәгән. Шулай да җирлек үз көчләре белән мәдәният йортын тәртиптә тота, авыл халкы өчен чаралар үткәрә.
Бикләндәге семинар узып баручы елда соңгысы булды. Яңа 2019 елда алар дәвам итәчәк. Авыл җирлекләре башлыклары мондый төр очрашуларның файдалы булуын билгеләп үтте.
– Семинарлар, нигездә, тәҗрибә уртаклашыр өчен кирәк. Төрле авыллардагы төзелеш эшләренә, урамнар халәтенә, җылылык системасына игътибар итәсең, үз җирлегең белән чагыштырасың. Кулай дип табылганнарын тиз арада кулланылышка кертәсең. Гомумән, киңәш-табыш итү һәркем өчен файдалы, – диде Теләнче Тамак авыл җирлеге башлыгы Рамил Нәҗметдинов. Шуны да әйтергә кирәк, мондый семинарлар район башлыгы Фаил Камаев тәкъдиме белән үткәрелә. Куелган бәяләр нигезендә авыл җирлекләренең рейтингы билгеләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев