Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Безнең алдынгылар

Безнең алдынгылар

«ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ шоферы Шульгинов Виктор Александровичка; «Сәйдәшев исемендәге предприятие» ҖЧҖнең икенче бригада идарәчесе Гарфутдинов Илгиз Раян улына бирелде.

«ТРның атказанган терлекчесе» дигән мактаулы исемгә «Ярыш» ҖЧҖ сыер савучысы Бәйрәмова Гөлүсә Габдулла кызы лаек булды.

Агросәнәгать комплексы системасында озак еллык намуслы хезмәте һәм һөнәри эшчәнлегендәге югары күрсәткечләре өчен ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасына «Кама Бекон» ҖЧҖнең тракторчы-машинисты Колпаков Александр Сергеевич, «Кама» агрофирмасы ҖЧҖ шоферы Ямалов  Радик Мөнәвир улы, «Тукай азык-төлек корпорациясе» ҖЧҖ механизаторы Минов Геннадий Иванович, «Кама» агрофирмасы ҖЧҖ шоферы Закиров Алланур Зәки улы, «Р-Агро» ҖЧҖ тракторчы-машинисты Хөснетдинов Нәзир Мидхәт улы, «Вилданов» КФХ терлекчесе Шәмсемөхәмәтов Илшат Фәйдрахман улы лаек булды.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендәге озак еллык намуслы хезмәте өчен һәм авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан Тукай районы башлыгы Фаил Камаевның Мактау грамотасы белән «Гигант» ҖЧҖ баш агрономы Сәгъдиев Рамил Хәлил улы, «Сәйдәшев исемендәге хуҗалык» ҖЧҖ сыер савымчысы Әгъләмова Тәбрия Малик кызы, «Ярыш» ҖЧҖ тракторчысы Әхмәтвәлиев Фәнил Габбас улы, «Чаллы элеваторы» ачык акционерлык җәмгыятенең катнашазык җитештерү буенча 1нче катнашазык цехының смена мастеры Гайфуллина Ирина Афанасьевна, «Кама Бекон» ҖЧҖнең терлекчелек комплекслары һәм механикалаштырылган фермалар операторы Каюмова Рамилә Гыйльмегаян кызы, «Ирек» җитештерү кооперативы тракторчысы Гарифуллин Илфат Илдус улы бүләкләнде.

Озак еллык намуслы хезмәте өчен һәм авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан Тукай районы башлыгы Фаил Камаевның Рәхмәт хаты «Агрокөч» ҖЧҖнең участок башлыгы Фәтхиева Рушания Назях кызына бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев