Якты юл
  • Рус Тат
  • Ташлатылган сыерны яхшылап карасаң, көтүең көр булыр

    Сәламәт бозау үстерүне сыер сөт ташлаган көннән башларга кирәк, диләр "Чаллы яшелчәсе" хуҗалыгының терлекчелек белгечләре. Соңгы 5 ел эчендә биредә нәсел эше, яшь малларның сакланышын тәэмин итү, көтүне яңарту белән фәнни нигездә шөгыльләнәләр. Боларның барысы белән дә урынга барып, 12 елга якын баш зоотехник булып эшләүче Наил Фидаил улы Нуртдинов...

    Сыерларны бозаулату бүлегендә безне ягымлы елмаеп алмаш савымчы Гөлнара Хәкимова каршы алды. "10 көн алдан шушы чиста, җылы абзарга кертәбез сыерларны. Уң яктагы махсус боксларда бозаулатабыз. Күреп торасыз, алларыннан печәнне, суны, фуражны өзмибез. Утарга, саф һавага да чыгып керәләр," - диде ул. Аның артыннан иркен утарда күшәп ял итүче көр маллар янына чыгабыз. Сыерларының әле берсе, әле икенчесе янына туктап, башларыннан сыйпап та китә Гөлнара. Үз эшен яратуы күренеп тора. Минем уйларымны җөпләгәндәй, баш зоотехник сүзгә кушыла: "Шушы бүлектә эшләүчеләрдән тора инде бозауларның сакланышы. Иртәнге 5.00 сәгатьтән кичке 19.00гә кадәр Гөлнара белән Аня Степанова алмашлап эшлиләр. Төнгелектә Азат Бәшәров һәм Азат Зыятдинов кизү торалар. Яшь малларның үлем-китемен, бозаулаган сыерларның өзлегүен булдырмау максатында, әнә шулай тәүлеклек кизү оештырдык. Монда безнең 73 баш бүген-иртәгә бозаулыйсы сыер, чиратта тагын 57 баш бар. Март аенда гына тупырдап торган 50 бозау алдык, узган өч айда 136 башка җитте. Бозауларыбыз тиешле көрлектә, җитлегеп тусын өчен ике ай дәвамында ташланган сыерларга икешәр кило фураж өстенә даими рәвештә СПАС катнашмасын бирәбез. Шушы катнашманы бирә башлаганнан бирле яңа туган бозауларның эчләре дә китми башлады. Яшь малларның сакланышын тәэмин итү әнә шулай катгый контрольдә", - дип ассызыклады Наил Фидаил улы. Ян-яктагы боксларда, калын итеп түшәлгән коры салам өстендә яңа гына бозаулаган 3 сыер ял итә. Бер тәүлек әнисе янында угыз сөте эчергәннән соң бозауларны күрше бүлектәге аерым читлекләргә күчерәләр.

    - Ә тагын 6 көннән угыз сөте эчеп инде шактый тернәкләнгәч, гомуми читлеккә урнаштырабыз. Күреп торасыз: бозаулар көр, караулы. Ике атналык булгач, салкын ысул белән асрауга күчә яшь маллар. Биредә алларыннан акбур, катнашазык, солы, витаминлы учма печәнне өзмибез, - дип, баш зоотехник һәр читлек аратасына мул итеп бәйләп куелган печән учмаларына күрсәтә.

    Саннар белән, ягъни нәсел эше белән ныклап шөгыльләнүче хуҗалыкта ташлатылган сыерларны асрау һәм яңа туган бозауларның сакланышын тәэмин итүнең ахыргы нәтиҗәсе белән кызыксынам. Бүгенге көндә хуҗалыкта 1480 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 600 баш савым сыер, 800 баштан артык яшь мал, шул исәптән, 310сы - алты айга кадәр, 150се - 6 айдан 12 айга кадәр һәм 12 айдан 18 айга кадәрге 274 тана-бозау асрала. Шулай ук 6 айлык буазлыктагы 136 тана бар. Савым көтүенә быел 139 баш тана кушылган.

    - Көтү әнә шулай алдан төзелгән план буенча, яшь таналарны ясалма орлыкландыру бәрабәренә яңартылып тора. Ясалма орлыкландыру технологлары Вера Пискунова белән Рәзилә Фәрхетдинова - үз эшләрен бөтен төгәллеге белән башкаручы тәҗрибәле белгечләр. Узган 3 айда бозаулар алуны 102 процентка үтәдек. Тулай савым 6633 центнер тәшкил итте. Март аенда 3,8 процент майлылык белән 2300 центнер сөт җитештердек. Планлы эшнең тагын бер кулай ягы: шушы муллыкны санаулы гына кешеләр җитештерә: терлекчелек тармагында нибары 65 кеше, шул исәптән, 19 савымчы, 10 бозау караучы, 10 терлек караучы, 8 механизатор, 10 белгеч һәм аларның ярдәмчеләре хезмәт куя. Һәркайсы үз эшендә алыштыргысыз. Терлекчеләрнең хезмәт хакы да начар түгел, уртача 12 мең сум тәшкил итә, - дип әңгәмәгә йомгак ясады Наил Нуртдинов.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: