Якты юл
  • Рус Тат
  • Сөт булсын өчен малны тиешенчә ашатырга, карарга кирәк

    ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә бу атна башында җәмгысы 2735,2 тонна сөт җитештерелгән. Республика буенча бар төр хуҗалыкларда бер тәүлектә җитештерелгән сөт 4704 тонна тәшкил итә. Бу бер сыердан уртача 11,5 килограмм тәүлеклек савым алынган дигән сүз. Әлеге тармакта Балтач, Арча, Саба, Кукмара һәм...

    Семинарның Җәйләү авылында, Анатолий Касакинның шәхси хуҗалыгында үтүе бер дә юкка түгел. Умартачылык, терлекчелек, балык үрчетү белән шөгыльләнүче Анатолий Александровичның сөт һәм сөт продукциясен җитештерүдә башка хуҗалык җитәкчеләре белән уртаклашыр тәҗрибәсе дә, уңышлары да шактый.
    Семинар фермерның биләмәләрен карап чыгудан башланды. Төзекләндерелгән бинада барлыгы 235 баш мөгезле эре терлек асрала. Шуларның 135е - савым сыерлар. Яңа туган яшь бозаулар өчен аерым җылы, коры урыннар, ачык һавада оештырылган киң утарлар - һәммәсе дә мал турында кайгыртып эшләнелгән.
    Кышкы чорда терлекнең нинди шартларда тотылуынннан тыш, малны ашату, азыкның туклыклылык кыйммәтенә дә игътибар зур монда. Сөтнең күләме, сыйфаты да турыдан-туры шуңа барып тоташа ич. Әлеге уңайдан семинарда катнашучылар азыкның ничек әзерләнүе, нинди туклыклы матдәләр ярдәмендә баетылуы белән таныштылар. Анатолий Касакин хуҗалык җитәкчеләренә азыкны томалап әзерли торган махсус күәсләрне күрсәтте. Фураж һәм башка төрле катнашазык, кайнар су кушылганнан соң, биредә төнәтелеп, җылы мохиттә озак саклануы йогынтысында терлек өчен кирәкле матдәләр белән тулыландырыла. Мондый азыктагы микроэлементларны организм югалтуларсыз үзләштерә. Бүгенге көндә азыктагы шикәр күләмен бары тик әлеге ысул белән генә күтәрергә мөмкин. Иң отышлысы, бу ысулдан һәр хуҗалык файдалана ала. Моның өчен акча да, югары технологияләр дә кирәк түгел.
    Аннан кала, терлеккә витамин катнашмалары да өстәп бирәләр. Яшь малга ашатылучы күмер, төрле үлән җыелмаларыннан яфраказык, үлән оныннан торган махсус витаминлы комплекс бозауларның сәламәтлегенә уңай тәэсир итә.
    - Яшь терлекне шул рәвешле ашату, эч китү кебек еш очрый торган авырулардан коткара, - дип сөйләде семинар кунакларына хуҗалыкның ветеринария табибы Роза Мингалиева. - Ел саен мал өчен авыр булган февраль, март, апрель айларын әлеге витамин комплекслары ярдәме белән генә исән-имин чыгабыз. Аллага шөкер, шифасы тия - бозаулар бик авырмыйлар, - диде ул.
    Сөт җитештерүгә килгәндә, сөтнең майлылыгы уртача 4,2 процент тәшкил итә. Ашатуга карап, 4,5 процентка җиткән вакытлар да бар икән.
    - Әлеге хуҗалык үрнәгендә уңышлы эшләү өчен ашату ягын гына түгел, сыерларны маститтан дәвалау, авыруны булдырмау турында да кайгыртырга кирәк, - диде районның баш ветеринария табибы Әнсәр Әбделманов. - Сер түгел, хуҗалыкларның кайберләрендә барлык савым сыерларының - 60, хәтта 70 проценты мастит белән авырый. Бу исә җитештерүчәнлекне киметә, сөтне югалтуга китерә, - диде ул.
    Мастит турында сүз чыккач, узган елда «Тукай азык-төлек корпорациясе»ндә үткән семинарны да искә алдылар. Ноябрь ахырында узган ул семинарда да савым сыерларын дәвалау мәсьәләсенә зур игътибар бирелгән иде. Әмма бүгенге көнгә кадәр район ветеринария берләшмәсенә препаратлар сорап мөрәҗәгатъ итүчеләр булмаган. Югыйсә, маститтан дәвалау өчен кулланылучы «Виватон»ны сатып та аласы түгел, ветеринария берләшмәсе аны хуҗалыкларга бушка тарата икән.
    - Ни өчен шулкадәр җавапсыз карыйсыздыр әлеге мәсьәләгә, һич аңлый алмыйм. Республика җитәкчелеге сөтнең һәр литрын саклап калу максатыннан, сыерларны дәвалау өчен бушка препаратлар бүлеп бирә, ә без килмибез, алмыйбыз, кызыксынмыйбыз, - дип шелтәләп тә алды җитәкчеләрне Әнсәр Әбделманов.
    Район башлыгы Васил Хаҗиев исә сөт җитештерү тармагында уңышлы эшләп килүче районнарны телгә алды.
    - Сөт турында сүз чыккач, күбесе Белоруссия үрнәген искә ала, - диде ул. - Әйе, анда терлекчелеккә, сөт комплексларына дәүләтнең ярдәме зур. Ләкин безнең республикада да алар белән бер дәрәҗәдә, хәтта арттырып эшләүче хуҗалыклар бар бит. Безнең район хуҗалыклары да Кукмара, Әтнә үрнәгендә эшли ала. Тырышырга, күңел биреп эшләргә генә кирәк, - диде Васил Гариф улы.
    Семинар-киңәшмә файдалы үтте. Хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр үзләре өчен күп кенә тәҗрибә алганнардыр дип ышанасы килә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: