Якты юл

Тукай районы

Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Яңа техника, яңа технология – төп көч шуларда

Кул сузымындагы гына сәнәгать үзәкләре Чаллы, Түбән Кама калалары урта белемле авыл яшьләрен үзләренә ымсындырып, җәлеп итеп торалар. Кулай эше дә табыла, тора-бара авыл яшьләре шәһәрләшеп китә, туган нигезенә әти-әнисе янына кунакка гына кайтып йөри башлый. Ә без авылда чәчү-урак өсте җиттеме, тракторга, чәчкечкә утыртырга кеше юк дип зарланабыз, кайбер...

- Моның сәбәпләре күп инде, - ди җитәкче уйга калып. - Минемчә, бүген авылга заманча яңа техника килгәндә, яшьләрнең дә зәвыгы нык үсте. Пөхтә киенеп, галстуклы ак күлмәктән, радиоалгычлы, компьютерлы чиста кабинада утырып эшли торган югары технологияле, энергияне аз тота торган, җитештерүчән техника белән идарә итү кызыксындыра яшьләрне. Ярым ачык кабиналы, мае агып тузган, ай саен ремонтлап аптыраган трактор, комбайннар янына барасы да килми. Дөрес, соңгы елларда югары җитештерүчән, заманча техника артса да, аларны «Кама Бекон»ы хуҗалыгында гына күпләп күрергә була. Ә гадәти крестьян-фермер хуҗалыкларында һаман да иске техника өстенлек итә. Алар белән күбрәк өлкән яшьтәге механизаторлар идарә итә.

- Хәйдәр Габдуллович, хуҗалыкларның техника паркы нинди хәлдә? Ул ничек яңартыла?

- Техника паркы бер урында гына тормый. Ел саен хуҗалыклар уртача 300-400 миллион сумлык техника сатып ала. Сәнәгать нигезендә эшләүче «Кама Бекон»ы, «Чаллы Бройлер» җәмгыятьләреннән тыш, безнең гадәти хуҗалыкларыбыз да ел саен техника паркын яңа техника белән тулыландырырга тырышалар. Быелның 10 аенда Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе яңа төзелә торган терлекчелек бинасы өчен 36 миллион сумлык җиһазлар сатып алды. «Гигант» хуҗалыгы техникасын яңартуга зур игътибар бирә, быел гына 14,7 миллион сумга төрле җиһазлар һәм техника алды. «Камский» һәм «Ирек» җитештерү кооперативлары да техника паркын яңартуда әйбәт эшлиләр, 13 миллион 391 мең һәм 4,4 миллион сумлык төрле маркадагы тракторлар һәм җир эшкәртү кораллары алдылар.

- Яңа техника, җиһазлар сатып алуда 60:40 республика программасы нык ярдәм итә торгандыр инде.

- Әлбәттә, шулай. Бу бик уңай программа. Хуҗалыклар техника алу, модернизацияләү өчен тотыла торган тулаем чыгымнарның 40 процентын дәүләт үз өстенә ала, ә 60 процентын сатып алучы үзе түли. Бу программадан хуҗалыклар теләп файдаланалар. Шуңа таянып, районда 340 миллион сумлык яңа техника алынган.

Бу программа нигезендә «Гигант», «Камский», Сәйдәшев исемендәге хуҗалыклар байтак техникаларын яңарттылар.

- Игелекле әлеге программадан крестьян-фермер хуҗалыклары да читтә калмыйдыр инде?

- Районда 62 крестьян-фермер хуҗалыгы бар. Яшерен түгел, аларның күбесе элекке колхозлардан калган иске техника белән эшли. Комбайннарга эш күләме зур. Бер комбайнга уртача 600-800 гектар уру мәйданы туры килә. Шунлыктан техника паркын яңа комбайннар белән тулыландыру бурычы көн тәртибенә килеп басты. Минталип Миннеханов, Мария Миннехуҗина җитәкләгән крестьян-фермер хуҗалыклары техниканы яңарту ягыннан нәтиҗәле эшлиләр. Миннеханов үз хуҗалыгында быел 6 миллион сумлык техник модернизация эшләре үткәрде, күпләп техника сатып алды. Мария Миңнехуҗина крестьян-фермер хуҗалыгы 4 миллион, Габит Фәррәхов - 1,5 миллион, Анатолий Касакин - 1 миллион сумлык яңа техника алдылар. Әмма республика программасыннан фермерлар әлегә начар файдаланалар. Югыйсә, фермерлар белән республикада «Басу көне» дигән семинар-киңәшмәләр уздырыла, анда төрледән-төрле уңайлы техника күрсәтелә. Уру һәм сөрү, транспорт техникаларын сайларга мөмкин. Әмма һаман да иске техникага ябышып ятабыз. Быел Вилданов крестьян-фермер хуҗалыгы, Тукай азык-төлек корпорациясенең бер данә техника алмавын һичничек аңлатып булмый.

- Быелгы урак өсте уру техникасына һәм ашлык киптерү хуҗалыгына зур сынау булды. Болардан нинди нәтиҗә ясалды?

- Башта әйткәнемчә, уру техникасын, һичсүзсез, яңарту зарур. Комбайннарның җитештерүчәнлеген күтәрү һәм аларның нагрузкасын киметүне төп бурычыбыз дип саныйбыз. Ашлык киптерү хуҗалыгын яңача хәл итү сорала. Хәзер һава өрдереп, газ һәм электр белән җылытып ашлык киптерә торган җиһазлар бар. Хуҗалыклар үзләренә кулай булганнарын алып, хәзердән үк уракка әзерлек чараларын күрсеннәр иде. 60:40 программасы нигезендә 340 миллион сумлык техника алынып, 117 миллион суммасы кире кайтарылган.

Хуҗалыкларны техник яктан коралландыру, һичшиксез, кул көчен куллануны кыскартачак. Бу мәсьәлә безнең район өчен аеруча әһәмиятле. Кеше көченә кытлык кичергәндә эш процессларын механикалаштыра бару, продукцияне аз хезмәт куеп, күп итеп җитештерүгә китерәчәк. Бу исә безнең район өчен аеруча кирәклесе, иң алгы планда хәл ителәсе мөһим бурычыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев