Авыл хуҗалыгы тармагының җаваплы чоры якынлаша – басуларда игеннәр өлгерә. Тиздән – урак. 14 июль көнне район хуҗалыкларының урып-җыюда катнашачак техникасы тикшереләчәк.
Тикшерү «Р-Агро» хуҗалыгында башланып, көн дәвамында сигез хуҗалыкта узачак. Комиссия әгъзалары бөртек суктыру комбайннарының әзерлеген, техниканың төзеклеген, Ростехнадзордан рөхсәт кәгазе булу-булмауны, янгын сүндерү җайланмасы, медицина ярдәме күрсәтү өчен аптечкасы, комбайнчының махсус эш киеме белән тәэмин ителешен һәм башка таләпләрне тикшерәчәк. Иң яхшы әзерлеклеләргә урында ук премия бирү каралган.
Нет комментариев