Якты юл
  • Рус Тат
  • Язга сылтап сөтне киметергә ярамый

    Сөт җитештерү буенча Тукай азык-төлек корпорациясе, «Гигант», «Чаллы яшелчәсе», Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкларның күрсәткечләре уңай. «Терлекчелек өчен хәзер иң авыр вакытларның берсе - кышлау тәмамланып, язга күчү чоры, - дип аңлата тармактагы хәлне авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Ирина Гарипова. - Хәзерге вакытта бөтен игътибарны мал асрау шартларына...

    Сөт җитештерү буенча Тукай азык-төлек корпорациясе, «Гигант», «Чаллы яшелчәсе», Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкларның күрсәткечләре уңай. «Терлекчелек өчен хәзер иң авыр вакытларның берсе - кышлау тәмамланып, язга күчү чоры, - дип аңлата тармактагы хәлне авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Ирина Гарипова. - Хәзерге вакытта бөтен игътибарны мал асрау шартларына һәм рационга юнәлтәбез. Кыштан соң терлек азыгының туклыклылык кыйммәте көннән-көн кими. Аңа бәйле рәвештә савым күләме, сөтнең сыйфаты да үзгәрә. Терлекне ачык һавага чыгарырга, печән белән бергә витамин премикслары, түп (жмых) бирергә, төгәл рацион белән ашатырга киңәш итәбез».
    Терлекчеләр үз эшләрен төгәл һәм вакытында башкарганда язга күчү мал өчен авыр булмасына ышанып була. Язга гына сылтап, сөтне киметүгә юл куймаска кирәк.
    (Мәгълүматлар район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 1 апрельгә алынды).

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: