«Гигант» хуҗалыгында суперэлиталы бодайдан югары уңыш алына
Авыл хуҗалыгы

«Гигант» хуҗалыгында суперэлиталы бодайдан югары уңыш алына

«Без – басуда фронт тотабыз!» – ди «Гигант» җитештерү предприятиесе аграрийлары. Бүгенгесе көндә «Гигант» басуларында көзге бодай уру кызу темплар белән бара.

Җитештерү предприятиесендә чәчүлек җирләр 3015 гектар тәшкил итә. Шуның 1380 гектарына бөртекле ашлык чәчелгән. 500 гектар  җирдә чәчелгән көзге бодайның 200 гектары урып-суктырылып ындыр табагына кайтарылган һәм ашлык сакланучы келәтләргә салынган. «Скипетр» суперэлиталы уҗым бодаеның гектарыннан 55 центр уңыш чыга.  

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев